Яңа Чәчкап мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чәчкап мәчете latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Безнең Яңа Чәчкап авылы районыбызның төньяк-көнбатышында урнашкан һәм Чуваш республикасы белән чикләшә. Авыл уртасыннан Лощи елгасы үзенең бай тарих йомгакларын сүтә-сүтә, безнең өчен сер калдырып ага да ага. Ә инде кешеләр шул серне чишәргә омтыла һәм үзенең тарихын яза. Без дә үзебезнең авыл тарихыбызның бер өлешен – динебезнең, милләтебезнең кашы булган мәчетебез тарихын барлап китәрбез, Иншәәә Әллааһ. Безгә мәгълүм булган авылыбыз мәчете XIX нче гасырга карый. Җәләлетдин бабай Шәрәфетдин: «Мин малай чагында мәчетне икенче мәртәбә тышладылар», – дип әйткән. Ул үзе 1896 нчы елда туган. Төрле истәлекләрдән, язмалардан күренгәнчә мәчет 1865 нче еллар тирәсендә салынган булырга тиеш. Әлбәттә, авылда моңа кадәр дә мәчет булган. Төрле язмалардан күренгәнчә, авылыбызда ике мәчет булган. Берсе авыл уртасында кешеләрне намазга чакырса, икенче мәчет елганың икенче ягында була. «Аргы як» яки «Ар як» мәчете дип атап йөрткәннәр. Шулай туры килгәнме, әллә бабайлар су буена якынрак булсын дигән уй беләнме, мәчетләрнең икесе дә елга буена салынган була.

Олы урамда урнашкан мәчеттә Мортаза мулланың улы Ибраһим имам – хатиб булып тора, ә сул ягындагы мәчеттә Мортаза мулланың кече улы Габделвәли хәзрәт муллалык итә. Габделвәли мулланы Коръән Хафиз дип тә йөрткәннәр. Абыйсы Ибраһимнан аермалы буларак, аны прогрессив, яңалыкка тартылучы мулла дип искә алалар.

Габделвәли муллалык иткән Олы елга аръягындагы мәчет беренче империалистик сугыш елларында төзелеп, 1918 нче елда эшли башлаган. Бу мәчетнең гомере дә 20 ел гына була. 1938 елда аның манарасы киселә һәм авылда беренче җидееллык мәктәп бинасы итеп файдаланыла башлый.

Олы елганың сул ягындагы хәзерге мәчет урынындагы агач мәчет 1888 елда төзелеп беткән. Бу хакта рәсми документлар табылмады. Ә менә авылның танылган балта остасы Хәертдин абый Насыретдинов болай сөйләгән: “Элек мәчет төзелеп беткәч, манара төзү өчен маш күтәрү була иде. Маш дигәне булачак биеклегендәге озын бүрәнә. Аны мәчет түбәсенә күтәреп беркетеп куялар иде дә, аннан соң аны такта белән тышлап, калайлап, соңыннан гына гөмбәзләрен, аен куялар иде. Безнең авыл мәчетенең машын күтәргәндә миңа 8 яшь иде. Мин шул маш башына бәйләнгән сөлгене менеп алган идем». Хәертдин абый 1880 елда туган. Димәк, мәчет 1888 нче елда төзелгән булып чыга.

1888 нче елда төзелгән мәчеткә кадәр авылда мәчет булганмы? Без бу сорауга җавапны бик озак эзләдек. Бикмуллин Нурулла абый истәлекләреннән бераз мәгълүмат таба алдык: «1930 нчы ел урталарында ук авыл картларына мәчетнең кайчан салынуы турындагы сорауларны бирә идем, ләкин аңа ачык җавап алып булмады. Бу хакта архивтан да кирәкле мәгълүматлар табылмады. Тарихчы Износков җитәкчелегендә Иске Чәчкапта мәчетнең төзелү вакыты дип 1733 нче ел күрсәтелгән Патшабикә Анна Ивановнаның указы һәм Сенатның 1756 нчы ел 23 август фәрманы белән Казан һәм Зөя өязләрендәге 536 мәчетнең 418 җимертелгән. Татарстан Республикасы дәүләт архивындагы XIX гасырның 70 нче елларында төзелгән “Тәтеш өязе мәчетләре” дигән исемлектә Яңа Чәчкап авылы мәчете дә теркәлгән. Шунысы бик мөһим: бу мәчетнең имам хатибы да, азанчысы да ( мөәзине) күрсәтелә. Аларның кайсы елдан бу вазифаларын башлауларының язылуы бу мәсьәләгә тагын да күбрәк ачыклык кертә. 1888 нче елда төзелгән мәчет аңа кадәр булган мәчет нигезенә салынган булырга тиеш. Без бәләкәй чакта мәчет янында иске, янтаеп торучы мәдрәсә бинасы бар иде әле. Авыл картлары шул мәдрәсәгә йөреп укулары турында сөйлиләр иде. Әле без дә 1933 нче елларда беренче класста шул бинада укыган идек», - дип яза ул.

