Кайбыч
Кайбыч | |
Рәсми исем | Кайбицы |
---|---|
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Кайбицкое сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Кайбицкое сельское поселение[d][1] |
Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
Халык саны | 580 (2010) |
Почта индексы | 422418 |
Кайбыч — Татарстан Республикасының Буа районындагы авыл.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XVII гасырда нигезләнгән.
Емельян Пугачёв восстаниесенә кадәр авыл урынында нугайлар яшәгән, диләр. Ул килеп авылны туздыргач, халык качып беткән.
XVIII гасыр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аннан соң 1774 елда анда Кайбыч районының Олы Кайбыч авылыннан Уракай дигән кеше килеп утырган. Шуңа күрә авылны да Кайбыч дип атаганнар. Ә ул килгәнчегә кадәр бу урында нугайлар яшәгән булган.
Кайбыч авылы турында язган тарих та булган диләр. Аның исеме “Рисәлә” яки “Жиһанлама” дип аталган. Аны 1820-1908 елларда авылда яшәгән Ильяс Исхаков исемле кеше язган заманына карата укымышлы, зирәк кешенең зур гына китапханәсе дә булган. Халыкның демографик артуын күрсәткән карта да төзегән. Ләкин хәзер алар юк инде. Бабай вафат булганнан соң, аның хатыны Югары Лашчы авылы мулласына тормышка чыккан һәм барлык китапларны, шул исәптән тарихны да, алып киткән.Анда янгын чыгып, бөтен милек белән китаплар да янып беткән.
Рус дәүләтенә идарә итү Пётр I патша кулына күчкәч, Идел буенда яшәүче халык пароходлар төзү өчен урман кискән.Бу эштән Кайбыч авылы кешеләре дә читтә калмаган. Авылда ир-ат лашман хезмәтендә, бурлак булып Иделдә баржа тарткан. Урман кискәннәр, сал ясап су белән агызганнар.
Кайбыч авылы революциягә кадәр Сембер губерниясе Буа өязе Иске Суыксу волостена керә.
XIX - XX гасырлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Еллар үтү белән Кайбычның табигате ярлылана. 1870 елда авылның көнбатыш ягында “Карамалык” дигән кечкенә урманны кисеп, чәчүлек җире ясаганнар, әмма ул уңдырышлы булып чыкмаган. Ак балчыкта торган туфракта бодай, арыш үсмәгән.
Көньяктагы “Алачык куагы” дигән урманны 1871 елда кискәннәр. Берничә елдан анда тагын урман үсеп чыккан. Аны 1924 елда кисеп, көтү йөртү урыны итәләр. Норлат авылы белән ике арада сазлык булган. Аннан чишмәләр тибеп чыгып, авыл суны шуннан алган. Аннан хәзер дә елга агып чыга, ләкин суы бик аз инде. Сазлык хәзер үзе дә коры җир булып калды. 1910 нчы елларда авыл кырыенда киек үрдәк, казлар үрчи торган күлләр дә булган. Алар да беткән.
Игенчелек һәм терлекчелек белән генә тормыш алып барып булмаслыгын аңлап, кешеләр вак һөнәрчелек эшенә керешкән. Халык арасында читек тегү, балта эшләре алга киткән. Ат чанасы, арба ясаучылар байтак булган. Заказларны Буадан һәм башка төбәкләрдән килеп биргәннәр. Хатын-кыз кул эшләре осталарына әйләнгән. Алар суккан сөлге-җәймәләр, чиккән әйберләр тирә-якта дан тоткан. Үрнәкләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Элек авылда халык күп яшәгән. Кышкы кичләрдә бер-берсенә кич утырырга йөргәннәр, аулак өйләр ясаганнар. Җәен исә урамга чыгып утыру, яңалыкларны уртаклашу әле дә бар. Балаларның бер-берсенә атланып “шыгырдый” уены уйнавын, көз көннәрендәге “метәк”, “кәшәкә” (хәзерге хоккей), иске чабата, бура уеннарын бүгенге көндә дә сагынып сөйлиләр.
1828 нчы елда Кайбыч авылында зур мәчет салынып, шуннан 1902 елга кадәр бер генә мәхәллә булып тора. 1902-1903 елларда икенче мәхәллә оешып, кечерәк кенә икенчегә мәчет төзиләр. Шулай итеп, авылда ике мәчет булып, ике мәхәллә санала.
XXI гасыр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кайбыч авылы Буа районының төньягында урнашкан. Аның көнчыгыш ягы – Югары Наратбаш , көньягы – Чурак , көнбатыш ягы – Байтирәк, төньяк –көнбатыш ягы – Норлат һәм төньяк-көнчыгыш ягы – Кыр Энәле авыллары белән чиктәш. Авылның гомуми мәйданы – 1632 га, шуның 143 гектарын торак пунктлар били, шул мәйданда – 210 йорт урнашкан.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | ||||||||||||||
1859 | 1880 | 1897 | 1911 | 1913 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
788 | 967 | 1192 | 1343 | 1636 | 1331 | 1110 | 970 | 992 | 1861 | 968 | 974 | 599 | 636 | 578 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Кайбыч авылында 2020 елга 570 кеше яши. Шулардан 567 – татар, 1 чуваш, 3 - урыс милләте вәкилләре тәшкил итә.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Газыйм Идрисов (1938―2013), КВИ ректоры.
- Гүзәл Төхфәтова (19.. елның 15 августы), филология фәннәре кандидаты (2011), Казандагы Тукай музее мөдире, КФУ өлкән укытучысы.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.1 °C | -10.3 °C | -5.3 °C | 5.5 °C | 14.2 °C | 18.9 °C | 20.7 °C | 18.4 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.8 °C | -9.3 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]
Шигърияттә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бай тарихлы авыл диләр Кайбычкаем турында. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.