Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (Иске Шәйморза)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (Иске Шәйморза) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее
Иске Шәйморза музее.jpg
Нигезләү датасы 1982
Урын 422460 ТР, Чүпрәле районы, Иске Шәйморза, Тукай ур., 4.
Сайт Музей сайты
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.

Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (рус. Музей «Землә и лүди» имени А. Ш. Абдреева) — Татарстанның Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Авыл тарихы, Sickle and Hammer.jpg Социалистик Хезмәт Каһарманы Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриевның тормыш юлы, татар һәм чуаш халкының мәдәнияте белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елда материаллар җыю эше башланган. Тарих укытучысы Әминә Заһит кызы Азизова башлап йөри. Музейны нигезләүче — күмәк хуҗалык рәисе Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев (19232005) — Социалистик Хезмәт Каһарманы, 3 Ленин ypдиʜы, Үктәбеp Инкыйлабы ypдиʜы кавалеры.

1982 елның 26 маенда музей рәсми төстә ачылган.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей фондында 9 500 (төп фондта 7 000) саклау берәмлеге. Экспозиция авыл тарихын чагылдыра. 9 күргәзмә залы булдырылган. Этнография залы XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башы татар һәм чуаш халкының көнкүреш җиһазлары һәм кием тупланмасын күрсәтә. Экспозициядә шулай ук татар гаиләсенең торак йорты интерьеры торгызылган. Башка залларда Үктәбеp инкыйлабыннан соңгы авыл тарихы, пионер һәм комсомол оешмалары төзелеше тарихы, авылда күмәк хуҗалык оешу, Бөек Ватан сугышы чоры тасвирлана.

Чүпрәле районы хакимияте заказы буенча Ә. Ш. Әбдриевның 75 яшенә сынчы Альфред Хәйрулла улы Габдрәшитов аның бүстын эшли. бүст музейга бүләк ителгән[1].

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]