1940 нче елда  авыл халкын тетрәндереп, бик күп кайгыларга салып, Олы урам мәчетенең дә манарасын  кисәләр. Бу гамәл халыкның гына түгел, Хак тәгаләнең дә ачуын чыгара, чөнки манараны кисүче  бу кешеләрнең ахыр көннәре аяныч тәмамлана.   

Мәчетләрне ябып, манараларын кисеп, берсен мәктәп, икенчесен клуб итсәләр дә, авыл халкы диннән бизми, биш вакыт намазын ташламый. Аерым йортларга җыелышып намаз укулар оештырыла. Намазны байтак еллар Саттар Саматов йортында укыйлар. Ә гает намазлары зират өстендә ачык һавада, Салихҗан Төхвәтуллиннар артындагы һәм хәзер пилорам урнашкан урындагы ябык ындыр табакларында укыла.

Мәчет бинасы 1980 нче елларга кадәр клуб, уку өе, китапханә хезмәтен үтәп килә. 1980 нче еллар уртасында, яңа клуб төзелеп беткәч, мәчет бинасын сүтеп, калган бүрәнәләреннән зират өстенә намаз уку өчен бина төзеп куялар. Хәзер анда мәет күмү җиһазлары саклана.

Авыл халкы гомерен эшләп кенә үткәрмәде, ач торса да, кайгы-хәсрәт ишелеп төшсә дә сынмады, рухын төшермәде. Халыкның рухы сынмавында, гореф-гадәтләренең сакланып калуында мөселман диненең роле бик зур була. Элек-электән Яңа Чәчкап авылы динле авыл дип саналган, чөнки электән үк дин авылда тирән тамыр җәеп килгән. 

ХХ нче гасыр ахырында хөкүмәтнең дингә карашы үзгәрде. Дингә һәм диннең үсешенә ирек куелды, динебез 70 ел вакыттан соң яңача сулыш ала башлый. Халыкка мәчетләрне кире кайтара башлыйлар. Яңаларын төзергә рөхсәт итәләр. Бу җәһәттән безнең авыл да читтә калмый, бу агымга кушыла. Шулай итеп 1990 нчы елда Буа районы Яңа Чәчкап авылында җөмһүриятебездә беренчеләрдән булып элеккеге мәчет урынына авыл халкы һәм колхоз ярдәме белән мәчет калкып чыга.

1990 нчы елда бөтен халык тырышлыгы һәм колхоз ярдәмендә элекке мәчет урынына ак кирпечтән ике катлы итеп яңа мәчет төзү эшләренә җитәкчелек итүче – Ризатдин Салахов була. Төзелеш эшләрен югары оешмалар белән килештереп, төзү материаллары барлап йөрүче кеше -Насыйбулла Бикмуллин. Ул вакытта мәчет төзүгә рөхсәтне дә Мәскәүдән юллап алырга кирәк. Бу мәчетне ачу вакыйгасы район өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур вакыйгага әйләнә, чөнки районда төзелгән беренче мәчет була.

Әнә шул вакыттан бирле авыл өстендә азан тавышы яңгырый. Биш вакыт намазга да халык бик теләп, ашкынып йөри. Җомга намазында аеруча да халык күп була дип, сөйли әтием. Рамазан айларында мәчет аеруча җанлана. Азанны авылыбызның мөәзине Абдрахманов Фоат абый әйтә. Барлык намазларны, дини бәйрәмнәрне, йолаларны үтәүдә башлап йөрүче кеше – авылыбызның имамы Әхмәт ага Сибгатуллин. Ачылган көннән соң мәчетебез берничә тапкыр ремонтланды инде. Башта аны эчке ягыннан матурлап агач такта белән тышладылар, матур эленге-пәрдәләр элделәр. Үткән ел тышкы яктан аклы-яшелле матур пластик белән тышлап җылыттылар. Мәчетебез авылга ямь биреп әллә каян балкып, үзенә тартып тора. Барлык эшләр авыл халкының, юмарт эшмәкәрләребезнең ярдәме белән оештырыла.

Авылда чиста күңелле кешеләр яшәгәнгә күрә, авыл тирәсе, зират яннары, мәчетебез дә чип-чиста. Өмәләрне мәчет картлары башлап-оештырып йөри, яшьләр күтәреп ала. Зиратларда да ел саен өмә үткәрелә, печәннәрен вакытында чабып торалар. Печәннән бигрәк чиста торсын, кычыткан үсмәсен, дип тырышалар алар. Авылыбыз халкы күңелендә иман нуры беркайчан да сүрелмәсен, Аллаһыны санга сукмаган караңгылык заманы яңадан урап кайтмасын, дип телисе генә кала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]