В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Өяз медицинасы музее
Museibehtereva.jpg
Нигезләү датасы 2007
Урын Алабуга, Нефтяниклар проспекты, 111а
Директор Гөлзада Руденко
В.М. Бехтерев

В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее, рус. Музей уездной медицины имени В.М. БехтереваТатарстанның Алабуга шәһәрендә урнашкан дәүләт музее. ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына керә. Музей күргәзмәләре, аерым Алабуга өязе мисалында, Русия империясендә өяз (земство) медицинасы урнашу тарихын сөйли. Музейга Алабуга өязендә туган атаклы невропатолог В.М. Бехтерев исеме бирелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.М. Бехтеревка музей алдында һәйкәл. 2007

Музей В.М. Бехтеревның туганнары катнашында 2007 елның 29 июнендә ачылган. В.М. Бехтеревның оныгы — академик Н.П. Бехтерева, оныгының улы — РФ ФА Кеше баш мие институты директоры профессор С.В. Бехтерев һ.б. музейга уникаль экспонатлар, галимнең шәхси әйберләрен тапшыралар.

Музейда 5 зал бар. Беренче залда татар им-томчысы һәм урыс знахаркасы бүлекләре бар. Залның икенче яртысында өяз табибы кабинеты күргәзмәсе урын алган.

Алабугада медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабугада медицинага XVIII гасыр азагында нигез салына. Әлеге вакытта ярлыларга ярдәм итүнең махсус системасы — хастаханәләрне һәм өметсез хасталар өчен аерым йортларны тотучы иҗтимагый ярдәм приказлары (рус. приказы общественного призрения) эшли. 1792 елда беренче медицина идарәсе ачыла. Алабугада шәһәр җәмгыяте карамагында булган бер катлы агач йортка урнашкан беренче хастаханә турында 1827 елда искә алына. Сугыш инвалидлары һәм гражданский кешеләр өчен ике палатасы һәм мәхбүсләр өчен аерым, арестантлар, палатасы була.

1863 елда Алабуга шәһәре башлыгы 1 гилдия сәүдәгәре Н.И. Ушков үз акчасына 20 урынга исәпләнгән яңа хастаханә бинасы һәм табиб гаиләсе өчен флигель төзетә. Хастаханә таштан салынган, калай белән ябылган, каминнар белән җылытулы, җилләтү системасы һәм иркен бүлмәләре булган бинада урнаша.
Дәвалану түләүле була: табибның һәр киңәше 5 тиен, стационарда ятып дәвалану тәүлеккә 1 сум тора. Алабуга өязе крәстияннәре бушлай дәваланган.
1867 елда Алабуга өязендә земство үзидарәсе кертелә. Өяз медицинасының төп берәмлеге булып табиб участогы исәпләнә. Табиб авырулар янына барырга тиеш була. Табиб елга ким дигәндә 200 тапкыр юлга чыга. Өяз табибы оспага каршы прививка ясаучыларны өйрәтергә, фельдшерлар эшен күзәтергә, кизүләрне булдырмый калырга, мал табибларына ярдәм итәргә бурычлы була. Табибның хезмәт хакы елына 1300 сум булган. Табибларга белем күтәрү өчен фәнни командировкалар хакын земство түләгән.
1874 елдан Алабуга земствосында табиблар киңәше эшли. 1881 елның 21 декабрендә 6 дәвалау корпусы, даруханәсе, мунчасы, моргы булган яңа хастаханә комплексы ачыла. Табиб, хастаханә мөдире, 3 фельдшер, ярдәмче персонал штатта торган.
Алабуга сәүдәгәрләренең даими химаясе белән хастаханә биналары вакытында ремонтланып тора, кирәкле медицина җиһазлары сатып алына, яңа дәвалау ысуллары кулланыла, штатка яңа табилар алына.
1890 елда Алабуганың шәрәфле ватандашы С.Ф. Грибасов ике катлы йортын психбольница[1] өчен тапшыра. Әлеге хастаханәне Вятка губернасы идарәсе тота, шуңа күрә анда губернаның 3 өязеннән авырулар кабул итәләр.

