Габдулла Тукай яр буе урамы (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай яр буе урамы (Яр Чаллы) latin yazuında])
Габдулла Тукай яр буе урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Кисеп үтә
Муса Җәлил праспикте һәм Кәрим Тинчурин бүлвары

Габдулла Тукай яр буе урамы (рус. улица Набережная Габдуллы Тукая) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан урам.
Почта индексы 423808. ОКАТО коды 92430000000.
Координаталары 55°41'05 т.к. 52°18'30 кч.оз.

Габдулла Тукай яр буе урамы

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының Иске шәһәр өлешендә, Комсомол районында, ГЭС бистәсе микрорайонында, 7нче, 6нчы, 5нче, 8нче (а, б) һәм 10нчы комплексларда урнашкан урам. Мәләкәс һәм Чаллы елгаларының сулъяк яры буйлап, елга агымы юнәлешендә сузыла. Казан тракты урамы белән киселештә башлана. Гагарин урамы (Үзәк урам) һәм Комсомол яр буе урамы белән киселештә тәмамлана. Яшьлек тыкрыгы, Энергетиклар тыкрыгы, Есенин тыкрыгы, Гафиятуллин тыкрыгы, Валерий Шадрин тыкрыгы, Батенчук урамы (Гостев урамы), Корчагин бульвары, Тинчурин бульвары, Муса Җәлил проспекты (Яр Чаллы проспекты) белән кисешә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (18861913) хөрмәтенә аталган.

Урамның Тәүбә мәчетеннән Корчагин бульварына кадәр өлеше ял итү үзәге итеп үзгәртеп корылган. Проект авторы — архитектор Илдар Мирхаҗиянов. Навигациядә, павильоннар, велопарковкалар дизайнында бердәм стиль булдыру өчен Тукай әкиятләре каһарманнарының стильләштерелгән образлары кулланылган. 2016 елның 1 сентябрендә яңартылган урамны тантаналы ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша[1].

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллы дельфинарие
  • Комсомол скверы
  • 2 йорт — «Эссен» гипрермаркеты
  • 11а йорт — теш поликлиникасы
  • 12 йорт — «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе + океанариум + мәдәни - күңел ачу үзәге
  • 12а йорт — Дельфинарий
  • 14 йорт — «Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе + скалодром
  • 16 йорт – «Төзүче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе + ТР денто фудокан каратэ-до федерациясе
  • «Төзүче» стадионы
  • Мәләкәс елгасы аркылы күпер
  • 31 йорт – «Энергетик» мәдәният сарае
  • 33 йорт – Яр Чаллы сәнгать көллияте
  • 36/4 йорт – «Кама» кунакханәсе (3 йолдызлы)
  • Габдулла Тукай скверы
  • Тәүбә мәчете
  • Яр Чаллы пристане
  • Шәһәр пляжы

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Габдулла Тукай исемендәге яр буе урамы ачылу. Татарстан парклары һәм скверлары (рус.)