Яңа Чәчкап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Яңа Чәчкап
Яңа Чәчкап (Русия)
Яңа Чәчкап
Яңа Чәчкап (Татарстан)
Яңа Чәчкап
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Буа районы
Координатлар 55°04′48″ т. к. 48°07′48″ кч. о.HGЯO
Нигезләнгән 18 гасыр
Элеккеге исемнәр Ташкичү, Кыр Чәчкабы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 534 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422417
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новые Чечкабы

Яңа ЧәчкапТатарстан Республикасының Буа районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422417.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Чәчкап авылының нигезләнүенә мөнәсәбәтле язма чыганаклар юк. Шунлыктан төп мәгълүматларны авылда сөйләнеп килә торган риваятьләрдән, кемнәрдәндер сакланып калган шәҗә­рәләрдән табарга була. Әгәр Яңа Чәчкап авылына нигез салынуны риваятьләргә таянып аңлатырга теләсәк, авылның тарихы болайрак.

Урман Чәчкабыннан шушы урынга беренче булып өч нәсел күчеп килгән, имеш. Боларның берсе - Мыек, икенчесе —Колый, өченчесе — Бүре нәселеннән. Әле боларга дүртенче нәсел дә килеп кушылган икән. Моны болай аңлаталар. Яңа Чәчкап авылы белән хәзер­ге Чуаш Аксуы арасында "Йортлар урыны" дигән җир бар. Ул җир соңгы елларга кадәр сукаланмыйча, көтүлек итеп файдаланылды. Аннан соң бу чирәмлекнең күп өле­ше сукаланып чәчү әйләнешенә кертелде. Калганнары да сукаланып беткән булыр иде, ул урыннар, Кушкуак чирә­мендәге кебек түмгәкләрдән генә торган сазлыклы урын булганга гына, сакланып калган. Менә шушында кечкенә генә авыл булган. Ә авылның бер өлеше елганың аргы ягында икән. Яңа Чәчкап авылы нигезләнгән елларда шу­шы авыл уртасыннан агучы Лашчы елгасының югары агы­мындагы урманнардагы чуаш һәм башка кабиләләр яшәгән яклардан һөҗүм итүче юлбасарлардан бу авыл халкы җәфа чигеп яшәгән.

Бу юлбасарлар мал-мөлкәтне талап, терлекләрне куып китәләр икән. Тынычлап яшәргә мөмкин булмагач, елга­ның сул ягында яшәүчеләр хәзерге Бик Үти авылына күчеп урнашкан. Болары Бик, тегеләре Үти булган, ә кушылгач, Бик Үти исемен алганнар, имеш. Елганың уң ягында кал­ган берничә йорт та Яңа Чәчкап авылына күчеп киткән. Аларның нәселләре Габдрахманов Корбаннар, ягъни, авыл­ның дүртенче нәселе, имеш.

Иске Чәчкабта туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Ка­дыйр Галимов үзенең туган як төбәге, бигрәк тә үз авылы­ның тарихын өйрәнүгә күп тырышлык һәм хезмәт куй­ган кеше, патша хөкүмәтенең Тау ягы халкын чукындыру тарихын өйрәнүгә һәм Иске Чәчкап белән Яңа Чәчкап авыл­лары арасындагы элемтәләрне өйрәнүгә дә әһәмият бирә. Аның раславынча, чыннан да, Иске Чәчкабта Колый (Ку­лай) нәселе яшәгән. Әле хәзер дә Иске Чәчкапта бер үзән Колый чокыры дип йөртелә икән. Аннан соң ул үз авылы халкы арасында шундый риваять сакланып калганын яза. Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алу вакы­тында Иске Чәчкапта ике морза: Колый (Кулай) би һәм Чәчкә би яшәгән. Колый би Иван Грозный гаскәрләренә кушылып, Казанны яулап алуда катнашкан, шул хезмәте өчен патша аңа толып бүләк иткән. Ә Чәчкә би, киресенчә, Патша гаскәрләренә каршы сугышкан һәм шул сугышта һәлак булган. Авылның исеме дә Чәчкә би дип аталып йөртелә, имеш. Үзенә каршылык күрсәткәне өчен явыз Патша бу авылны яндырып, җир белән тигезләткән, хал­кын кырып ташларга боерган. Ә котылып калганнары авылдан көнбатышка чокыр-чакырлы урман арасына ка­чып, землянкаларда яшәгәннәр һәм авылларын иске урынга түгел, башка урынга нигезләгәннәр, имеш. Иске Чәчкап авылының Иван Грозный юк иткән урыны хәзерге Олы Кайбыч авылы урынында булган дип раслый Кадыйр Га­лимов.

Димәк, Яңа Чәчкап җирләре Колый бигә патшага хезмәт иткәне өчен бирелгәндер дип фараз итәргә дә мөмкин. Колыйның нәселе йомышлы татарлар булуы, нәселләре­нең хезмәтләрен бәяләп аларга биредән, Яңа Чәчкап ур­нашкан урыннан, җир бүлеп бирүләре, калган ике нәсел­нең дә алар белән бергә килеп урнашуы мөмкин.

