Зиннур мәчете (Әлмәт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зиннур мәчете (Әлмәт) latin yazuında])
Мәчет
Зиннур мәчете
Ил Россия
шәһәр 423464 Татарстан, Әлмәт, Р. Төхфәтуллин ур., 51А
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Әлмәт районы мөхтәсибәтенең Зиннур мәчете мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы янда төзелгән мәчет
Нигезләнгән 2000
Төзелеш еллары 20002001 еллар
Төп даталар:
2000 (төзелеш башлану)
2001 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Зиннур мәчете (рус. Мечеть Зиннур) ― Татарстанның Әлмәт шәһәренең шәхси йортлар микрорайонында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте Зиннур мәчете мәхәлләсе җирле мөселман дини оешмасы карамагында.[1] Мәчеткә җирле мәхәлләне оештырган һәм мәчет төзелешенә күп көч куйган Зиннур Нуретдин улы Шәйхетдинов исеме бирелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт шәһәренең читендә, шәхси йортлар урнашкан микрорайонда рәсми теркәлмәгән хәлдә яшәп килүче мөселман мәхәлләсен 1995 елда Зиннур Нуретдин улы Шәйхетдинов җитәкли башлый. З. Н. Шәйхетдинов 1935 елда Аксубай районы Иске Кыязлы авылында туган. 1975-1995 елларда «Дуслык» нефтьүткәргече(рус.) башлыгы урынбасары вазифасында булган. 1997-2000 елларда Әлмәтнең Таш мәчет мәдрәсәсендә укыган. 1995 елда мәхәлләне җитәкләргә алыну белән мәчет төзүгә рөхсәт алу эшләре артыннан йөри. Мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге ташландык яшелчә бакчасы урынында бирелә. 2000 елда әлеге җир кишәрлеге мәхәллә тарафыннан сатып алына. Мәхәллә 2000 елның 31 мартында рәсми теркәлгән. [2] Мәчетнең проектын Әлмәт архитекторы Р. Ш. Хәлиуллин эшләгән. Төзелеш 2000 елның апрелендә башлана. 2001 елның декабрендә мәчет ачыла. 2013 елда мәчет янәшәсендә нараттан буралган бер катлы агач бинада хатын-кызлар өчен «Гөлсинә» мәдрәсәсе ачылган (мәдрәсәгә З. Н. Шәйхетдиновның авыру кызы исеме бирелгән). Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе эшли. [3]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәтнең Шоссе һәм Р. Төхфәтуллин урамнары [4] киселешендә төзелгән ике катлы мәчет кирпечтән күтәрелгән. Керү юлы тамбуры ак сайдинг белән тышланган. Болгар шәһәрендәге Кече манара тибындагы тәрәзәле-балконлы ике манарасы керү юлының ике ягында бастырылган.

2008 елда бинага реконструкция үткәрелгән. Төзелешнең спонсорлары – «Татнефть» ААҖ (җитәкче Ш. Тәхаветдинов), «Татойлгаз» (Р. Фәссахов), «Нефтегаз» (Ф. Комаров), «Елховнефть» НГДУ (А. Ногайбәков), «Татех» АҖ (И. Хәйруллин), Әлмәт тимер-бетон эшләнмәләре заводы (С. Красильников) һ. б.

Имам-хатыйблар: Имаметдин Кәримов, Азат Хәмитов, Зиннур Шәйхетдинов, Мулланур Мостафин (2021 елдан).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате, archived from the original on 2022-12-28, retrieved 2022-12-31 
  2. ММРО Приход Мечети "Зиннур" Альметьевск (ИНН 1644018016)
  3. Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Зиннур. Альметьевская энциклопедия(рус.)
  4. Зиннур Мэсжете, Альметьевск: мечеть Тухватуллина, 51а. Любимый город(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Зиннур. Альметьевская энциклопедия (рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Д. Н. Таҗиев. Зиннур мәчете. Әлмәт, 2005.