Буа (Татарстан)
Буа | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Буа районы |
Координатлар | 54°58'0"N, 48°17'0"E |
Беренче телгә алу | 1691 |
Мәркәз биеклеге | 80 м |
Рәсми тел | рус теле, татар теле |
Халык саны | 20 854 кеше |
Милли состав | татарлар, руслар, чуашлар һ.б |
Дини состав | Ислам, христианлык һ.б. |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | 84374 |
почта индекслары | +7 84374 |
Буа (рус. Буинск, чуаш. Пăва) — Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге.
Шәһәр статусын 1780 елда алган. Халык саны – 20 854 кеше. (2015)
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Карлы елгасы буенда урнашкан. Казаннан 137 километр, Сембердән 80 километр ераклыкта урнашкан.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче тапкыр 1691 елда телгә алына.
1780 елдан Буа (Архангельский дип тә атала) авылына Сембер наместниклыгының (1796 дан - губерна) өяз шәһәре статусы бирелә. 1781 елда өяз мәхкәмәсе, хәйрия идарәсе, шәһәр башлыгы идарәсе, дворяннар опекунлыгы, земствоның түбән мәхкәмәсе, түбән хөкем органы, өяз казначылыгы, почта экспедициясе ачыла. 1800 елдан — рәтүш, 1832 елдан шәһәр магистраты эшли.
1859 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 509 хуҗалык исәпләнә; чиркәү, мәчет, өяз һәм приход училищесе, шәһәр хастаханәсе, почта станциясе эшли. Халык төрле кәсеп — иген игү, терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә, юлаучылар йортлары тота.
1913 елда Буада 829 хуҗалык, 2 чиркәү, 2 мәчет, хатын-кызлар гимназиясе, берничә училище һәм мәктәп, 2 мәдрәсә, земство хастаханәсе, гарипләр йорты була, пәнҗешәмбе саен — базар, ел саен Крещение (6-11 гыйнвар) һәм Покрау (27 сентябрь—5 октябрь) ярминкәләре үткәрелә.
1920 елда шәһәр өяз белән бергә ТАССР составына керә. 1920-30 елларда ТАССРның Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан Буа районы үзәге.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|
1856[1] | 1897[1] | 1913[1] | 1926[1] | 1931[1] | 1939[1] | 1959[2] |
3400 | ↗4200 | ↗5900 | ↘4700 | ↘3500 | ↗5900 | ↗9021 |
1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 1992[1] | 1996[1] | 1998[1] | 2000[1] |
↗14 852 | ↗15 610 | ↗16 800 | ↗17 200 | ↗18 000 | ↗18 500 | ↘18 400 |
2001[1] | 2002[6] | 2003[1] | 2005[7] | 2006[8] | 2007[9] | 2008[1] |
→18 400 | ↗19 736 | ↘19 700 | ↘19 676 | ↗19 792 | ↗19 972 | ↗20 000 |
2009[10] | 2010[11] | 2011[12] | 2012[13] | 2013[14] | 2014[15] | 2015[16] |
↗20 225 | ↗20 352 | ↗20 433 | ↗20 482 | ↗20 657 | ↗20 718 | ↗20 854 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 62,3%, руслар — 25,5%, чуашлар — 10,9%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 69,2%, руслар — 20,2%, чуашлар — 9,2%.
- 2010 елгы җанисәп буенча: татарлар — 71,1%, руслар — 19,2%, чуашлар — 8,4%.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Спирт заводы, электромеханка заводы, шикәр заводы, катнашазык заводы, ит комбинаты, май-сыр ясау заводы, чүпрә заводы.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Буа сатира театры. 2007 елда шәһәрдә яңа театр бинасы ачыла. Бүген труппада 15 тән артык кеше исәпләнә. Хәзер театр репертуарында 16 спектакль бар[17].
- Буа туган якны өйрәнү музее
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Буада ветеринария техникумы, медицина училищесы, Социаль мәгариф академиясенең филиалы, М. Вахитов исемендәге гимназия, Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп, 2нче лицей, 5нче гимназия, лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе), мәктәптән тыш эш үзәге, сәнгать мәктәбе, 1нче сәнгать мәктәбе, «Арктика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017)[18].
Буада туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Марат Садыйков (1970―2023), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, ТР министры. ТР ДС депутаты.
- Валентин Ефимов (1916-1981), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Александр Перов (1911-?), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1937-1940).
- Александр Казанкин (1900-1954), ССРБ Һава-десант гаскәрләре командиры.
- Әлфинур Галиәкбәрова (1965), ЯЧДПУ ректоры (2018 елдан).
- Рәшит Низамов (1957), техник фәннәр докторы, профессор. КДАТУ ректоры (2008 елдан).
- Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 Народная энциклопедия «Мой город». Буинск (Татарстан). әлеге чыганактан 2014-06-21 архивланды. 2014-06-21 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
- ↑ Буа театрының сайты, archived from the original on 2010-03-01, retrieved 2010-04-28
- ↑ Электронное образование в Республике Татарстан. Буинский район, archived from the original on 2019-07-03, retrieved 2017-05-18
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- БУА 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Буа.рф