Яңа Әхмәт мәчете
Мәчет | |
Яңа Әхмәт мәчете
Һидәят | |
Ил | Россия |
авыл | 423350 Татарстан, Сарман районы, Яңа Әхмәт, К. Маркс ур., 1 |
Координатлары | 55.276662, 52.596989 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет |
Нигезләнгән | 1995 |
Төзелеш еллары | 1995—1996 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Яңа Әхмәт мәчете, рәсми исеме Һидәят мәчете (рус. Мечеть «Хидаят» д. Новое Ахметово) ― Татарстанның Сарман районы Сарман авыл җирлеге[d] составындагы Яңа Әхмәт (Яңа Әхмәтабыз) авылында 1996 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәтенең «Һидәят» мәчете мәхәлләсе карамагында. [1]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа Әхмәтабыз (Яңа Әхмәт) авылында 1848 елда мәчет, 1905 елда мәдрәсә булуы теркәлгән. [2]
«1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә (рус. Список населенных мест по сведениям 1870 года; 1877 елда басылган) торак пункт Уфа губернасының Минзәлә өязе 2нче станының Яңа Әхмәт (Яңа Әхмәтабыз) авылы буларак искә алына. Минзәлә елгасы янында, Бөре – Мамадыш коммерцияле трактының сул ягында, өяз шәһәре Минзәләдән 58 чакрым һәм Александровка (Карамалы) авылындагы становой фатирыннан 18 чакрымда, волость үзәге Сарманнан 3 км төньяктарак урнашкан. Авылда 83 йортта 502 кеше (типтәрләр, 251 ир-ат һәм 251 хатын-кыз) яшәгән, мәчет, су тегермәне булган.[3]
XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына.[4]
- Билгеле имамнар
- Биктимер Рәхмәтулла улы (1791 елгы), указлы мулла, ике остабикәсе булган.
- Нигъмәтулла Рәхмәтулла улы (1788―1833), указлы мулла. Уллары: Шәрәфетдин 1840 елдан Тауларда, Габдулла һәм Гобәйдулла Иске Теләнчедә яшәгән.
- 1852 елдан ― Гыймазетдин Мөхәммәтрәхим улы Бәширов, имам-хатыйп; Хәйбулла Нигъмәтулла улы, мөгаллим, азанчы.
1868 елда авылда җәмигъ мәчете төзелүе билгеле. Җәмигъ мәчетендә имамнар:
- 1875 елдан ― Шәйхелислам Хәбибрахман улы (1849―1918), имам, 1913 елдан ахун; Исмәгыйль Төхфәтулла улы Солтанморатов (1833–1904), мөгаллим, азанчы.
- 1891 елдан ― Әхмәтхарис Гыймазетдин улы (1854―1921), имам-хатыйп; Гарәфетдин Мифтахетдин улы (1865 елгы, Бикәсазда туган), азанчы, 1905 елдан имам.
- 1921 елдан ― Хуҗаәхмәт Шәйхелислам улы Ихсанов, имам; Шәйхеразый Мөхәммәтхәйдәр улы (1892 елгы), азанчы.[5]
ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1374 указы нигезендә авылда мәчет ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына мәктәп итеп файдалану өчен тапшырыла. Мәчетне ябу турында указ һәм акт Хәйрулла Сәгыйдуллинга тапшырылган. [6]
Яңа бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1996 елда авылның Карл Маркс һәм Муса Җәлил урамнары чатында[7] кирпечтән салынган яңа бер катлы мәчет сафка баса. Мәчеткә «Һидәят» исеме бирелгән (гарәп. هدايت һидәят – «туры юлга керү, дөрес юл эзләү теләге»)[8]. Мәчетнең гыйбадәт залы 50-60 кеше сыйдыра, газ белән җылылытыла, тәһарәтханәсе бар. Манарасы керү юлы өстендә урнашкан. Имамнар:
- 1996―2003 елларда ― Фәйзрахман хәзрәт Хөсәенов
- 2003―2008 елларда ― Вәдүт хәзрәт Әхмәтшин
- 2008―2017 елларда ― Котдус улы Сөббух хәзрәт Әхтәмов
- 2017 елдан ― Эльмир улы Илфар хәзрәт Габдуллин.[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Җирле мөселман дини оешмасы – Сарман районы мөхтәсибәте Яңа Әхмәт авылындагы "Һидәят" мәчете мәхәлләсе(рус.)
- ↑ История деревни Новое Ахметово.(үле сылтама) Татары без границ
- ↑ Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
- ↑ Новое Ахметово.
- ↑ 5,0 5,1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 57, 91нче бит.
- ↑ Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
- ↑ Хидаят, мечеть, улица Карла Маркса, 1, д. Новое Ахметово. 2ГИС
- ↑ Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 784нче бит.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
- Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
- Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 57, 91нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү].