Фәрүәз мәчете (Көек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрүәз мәчете (Көек) latin yazuında])
Мәчет
Фәрүәз мәчете
Файл:.jpg
Ил Россия
авыл 422774 Татарстан, Питрәч районы, Көек, Умырзая ур., 24
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Питрәч районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2020
Төзелеш еллары 20212023 еллар
Төп даталар:
2021 (төзелеш башлану)
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Көек авылының «Фәрүәз» мәчете (рус. Мечеть «Фаруаз» села Куюки) ― 2023 елда Татарстанның Питрәч районы Богородское авыл җирлеге[d] составындагы[1] Көек авылында ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Питрәч районы мөхтәсибәтендә 23нче, Көек авылында 2нче мәчет. ТР МДН Питрәч районы мөхтәсибәтенә карый[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елда Көек авылында икенче мәчет бинасын төзү өчен җирне мәхәлләгә Рөстәм Әбузәр улы Әбзалов бүләк иткән. 2020 елда мәхәллә ТР Юстиция министрлыгында теркәлү узган. 2021 елда төзелеш эшләрен алып бару өчен рөхсәт алынган, бина күтәрелгән, түбәсе ябылган. Мәчетне төзү эшләрен Хөсәен хәзрәт Кашапов башлап җибәргән. Яңа мәчет иганәчеләр һәм халык акчасына сафка баскан. 2022 елда мәчеткә су, электр һәм газ кертелгән, бина җылылык системасына тоташтырылган, җылы идәннәр җәелгән, эчке төзекләндерү эшләре башкарылган. 2022 елда, Корбан бәйрәме алдыннан, түбәдәге манарага ярымай куелган[2].

Яңа мәчеткә бинаны төзү өчен җир биргән Рөстәм Әбзалов әнисенең исеме ― «Фәрүәз» исеме бирелгән[2].

2023 елның 17 ноябрендә узган мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников, эшмәкәрләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашкан[2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бинасы Казан шәһәрен узуга ук яңа сафка баскан «Яңа Салмачы» коттедж бистәсендә урнашкан [3].

Бина ике катлы итеп кирпечтән төзелгән. Беренче катта – ир-атлар өчен, икенче катта – хатын-кызлар өчен аерым керү ишеге булган намаз уку заллары бүленгән. Бина ~200 кешене сыйдыра, гомуми мәйданы ― 354 квадрат метр. Тәһарәтханәләр, җылы су, душ бина эчендә. Балалар укыту өчен бер класс җиһазландырылган[2].

Бина каршында мәйданга брусчатка җәелгән, машина кую урыннары ясалган. Мәчет янәшәсендә чишмә ачылган. Киләчәктә ашханә булдыру ниятләнә.

Мәчетнең имам-хатыйбы ― Юныс хәзрәт Вәлиуллин[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]