Каюм Насыйри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каюм Насыйри latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Каюм Насыйри
Каюм Насыйри.jpg
Туган телдә исем Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров
Туган 14 февраль 1825(1825-02-14)
Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлгән 2 сентябрь 1902(1902-09-02) (77 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Каюм Насыйри йорты
Ватандашлыгы Русия империясе
Һөнәре галим, язучы

Commons-logo.svg Каюм Насыйри Викиҗыентыкта

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (قه ييوم ناسيرى, Каюм Насыйри; 14 (2) февраль 1825, Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы, Русия империясе 2 сентябрь 1902, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе) — күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән "иҗтиһат заманы монкариз" («Иҗади фикер йөртү заманы үтте») дигән реакцион карашка каршы булган. "Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш", – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, шундый мәдәниятле гаиләдә, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә урысча да укый.

1855 елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан урыс телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.

Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Питырбур университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Русия мөселманнары арасында беренче кеше», – дип бәяләп уза.

Каюм Насыйри татар балаларына урыс теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елда Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына урыс теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрен дә мөселман балалары урысча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», – ди. Монда мөгаллим дип Каюм Насыйри үзен атый.

Эшләгән өлкәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул эшләгән өлкәләр:

Иске татар бистәсендә музее

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Каюм Насыйри темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]