Иске Чәчкап элек-электән шактый зур авыл булып килгән. И.А.Износков үзенең "Материалы о жителях и селениях Свияжского уезда в 1880 — 90 г.г." дигән хезмәтендә Иске Чәчкап авылында 557 кеше яшәвен, шуларның 268 е ир, 289 ы хатын-кыз булуын күрсәтә. Ә чәчү җире бик аз булган. 1877 елда Иске Чәчкапта 87 йортта 206 ир, 198 хатын-кыз яшәгән. Җирнең аз булуы яңа җирләргә күчеп утыру өчен төп сәбәп булуы да мөмкин. XVII гасырның ахырларында патша хөкүмәте үз дәүләтенең көньяк чикләрен ныгыту өчен "Засечная черта" дигән ныгытма­лар төзетә башлый. Дикое поле дип йөртелүче буш урын­нарга хөкүмәт халыкны күчереп утырту сәясәтен үткәргән. Ирекле күчеп утыручыларга җир бирелгән. Бирегә күчеп утырырга теләүчеләр аз булмагандыр. Чөнки биредә җир­ләр уңдырышлы, кара туфраклы, җитмәсә күлле-елгалы, сулы яклар.

Яңа Чәчкап авылында табылган, сакланып килгән шәҗәрәләрдән (чөнки кайбер шәҗәрәләрдә кайсы баба­сының Иске Чәчкаптан күчеп килүе күрсәтелгән) күрен­гәнчә, бирегә күчеп килүчеләрдән соң 7 —8 буын алмашын­ган, һәр буынны уртача 30 ел дип исәпләсәң, авылның нигезләнүе 240 — 250 еллар чамасы элек булып чыга, ягъ­ни 1750 елларга туры килә. Моннан чыгып тагын бер фаразга килергә була. Авылның нигезләнүе турында сүз чыкканда, урман якларыннан чукындырудан качып килү­челәр диючеләр дә бар. Болай да булуы мөмкин. Бу ел­лар — татарларны чукындыруның иң югары ноктасы — Аксак Каратун (Лука Канашевич) эшчәнлеге чоры. Бирегә мөселманнар чукындырудан качып килсәләр, чукындырылганнары мөселман диненнән язмас өчен алар белән ияреп килеп төпләнүләре дә бик мөмкин.

Яңа Чәчкап авылының XVIII гасыр урталарында гына нигезләнүен башка фактлар белән дә расларга мөмкин.Беренчедән, борынгы заман авылларының борынгы зыялылары да була. Мәсәлән, Кайбыч элекке Норлат районына кергән авылларның бик борынгы булулары тарихта билгеле нәрсә. Каюм Насыйринең ул авыллар турындагы язмалары һәркемгә мәгълүм. Ачасыр, Шырдан, Акъегет, Әҗәле, Мулла иле, Норлат, Урысбага һ. б. авылларда берничә зират бар. Аларның кайберләрендә Казан хан­лыгының беренче чорларында ук куелган кабер ташлары. Ә менә Яңа Чәчкап авылындагы ике зиратның берсе дә борынгы зират түгел. Лащи елгасының уңьяк яр буендагы "Бабай зираты" дип йөртелгәнен, хәзерге зираттан элек мәетләр шунда күмелгән дип кенә, борынгы зират дип санарга нигез юк. Дөресе - ул авылдагы керәшеннәрне күмә торган зират булган. Авылның чукындырылып керәшен ителгән кешеләрен гомуми зиратка, мөселманнар зиратына җирләмәгәннәр - моңа авылның мөселманнары да, христиан дине әһелләре дә юл куймаган. Ә нигә аны керәшеннәр зираты дип атамаганнар соң? Беренчедән, анда күмелгән мәрхүмнәр керәшеннәр дип аталсалар да, асылда, мөселман динендә калганнар, аның йолаларын тотканнар. Риза Фәхретдин язганча, мәкрүһләр булганнар. Икенчедән, мөселманнарда, гомумән, татарларда, мәрхүмнәр турында яман әйтү гадәте булмаган. Әле хәзер дә мәрхүмне күмгәндә, җеназа намазы укыганнан соң, мәет иясенең кем булуына карамастан, шундагы һәркем: "Әйбәт кеше иде, мәрхүм", - дип куя. Шундый гадәт буенча "Керәшеннәр зираты" дип гүгел "Бабайлар зираты" дип йөртелә, күрәсең.[1]

