Орфография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орфография latin yazuında])
Орфография
Сурәт

Имлә яки орфогра́фия (фарсы. املا гарәп. الإملاء, бор. юнан. ορθός — дөрес һәм бор. юнан. γράφωязам) — язуда сүзләрнең һәм грамматик шәкелләрнең дөрес язылыш кагыйдәләре җыелмасын тәшкил иткән фонетика бүлеге. Имла анык бер язма телнең билгеле бер үсеш этабындагы язылыш нормаларын билгели.

Дөньядагы орфографик системалар хәрефләрне куллануның нигезендә нинди принцип ятуына карап бер-берсеннән аерылып торалар. Барлыгы 5 принцип бар дип санала:

  • Фонетик принцип
  • Сарыф принцип (морфологик)
  • Тарихи-традицион принцип
  • График принцип
  • Дифференциацияләнгән принцип

Орфографик нормалар дөрес язылышны тәэмин итәләр.
Хәзерге чорның күп халыкара телләрнең язу системасы бар һәм күпчелек шундый телләр өчен стандарт орфография булдырылган булган, еш телнең стандарт юрамасында нигезләнеп, һәм шулай итеп сөйләм теленнән әзрәк диалект юрамалары күрсәтелә. Кайвакыт телнең орфографиясендә юрамалар булырга мөмкин, мәсәлән, инглиз теле очрагында Америка һәм Британия язылышында кебек. Кайбер телләрдә (мәсәлән, француз телендә) орфография тел академияләре тарафыннан көйләнә. Кайбер телләр өчен (инглиз телен кертеп) андый идарә итүче оешмалар юк һәм "дөрес" орфография сиземләве уку-укытуда, эш урыннарында һәм рәсми булмаган контекстлары аша үсә.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.