Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее
Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее | |
Нигезләнү датасы | 10 апрель 1972[1] |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Комсомол районы |
Урын | Набережные Челны, улица Гидростроителей, дом 16[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Набережные Челны, улица Гидростроителей, дом 16[d], Комсомол районы, Чаллы, Татарстан, Россия |
Коллекциянең зурлыгы | 52 667 |
Рәсми веб-сайт | museum-chelny.ru |
Нинди веб-биттә тасвирланган | wikimapia.org/12513913/ru/Историко-краеведческий-музей-г-Набережные-Челны |
Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее | |
---|---|
Музейның яңа эмблемасы | |
Нигезләү датасы | 1972 |
Урын | Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Гидротөзүчеләр урамы, 16 |
Директор | Копытова Юлия Александровна |
Сайт | https://museum-chelny.com/ |
Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее, 1972-2014 елларда Чаллы шәһәр тарихы музее, ингл. Naberezhnye Chelny History Museum, рус. Историко-краеведческий музей г. Набережные Челны — Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан)ның Яр Чаллы шәһәрендә 1973 елдан эшләп килүче, дәүләт карамагындагы муниципаль мөхтәриятле мәдәният оешмасы (музей).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чаллы шәһәр башкарма комитетының 1972 елның 10 апрелендә кабул ителгән № 135 карары нигезендә «Чаллы шәһәре һәм КамАЗ төзелеше тарихы музее» буларак оештырылган.
- 1973 елның 17 апрелендә ГЭС бистәсендә бер торак йортның беренче катында ачылган. Күргәзмәләрен тулай торакларда оештыра.
- 1973 елдан ТР берләштерелгән дәүләт музее филиалы.
- 2005 елга кадәр музей төрле урыннарда көн күрә. 2005 елда аерым, 3 катлы бинага — элекке «Чаллы» кинотеатры бинасына (Чаллы, Гидротөзүчеләр проспекты, 16) ия була. 2008 елның 26 апрелендә яңа экспозиция ачыла.
- 2014 елның 17 сентябрендә Шәһәр тарихы музее, Экология һәм табигатьне саклау музее белән берләштерелеп, Тарих-туган якны өйрәнү музее исемен ала[2].
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Чаллы» кинотеатры үзе дә тарихи бина — шәһәрдә төзелгән беренче кинотеатр була.
2005 елда башланган үзгәртеп кору максатына 28 239 000 сум (2008 елгы бәяләрдә) сарыф ителә. Ремонтка, экспозиция урнаштыруга Чаллы шәһәр хакимияте, «КамАЗ», «Расстал» АҖ ярдәм иткән. «Евростиль» ЧҖҖ эшләгән.
Бинаны ачу тантанасында Илдар Халиков[3], Олег Морозов [4], Сергей Когогин[5] һ.б. катнаша.
Күргәзмәләр һәм тупланмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Палеонтология. Чулман буеның тереклек дөньясы.
- Археология. Идел буе Болгары.
- Край халыклары этнографиясе.
- «Алтын келәт» (нумизматика, бизәнгечләр).
- XIX–XX гасырларда шәһәр тарихы.
- Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә чаллыларның катнашуы.
- XX гасырның 50-60 нчы елларында Яр Чаллы. Чулманны бүү, Түбән Кама ГЭСы төзелү
- Радиоостаханә. Яр Чаллыда радиоэш барлыкка килү тарихы.
- КамАЗ һәм шәһәр: тарих һәм хәзерге заман.
- Экология һәм табигатьне саклау.
Кызыклы тупланмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нумизматика тупанмасы (5000 берәмлек).
- Хайваннар һәм кошларның таксидермик сыннары тупланмасы (94 данә).
- XIX гасыр ахыры көмеш тәңкәләре белән бизәлгән чуаш туй күлмәге.
- XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы борынгы өй җиһазы .
- XIX гасыр ахырында эшләнгән идәндә басып торучы сәгать.
- XX гасыр башы граммофоны.
- XVIII-XIX гасыр хатын-кыз бизәнү әйберләре.
- С.И. Хәсәншин бүләк иткән радиоалгычлар тупланмасы (223 данә).
- Сынлы сәнгать, графика әсәрләре (300 берәмлек).
- Чаллы һәм КамАЗ турында значоклар һәм истәлек медальләре.
Эскпонатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы чор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кабиләчелек чорында ук Чаллы җирләрендә кешеләр яшәгәнен раслаучы корал калдыклары (таш пычаклар, кыргычлар, сөңге очлыгы, савыт-саба).
- Бура мәдәнияте чоры экспонатлары биредә Бура мәдәнияте вәкилләре яшәгәнлеккә ишарә ясый: кешеләрне бура кебек итеп бүрәнәләр белән эчтән төрелгән чокырга кырын яткырып («эмбрион» позасында), киендереп, янына корал, бизәнү әйберләре куеп җирләгәннәр.
- Болгар чорына караган бизәнү әйберләре, эш һәм сугыш кораллары, балчыктан ясалган савыт-саба, металлдан сугылган тәңкәләр (дирхәмнәр, пуллар һ.б.).
Чаллының оешу тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чаллының Мирхуҗи мулла башлангычы белән 1172 елда төзелгәнлеге турында әйтелгән Бәхши Иманның Муса бине Хәлил язып калдырган чыганакларга[7] нигезләнеп, иҗат иткән «Җәгафәр тарихы» (1680) дигән кулъязмасыннан бер өзекнең күчерелмәсе диварга беркетелгән. Янәшәдә Чаллыга кешеләр 1626 елда гына Чулман аръягыннан Трёхсвятское авылыннан (хәзерге Алабуга шәһәре) килеп утыруын раслаучы язмалар, карталар урнаштырылган. Торак пункт башта «Челнинский починок», аннан «Мысовые Челны», «Бережные Челны», ниһаять, «Набережные Челны» (тат. Яр Чаллы) атамасын алган дип күрсәтелә.
- Татар ызбасы күренеше.
- Чаллы пристане тарихы турында тарихи документлар аның XVIII гасыр башында эшли башлаганын раслый.
- Татар өе күренеше.
- Октябрь инкыйлабыннан соң Совет хөкүмәте кабул иткән «Тынычлык турында» һәм «Җир турында» декретларның рус телендә һәм татар телендә (гарәп графикасында) язылган күчермәләре.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://web.archive.org/web/20140107160800/http://sayt_muzeya_istorii_goroda.nabchelny.ru/s_1590/p_13322/
- ↑ РусВикипедия мәгълүматы
- ↑ Илдар Халиков - 2006-2010 елларда Чаллы шәһәр хакиме
- ↑ Олег Морозов - 2007-2011 елларда РФ Дәүләт думасы рәисе урынбасары
- ↑ Сергей Когогин - 2002 елдан «КамАЗ» ААҖ генераль директоры, 2004 елдан ТР Дәүләт шурасы депутаты
- ↑ Музей турында www.s-nip.ru интернет-порталы материаллары буенча
- ↑ Болгар җирендә эзләнүләр вакытында табылган дигән версия әйтелә
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Амур Фәләх. Чал тарихлы Чаллы. «Мәйдан», 2008 ел, № 7.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР музейлары порталындагы рәсми бите 2016 елның 31 октябрь көнендә архивланган.
- Музейның Контакттагы сәхифәсе(үле сылтама)
- Музей турында www.s-nip.ru интернет-порталы
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||