Даруханә залы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабугада беренче аптека 1827 елда хастаханә белән бергә ачыла. 1863 елда Алабуга шәһәр хастаханәсе бинасында лабораториясе дә булган аптека ачыла. Алабуга өязе крәстияннары, земство хезмәткәрләре, ярлылар даруны бушлай ала алган.
1896 елда аптека хастаханәдән аерыла. 1910 елда земство аптекасы идарә бинасында урнаша, 4 бүлмәсе, лабораториясе, дару үләннәрен саклау урыны, келәте була. Аптекада провизор, 5 ярдәмче, 2 өйрәнчек эшли. Алабугада шәхси (алман Ватеркампф) аптекасы да эшли.
Элекке аптекаларда минераль сулар, парфюмерия дә сатылган.

В.М. Бехтерев залы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның төп залы — В.М. Бехтеревның эш кабинеты күренеше.
В.М. Бехтерев 1857 елда Алабуга өязе Саралы авылында[2] туган. Вятка шәһәрендә гимназия, Питырбурда император медицина-хирургия академиясен тәмамлый. Белгечлеге — нерв һәм психик авырулар. 24 яшендә медицина фәннәре докторы диссертациясен яклый. 1885 елда Казан император университетында психиатрия кафедрасын җитәкли. Кешенең баш һәм арка мие анатомиясе һәм физиологиясе өлкәсендә ачышлар ясый. 1893 елда Питырбур хәрби-медицина академиясендә психик һәм нерв авырулары клиникасын кабул итеп ала.
Музейга туганнары В.М. Бехтерев култамгасы куелган китаплар бүләк иткәннәр.

ХХ гасыр медицинасы залы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында Алабуга өязендә халкы 248 410 кеше булган 559 авыл исәпләнә. Алабуга шәһәрендә 9 мең кеше яши. Ә шәһәр хастаханәсенең штатында бары 3 табиб, 8 урта медицина персоналы торган.
Инкыйлабтан соң шәһәрдә ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты 2 еллык шәфкать туташлары курслары[3][4] ача.
Залда балалар палатасы, операция ясау бүлмәсе интерьеры, табибларның шәхси әйберләре, фотосурәтләр, Алабуга табиблары уйлап чыгарган ачышлар, җиһазлар, махсус киемнәр, китаплар урын алган. Диварда РФ һәм ТР атказанган табиблары портретлары эленгән. Сугышта әсир төшкән, Алабугада тотылган япон табибының Алабуга табиб-отоларингологы Т.А. Нечаевага бүләк иткән инструментлары куелган.

Интерактивлык залы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уңайлы җиһазы, заманча аудио- һәм видеоаппаратурасы булган залда музей хезмәткәрләре төрле чаралар үткәрә. Теләгән кеше үзен табиб буларак сынап карый ала: буй, авырлык, басымны үлчи, күзен тикшерә ала. Залда дару үләннәреннән әзерләнгән шифалы чәй тәкъдим ителә торган фитобар урнашкан.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей сәүдәгәр А. Баранов тарафыннан Алабугада 1881 елда ачылган земство хастаханәсенең хирургия корпусында ачылган. 1990 елларга кадәр бина хастаханә булып хезмәт иткән.
Бина җирле дәрәҗәдәге архитектура истәлеге булып тора.
Бина алдында В.М. Бехтерев һәйкәле (авторлар А.В. Головачев һәм В.А. Демченко) урнаштырылган[5].
Музей янындагы шәһәр автобусы тукталышы «Иске хастаханә» дип атала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство «Маматов», 2015. ISBN 978-5-91076-065-7
  2. Алабугада В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее. Юл күрсәткеч (төзүче Н. Крапоткина). Алабуга, 2011.(рус.)
  3. Елабуга купеческая на старинных фотографиях (төзүче Н.М. Вәлиев). Казан, 1995.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]