Табышмак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Табышмак latin yazuında])

Табышмаклар, – мәкальләр, әйтемнәр, сүз җилемнәре, теләкләр, сынамышлар белән бергә, – халыкның афористик иҗаты составына керәләр. Исеменнән үк аңлашылганча, алар тыңлаучылар алдына асылы читләтеп әйтү аша белдерелгән билгесез әйбер яки күренешне эзләп табу бурычын куялар.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табышмак, исеменнән күренгәчә, табу, тапмак фигыленнән алынган. Икенче төрле әйткәндә, табышмак бергәләшеп табыла торган әйбер. Бу сүз аның күмәк эчендә башкарылуын да, хәтта аны үзара ярышып, эзләп табу кызыклыгын да күрсәтеп тора. Ул, атама буларак, татар халкында бик нык таралган, табышмакларның үзләрендә дә еш очрый. Мәсәлән: Тап табышмак, табага ябышмак. (Коймак); Эче куыш, тышы таш, табышмагым орчык баш. (Манара) һ.б. Бу татарча сүз үзенең мәгънәсе белән дә, хәзерге табышмакларның халыкта тоткан урынына, уйнаган роленә дә бик туры килә.

Табышмаклар конкрет тормыш күренешләренә, еш кына материаль культурага бәйле булалар, шуңа карап тормышта кулланудан төшкән әйберләр белән бергә күп кенә табышмакларның үзләре дә онытылып, телдән төшә баралар. Яңалар туа тора, әмма шул ук вакытта кайбер иске табышмаклар яңа эчтәлек алып, яңа мәгънәгә күчерелеп саклана киләләр.

Табышмак жанрының барлыкка килүенә, бигрәк тә аның борынгы үрнәкләре тууга, берничә төрле башлангыч җирлек булган. Атап әйткәндә, тыю-табуның бер төре булган яшерен тел, мифологик ышанулар, шаманчылык һәм сихер-магия белән бәйләнешле сүзләр, бергә үрелеп, алмаш сүзләргә корылган текстлар буларак гәүдәләнгәннәр, һәм баштарак алар хуҗалык һәм башка төрле гамәли-практик ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен хезмәт иткән булсалар, соңыннан алар, мифологик ышанулардан һәм магик йолалардан аерылып, кешене сынау һәм аңа бәя бирү, зиһененә карап, сыналучыларның хаклымы-хаксызмы яки лаеклымы-лаексызмы икәнлеген билгеләү өчен кулланыла башлаган. Ә инде тагын да соңрак, кешенең тапкырлыгын, зирәклеген, фикер йөртү дәрәҗәсен сынау һәм җавап эзләү процессында, шулай ук халык төзегән үтә тапкыр текстлар мисалында теләсә кемдә шул сыйфатларны үстерү һәм дөньяга сәнгати караш тәрбияләү табышмак жанрының төп функциясе булып әверелә.

Файдаланылган әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар фольклоры жанрлары / Фәнни ред. Х.Ш. Мәхмүтов, И.Н. Надиров. – Казан: 1978. – 138 б.