Дару үләннәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дару үләннәре latin yazuında])
Дару үләннәре
Сурәт
 Дару үләннәре Викиҗыентыкта

Бик борынгы заманнарда ук инде Көньяк Америка индеецлары зур кыргый мәчеләрнең авырганда ниндидер агач кайрысын кимергәннәрен искәргәннәр. Алар да саз бизгәгеннән җәфаланган кешеләрне шул кайры салып кайнатылган су белән дәвалап караганнар һәм бу чара авыруларга ярдәм иткән. Шул рәвешчә хин агачы ачылган. Бу агач кабыгыннан табылган хинин бизгәккә каршы дәва буларак бөтен дөньяга таралган. Ләкин кеше һәрчак хайваннарны гына күзәтеп йөрмәгән, үзе дә дару үләннәре эзләгән.

Мондый эзләнү һәм ачышлар мең еллар элек үк башланган.

Дару үләннәре белән танышу кайчак кешегә кыйммәткә төшкән, чөнки ул аларның тәэсирен үзендә сынап караган. Бака үләне яфрагы суелган аякны төзәткән, кычыткан яфрагы чаккан. Бер уч лимонник җиләге аучыга көне буе арымыйча хайванны эзәрлекләргә мөмкинлек биргән, ә тилебәрән (белена) орлыгы ашаган кешене көзән җыерган һәм ул акылсыз кеше кебек саташып сөйләшкән.

Бик күп шифалы үсемлекләр медицинада кулланыла, алар кешеләргә хәзер дә хезмәт итә. Фәннең алга китүе нәтиҗәсендә кеше үсемлекләрнең химик составын өйрәнә алды. Болар үз чиратында яңа ачышларга китерде.

Элек мунча күгәреге дип йөртелгән гөмбәдән пенициллин ачылды. Безнең чорда бу ачышларга таянып, яңадан-яңа дарулар барлыкка килеп тора.

Дару үләннәренең кайберләрен, мәсәлән, кара бөтнекне плантацияләрдә үстерәләр. Тешен чистартырга иренмәгән һәр кеше иртән аның белән очраша. Бөтнек маеның төп өлеше булган ментол теш порошогына тәмле ис бирә. Ментол валидолда, йөрәк дарулары һәм тынычландыручы башка дарулар составында, космонавтлар рационына керә торган бөтнекле прәннектә һәм бөтнекле карамельләрдә бар.

Безнең илебез кыргый дару үләннәренә дә бик бай. Урманда энҗе чәчәк (ландыш) үсә, йөрәк авырулы кешеләр өчен аннан дару ясыйлар. Аланнарда һәм дымсу болыннарда валериана үсә, аннан тынычландыра торган дарулар ясала. Болында адым саен дару үләне — сары мәтрүшкә (халык аны 95 төрле авырудан дәвалый дип саный), кызылбаш (кровохлёбка), ярмабаш, чынтыяна, андыз (девясил) үсә.

Дару үләннәрен аяз көнне, чык кипкәч җыялар. Үсемлекләрнең күбесендә агулы матдәләр барлыгын истән чыгармаска кирәк. Шуның өчен аларны авызга кабарга, үсемлекләрне җыйган чакта кул белән күзгә кагылырга ярамый. Эш беткәч, кулны бик яхшылап юарга кирәк.

Пычранган һәм авыру үсемлекләрне җыю хупланмый. Дару үләннәре җыйганда, бу кыйммәтле үсемлекләр киләчәктә дә саклансын өчен, аларның бераз өлешен калдыру шарт.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]