«Хәзинә» милли сәнгать галереясы
«Хәзинә» милли сәнгать галереясы | |
---|---|
Галерея бинасы - Юнкерлар укуханәсе. ХХ гасыр башы | |
Нигезләү датасы | 2005 |
Урын | Казан |
Директор | Галина Рамазанова |
Сайт | http://izo-museum.ru/ |
«Хәзинә» милли сәнгать галереясы Викиҗыентыкта |
«Хәзинә» милли сәнгать галереясы — Татарстанның сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе. Казан Кремлендә әүвәлге Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан. Галереяның төп экспонатлары – Татарстан рәссамнарының һәм сынчыларының сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре. Тамашачылар галереяда күренекле рәссамнарның бер урынга тупланган сирәк очрый торган иҗат хезмәтләрен күрә ала.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елдан башлап, Татарстанның сынлы сәнгать музеенда Татарстан рәссамнарының сынлы сәнгать, графика, скульптура әсәрләрен туплау эше башлана. Шуларга нигезләнеп, музейда Татарстанның һөнәри декоратив - гамәли сәнгате дип исемләнгән, даими эшләүче экспозиция ясала. Татар милли сәнгате тупланмасы музей фондында күренекле урын били. Шул тупланма нигезендә 2005 елның 23 августында , Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Казан Кремле музей-тыюлыгында элекке юнкерлар училищесы бинасында Татарстанның сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе буларак, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы ачыла.
Галерея турында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп күргәзмәдә 2 000 сәнгать әсәре куелган.
- Тамашачылар Казан сәнгать мәктәбе (1895 – 1917) рәссамнарының (Г.А. Медведев, И.А. Денисов, П.П. Беньков, П.А.
Радимов, Ш.Н. Мөхәмәтҗанов, М.З. Кәримов, Д.Н. Красильников) эшләрен күрә ала.
- 1920 – 1930 елларда иҗат ителгән сынлы сәнгать әсәрләре дә (К. Чеботарев, А. Платунов, А. Александров, Н. Ломоносов,
В. Тимофеев, Н. Сокольский, М. Васильева, Н. Вәлиуллин, Я. Ушков, Л. Александров, П. Байбарышев, В. Гурьев, Г. Зиновьев картиналары) күргәзмәдә урын алган.[1]
- Татарстан рәссамнарыннан Николай Кузнецов, Андрей Прокопьев, Сергей Лывин, Николай Индюхов, Рауль Нурмөхәммәтов,
Евгений Зуев, Виктор Куделькин, Борис Майоров, Искәндәр Рафиков, А. Аникеенок, И. Вулах иҗаты белән танышырга мөмкин.
- Галереядә Казан рәссамы Николай Фешин (1881-1955) иҗатына зур урын бирелгән.
- Татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче әсәрләре дә куелган.
- Совет заманының зур рәссамы Харис Якупов рәсемнәре белән дә танышырга мөмкин.
Николай Фешин, Бакый Урманче, Харис Якупов һ. б. замана рәссамнарының күргәзмәгә куелган сирәк очрый торган әсәрләрен карап, Татарстан сынлы сәнгатенең, бигрәк тә татар рәссамнары иҗатының ХХ гасырдагы үсеш баскычларын күзалларга була.[2]
- Хәзерге заман Татарстан рәссамнарыннан Илдар Зарипов, Абрек Абзгилдин, Рәшит Имашев, Виктор Федоров, Валерий Скобеев, Станислав Слесарский, Шамил Шәйдуллин, Рөстәм Килдебәков, Зөфәр Гыймаев, Фәрит Якупов, Мәхмүт Ваһапов, А. Хәмидуллин, Анатолий Егоров, Александр Федотов, Евгений Голубов, Геннадий Архиреев, Алексей Карпенко, Айдар Хисамов, Ирина Антонова, Светлана Румак, Илгизәр Хәсәнов, Александр Артамонов, Зиннур Миннәхмәтов, Рамин Нәфыйков, Әлфия Ильясова, Озад Хәбибуллин иҗатлары галерея залларында урын алган.
Мөдире – Галина Рамазанова
Галерея һәр көнне эшли, шимбә, якшәмбе – кыска эш көне. Адресы - Казан Кремле, 3- подъезд
«Хәзинә» милли сәнгать гелереясының рәсми сайты : www.izo-museum.ru
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Казань в памятниках истории и культуры. Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. — Казан, 1982.
2. Рәсми сайт
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||