Иске Имән мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Имән мәчете latin yazuında])


Мәчет
Иске Имән мәчете
Иман
Ил Россия
авыл 423373 Татарстан, Сарман районы, Иске Имән, М. Вахитов ур., 37
Координатлары 55.362372° / 52.769775°
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1999
Төзелеш еллары 19992000 еллар
Төп даталар:
1999 (төзелеш башлану)
2000 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Иске Имән мәчете, рәсми исеме Иман мәчете (рус. Старо-Имянская мечеть «Иман») ― Татарстанның Сарман районы Иске Имән авыл җирлегенең[d] административ үзәге Иске Имән авылында 2000 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Имән авылына 1596 елда нигез салынган.[1]

XIX гасырның беренче яртысында Имән (Катысаз, Катысаз Имән) авылында мәчет булуы һәм анда 1808 елда туган Шаһиәхмәт Рәим улы Абышевның имам вазыйфасын башкаруы тарихта билгеле.[2] Ул 1830 елда Иске Әхмәтабыз авылы мәчетенә күчерелгән.[3]

1848 елда Имән авылында 2 мәчет булуы теркәлгән.[3] Авылдан күченүчеләр 1880-елларда Иске Кәшер волостенда Яңа Имән авылын барлыкка китергәч, торак пунктны Иске Имән дип атый башлаганнар.[4]

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена кергән Иске Имән авылында 1870 елда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына.[5]

1893 елда авылда икенче мәчет (җәмигъ мәчете) төзелгән. Мәчет каршында 1895 елда мәдрәсә ачылган. Анда авылдан 15, күрше авыллардан 55 шәкерт укыган. 2 мөгаллим укыткан.[6] Билгеле дин әһелләре:

  • Корманай Рәим улы Абышев (1787 елгы), имам. 1820 елдан Боламык авылы мәчете имамы.[3]
  • Габделҗаббар Мөхәммәтрәхим улы (1799 елгы), имам.
  • 1867 елдан ― Габделбадыйк Ибнеәмин улы (1839 елгы), азанчы, мөгаллим.
  • 1871 елдан ― Шәмсемөхәммәт Әлмөхәммәт улы Зәйсанов (1843 елгы), имам-хатыйп, мөгаллим.
  • 1880 елдан ― Шаһимәрдан Габделкаһир улы (1845―1904), имам-хатыйп, мөгаллим.
  • Миргазиян Мәрдан улы Мәрданов (1889 елда Иске Имәндә туган), имам.
  • 1907 елдан ― Мөхәммәткамил Шәмсемөхәммәт улы, имам.
  • 1913 елдан ― Әхмәтхарис Хөснимөхәммәт улы, азанчы.[2]

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 182 хуҗалыкта 968 кеше яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән. [7]

«1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда 1 мәчет булуы теркәлгән.[8]

Авыл мулласы Миргазиян Мәрдан улы Мәрданов 1931 елның 27 апрелендә кулга алына, 14 июньдә «кулаклар төркемендә булу, активны куркытуда» гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә, 11 июльдә Казанда атыла, гаиләсе (4 баласы) сөргенгә җибәрелә. 1989 елда аклана.[9]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Иман» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~60 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Имамнар:

  • 2000 елдан ― Нәкыйп хәзрәт Халиков, имам.
  • Хәзерге вакытта ― Нәзир Сабир улы Гарипов, имам.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Старо-Имянское сельское поселение. О поселении(үле сылтама)
  2. 2,0 2,1 2,2 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 45нче бит.
  3. 3,0 3,1 3,2 История деревни Старый Имян. Татары без границ
  4. История села Новый Имян. Татары без границ
  5. Старый Имян (Иске Имән). Институт Татарской Энциклопедии
  6. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 77нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  7. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  8. Иманова / Кутусаз Иманова. Нуркеевская волость. Генеалогический форум ВГД(рус.)
  9. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 84нче бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 77нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 45, 84нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.