Уку-укыту эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда уку-укыту эшләре җәмәгать тәртибендә бик күп­тәннән бирле оештырылып килгән. Мәчетләр каршысында мәдрәсәләр дә булган. XIX йөз урталарында авылыбызда дамелла Бикмулланың тирә-якларда даны таралган мәдрәсәсе эшләп килгән. Күрше­ләрендәге Буа шәһәрендә атаклы мәдрәсәләр була торып, үсмерләрнең Түбән Наратбашыннан Яңа Чәчкап мәдрә­сәсенә килеп укулары шул хакта сөйли. Шул вакыттагы иске мәдрәсә бинасы мәчетнең көнчыгыш ягында була. Биредә ир балалар укыган. Балалар, хәзерге интернат-мәкәтәптәге кебек, шушы авылдан ук бу­луларына карамастан, мәдрәсәдә торып-кунып укыганнар. Укыту эшләре җәмәгать тәртибендә оештырылган. Мәдрәсәне тоту, укыту чыгым­нары ата-аналар өстендә булган. Укучы шәкертләр мәдрә­сәдә чиратлап кизү торганнар, мичен ягып җылытып тор­ганнар, бинаны чиста тәртиптә тотканнар. Мендәр-юрган- нарын бер җиргә өеп куеп, идәндә утырган килеш хәлфәдән дәрес алганнар. Хәлфәләре имам-хатиб-мөдәррис мулла, тиешле вакытта килеп дәрес биргән, дәрес тыңлаткан, би­ремнәрнең үзләштерелүен тикшергән. Шәкертләр укырга-язарга, дини йолаларга өйрәнгәннәр. Мәчеткә кереп на­маз укыганнар. Олырак шәкертләр яшьрәкләрне укыту­да хәлфәнең ярдәмчеләре булганнар.

Ә кыз балалар мулланың үз өенә абыстайдан укырга йөргәннәр. Абыстай аларны укырга, намаз-нияз тотарга өйрәткән, догалар ятлаткан. Кызлар язуга өйрәтелмәгән­нәр. Революциядән соң совет мәктәбе алда әйтелгән мәдрә­сә бинасында эшли башлый. Аның беренче укытучыларыннан берсе - Шәриф Сайкин, соңыннан республиканың танылган педагогы булып таныла. Мәдрәсәдә укулар тук­талгач, совет белем бирү системасында башлангыч мәктәп булып 1923 нче елдан эшләп китә. Беренче чыгарылышы 1927 нче елларга туры килә. 1934 нче елларда башлангыч мәктән өчен махсус бина төзелә. Бу бинаны Татар Аксуыннанмы, Югары Лащи авылыннанмы күчереп салганнар. Башлангыч мәктәп­нең беренче укытучылары барысы да читтән килүчеләр була. Дөрес, революциягә кадәр үзебезнең авылдан чык­кан хәлфәләр дә була. Закир бабай Ганиев Яшел Үзән районының Айдар авылында, Кәлимулла бабай Ибраһимов шул ук районның Акъегет авылларында хәлфәлек иткән­нәр... Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуны дәвам итәрлек иң якын мәктәп Буадагы Вахитов исемендәге мәк­тәп кенә була. Авылда шунда укып урта белем алучылар­ның беренчесе (1937 нче елда) Мирзакрам Солтанов, икен­чесе - 1939 нчы елда тәмамлаган Сәлимҗан Латыйпов, ә Яңа Чәчкап мәктәбенең 7 классын тәмамлап 1949 нчы ел­да урта белем алган өченче кеше Дәян Бикмуллин була.

1938 нче елда аръяк мәчете мәктәп итеп үзгәртелә. Бе­ренче уку елында 1-6 класслар гына була. Ул чакта бу мәктәпкә Әхмәт, Кыр Тәүгелде, Тутай, Югары Лашче, Куҗак авылы балалары да бирегә йөреп укый. 1940 нчы елда бу җидееллык мәктәпнең 35 укучыдан торган берен­че чыгарылышы була. Шул елдан башлап 1958 нче елга кадәр бу мәктәптә 779 укучы җидееллык белем ала. 1960 - 61 нче уку елыннан 1974 - 75 нче уку елына кадәр мәктәп сигезьеллык булып яшәп килә. Шушы елларда 557 бала сигезьеллык белемгә ия була. 1973 - 74 нче уку елыннан башлап Яңа Чәчкап сигезь­еллык мәктәбе гомуми урта белем бирү мәктәбе дип үзгәр­телә. Беренче елда 9 класска Яңа Чәчкап, Бик-Ути, Исәк, Әнкәбә, Әлки, Тутай, Чуаш Аксуы, Әхмәт, Тәүгелде- барлыгы тугыз авылдан укучылар туплана. Рус һәм татар класслары оештырыла, укучылар өчен интернат-торак бул­дырыла. 1994 нче елга мәктәп 19 чыгарылыш ясый, 817 укучыга урта белем алу турында таныклык тапшырыла.

Авыл җирлегендә туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рифат Сәлах (тулы исеме Рифат Гали улы Сәлахов) — татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.1 °C -10.3 °C -5.3 °C 5.5 °C 14.2 °C 18.9 °C 20.7 °C 18.4 °C 12.8 °C 5 °C -3.8 °C -9.3 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.