Петр һәм Павел чиркәве (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петр һәм Павел чиркәве (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чиркәү
Петр һәм Павел чиркәве
рус. Петропавловский собо́р
Петропавловский собор в Казани 00.jpg
Ил Русия
шәһәр Казан, Җәлил урамы, 21
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре чиркәү
Мигъмарият стиле барукы мигъмарияте[d]
Төзелеш еллары 17221726 еллар
Төп даталар:
1939 (ябылу), 1989 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610032000объект № 1610032000

Петр һәм Павел чиркәве, Изгеләр Петр Һәм Павел соборы (рус. Петропавловский собор) — Казанда урнашкан православие дине гыйбадәтханәсе, рус дини архитектура истәлеге. 1722 елда төзелә башлап, 1726 елда тәмамланган барокко стилендәге дини бина. 1890 елда хәзерге кыяфәтен алган. Шәһәр үзәге панорамасын барлыкка китерүдә әһәмиятле урын тота. Чиркәү янәшәсендә 5 яруслы (45 м) чаң манарасы урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиркәү шәһәр үзәге панорамасында
Чиркәүнең Михляев йорты артыннан күренеше
Чиркәүнең алгы ягы (фрагмент)

Казан посады бистәсендә изгеләр Петр һәм Павел исемендәге агачтан салынган зур булмаган чиркәү 1565 елда ук корылган була. Казанда әледән-әле чыккан янгыннар вакытында башка корылмалар белән бергә агач чиркәү дә берничә мәртәбә янып бетә һәм яңадан корыла.

Яңа бинаның корылу тарихы Петр I исеме белән бәйле. Русия императоры, Фарсы сугышына (ru) барышлый, 1722 елның 27 маенда Казанга да керә. Ул билгеле сәүдәгәр һәм сәнәгатькәр Иван Афанасий улы Михляевның (дөрес фамилиясе Микляев, 1667-1728) ике катлы таш йортында (Җәлил урамы, 19нчы йорт – 4нче тегү фабригы, хәзерге «Адонис» ҖЧҖ ишегалды) туктала, чөнки XVII гасыр ахыры – XVIII гасырның I яртысында 1нче гилдия сәүдәгәр Микляевның таш пулатлары Казанның иң күренекле биналары булып торганнар. Император шәһәрне, Казан адмираллыгын, берничә казна заводын карагач, армия өчен постау әзерләүче казна фабригына тикшерү белән бара. Постауның сыйфатыннан канәгать калмыйча, постау фабригын сәүдәгәр Михляевка тапшыра. Постауның артык җитештерелгәнен сәүдәгәргә үз файдасына сатарга рөхсәт бирә. Аннары шәһәрдә үзенең 50 яшен билгеләп үтәргә карар кыла [1]. И. Михляев, патша тарафыннан үзенә күрсәтелгән зур ышанычка сөенеп, мәҗлес вакытында, иске агач чиркәү урынында «кадерле, сөекле һәм күп хөрмәткә лаеклы илбашы-атакай» хөрмәтенә зур таш чиркәү корырга тантаналы рәвештә сүз бирә. Таш чиркәүне торгызу шул ук елны башлана. Ләкин 1723 елда төзелеп бетә язган храм җимерелеп төшә. Әлеге хәлне ишеткән Петр I Казанга үзенең осталарын җибәрә. 1726 елның язына Мәскәү осталары рус бароккосы (башка исемнәре: Мәскәү бароккосы, Нарышкиннар бароккосы)[2] стилендә салынган храмны корып бетерәләр. Вакытлар үтү белән бинаның кыяфәте дә үзгәрешләр кичерә. 1890 елда храм хәзергәчә сакланган соңгы кыяфәтен ала. Михляевның үзенең йортыннан әлеге чиркәүгә турыдан-туры керү юлы булган. Төньяктарак Микляев гаиләсенең йорт чиркәве - Косма Һәм Дамиан чиркәве торган[3].

Чиркәү 1917 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиркәү 1939 елда совет хакимияте тарафыннан ябыла. Бинада фирка архивы урнаша. 1964 елда бинаның бер өлешендә планетарий ачыла. 1967 елда ТАССР дәүләт музее каршындагы Татар махсуслашкан фәнни-реставрация сәнагый остаханәләре һ.б. өчен урын бүленә. 1980 еллар ахырында бинаны православие динен тотучыларга кайтару буенча хәрәкәт башлана. 1989 елның 25 июленнән бинаны төзекләндерү эшләре бара. 1993 елдан гамәлдә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Памятники архитектуры Казани. В 3-х т. Казань, 1989.
  2. Мансур Лисевич. История Казани глазами эрудитов. К.: Издательский дом «Титул-Казань», 2011. ISBN 978-5-7497-0017-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани