Тәүбә мәчете (Яр Чаллы)
Тәүбә мәчете | |
Нигезләнү датасы | 1992 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Комсомол районы |
Мирас статусы | Россиянең мәдәни мирас объекты[d] |
Тәүбә мәчете Викиҗыентыкта |
Мәчет | |
«Тәүбә» мәчете
| |
«Тәүбә» мәчете | |
Ил | Русия |
Шәһәр | Татарстан, Чаллы, ГЭС бистәсе, Үзәк ур., 6. |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 1989 елның 1 апреле—1992 ел |
Халәте | гамәлдә |
«Тәүбә» мәчете — Чаллы шәһәренең мәчете. Ул милли һәм дини күтәрелеш елларындам (1990-еллар) төзелә. Мәчет үзенчәлекле архитектурага ия.
1989 елның 1 апрелендә мәчет нигезенә беренче казык сугыла. Бу вакыйгада халык искиткеч күп бул. Шәһәр башлыгы Петрушин килмәсә дә, бу чарага мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәткән Тәлгать Таҗетдин килә. 23 августта мәчетне бина кылып, түбәсе ябылмаган килеш манарасына ай куела. Ай күтәрү татарларның Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу вакыйгасына туры китереп эшләнә. Күп илләрдән делегацияләр килә. Аннан соңгы 2,5 елда мәчетнең эчке эшләре башкарыла, территориясе төзекләндерелә.
Тәүбә мәчете рәсми төстә 1992 елның 22 июлендә ачыла.
Тәүбә мәчете 500 кешене сыйдыра, гомуми мәйданы 1,3 мең кв. метр, манарасы җирдән 53 метр биеклектә. Аена алтын йөгертелгән, аңа көмеш хәрефләр белән «Лә иләһә илләлләһи Мөхәммәдәрәсүлүллаһ» дип язылган. Фасадларга һәм намаз бүлмәсендә Аллаһ Тәгаләнең 99 исеме мәрмәр, төсле витраж һәм башка ысуллар белән төшерелгән. Тышкы бизәү эшләре аксыл известняк, шомартылган гранит һәм травертиннан эшләнгән.
Мәчет адресы: ГЭС бистәсе, Үзәк ур., 6.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||