Галимҗан Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Галимҗан Ибраһимов
Галимҗан Ибраһимов.jpg
Туган телдә исем Ибраһимов Галимҗан Гыйрфан улы
Туган 12 март 1887(1887-03-12)
Солтанморат авылы, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 21 гыйнвар 1938(1938-01-21) (50 яшь)
Казан, ТАССР, ССРБ
Яшәү җире Мөштәри урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе, Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре язучы, филолог, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе
Җефет

1) Гөлсем Мөхәммәдова 1923-1933

2) Хәдичә Фәтхуллина
Балалар Рөстәм (1926-1931)
Ата-ана
  • Гыйрфан (әти)
  • Бибихәсәнә (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Geroy Truda Znak.png  Хезмәт Батыры 1932
Сайт http://gibrahimov.ucoz.ru/
Commons-logo.svg Галимҗан Ибраһимов Викиҗыентыкта

Галимҗàн Гыйрфàн улы Ибраһѝмов (28 февраль (12 март) 188721 гыйнвар 1938) – татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры (1932).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

«Галия» мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке "Галия" мәдрәсәсенең бинасы. Уфа. 1962 ел.

Аннары ул Уфага китә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.

Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белемен күтәрү һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. Ләкин сәяси ышанычсыз саналган яшь татар әдибенә югары уку йортларына кереп уку мөмкинлеге табылмый. Казанда яшәгән бу беренче чорында (19091912) Г. Ибраһимовның ижат активлаша. Ул үзенең революциягә кадәрге иҗатында романтик рухтагы хикәяләрен («Яз башы», «Диңгездә»» «Йөз ел элек», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карак мулла» һ. б.) һәм «Яшь йөрәкләр» (1912) исемле романын яза.

Г. Ибраһимов әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә. Мәкаләләрендә ул татар әдәбиятының барышына, аерым жанрларның үсешенә, гомумән татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле төрле актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыга һәм аларны заманның алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.[1]

Инкыйлаб эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның ахырында Г. Ибраһимов Казаннан Киевка китә һәм анда җиде айга якын яшәп, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри һәм балалар укыта, бер үк вакытта Киевтагы мөселман студентларының яшерен оешмалары эшендә актив катнаша. Шунда катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши.

1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда «Аң» журналында эшли.
1914 елның февралендә яңадан Киевка китә.
1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.

1917 елгы Февраль инкыйлабы көннәрендә Г.Ибраһимов, «Галия» мәдрәсәсендәге укыту эшен ташлап һәм язучылык хезмәтен дә бер якка куеп, үзенең бөтен энергиясен көндәлек матбугат һәм иҗтимагый эшкә юнәлтә.

Шул елның мартында ул «Галия»дәге укытучы-хезмәттәше Фатих Сәйфи-Казанлы белән берлектә Уфада «Ирек» исемле сул юнәлештәге, авыл халкы мәнфәгатьләрен яклаган, җир һәм ирек идеяләрен пропагандалаган газета чыгара башлый.

Шул ук елның сентябрендә бу газета, мөселман гаскәриләре басмасы «Солдат теләге» дигән газета белән берләшеп, «Безнең юл» исеме белән дәвам иттерелә. Аның баш мөхәррире шулай ук Г.Ибраһимов була. Газетадагы эшеннән тыш әдип авыл игенчеләре, эшчеләр, солдатлар, мәдрәсә шәкертләре арасында инкыйлаби аңлату әңгәмәләре алып бара, митингларда чыгышлар ясый, Россиядәге төрек-татар халыкларының киләчәк үсеш юлларын билгеләү, аларның милли дәүләтчелек мәсьәләләрен ачыклау һәм хәл итү өчен 1917 елның маенда Мәскәүдә һәм июль аенда Казанда җыелган Бөтенроссия мөселманнарының ике корылтаенда катнаша.

Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да, 20 ноябрьдә, Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият (территорияле автономия) идеясен яклап чыгышлар ясый. Ул шулай ук Учредительное собраниегә (Халык җыенына) сайлаулар кампаниясенә дә актив катнаша, анда Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы була.

Инкыйлабтан соң эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдипнең инкыйлабтан соң берничә ай тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлеге Петроград һәм Мәскәү шәһәрләре белән бәйле. Учредительное собрание таратылганнан соң, ул Совет хөкүмәтенең Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Мәркәз мөселман комиссариатында эшли, Комиссариат рәисе Мулланур Вахитовның урынбасарларыннан берсе була, Комиссариат карамагында татар телендә чыккан «Чулпан» газетасына мөхәррирлек итә. 1918 елның көзендә авырып китеп, хастаханәдә дәваланып чыга һәм шул ук елның октябрь урталарында Казанга кайтырга мәҗбүр була. 

Галимҗан Ибраһимов язучылар, журналистлар һәм галимнәр арасында. 1925-1926 еллар

Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә тыныч төзелеш мәшәкатьләре башлангач, Г.Ибраһимов инкыйлаб чорында вакытлыча читкә куеп торган әдәби-гыйльми эшләрен янәдән тергезеп җибәрә. Татарстан автономияле республикасы төзелүнең беренче көннәреннән алып 1927 елга кадәр ул җөмһүрияттәге иҗтимагый-мәдәни тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгында торып эшли, татар совет матбугатын нигезләүдә һәм оештыруда, мәгариф системасын яңача нигезгә коруда, яңа милли кадрларны тәрбияләп үстерүдә һәм башка бик күп иҗтимагый һәм мәдәни төзелеш мәсьәләләрен яңа тормыш шартларына яраштырып, гамәли хәл итү эшенә якыннан торып катнашкан шәхесләрнең иң күренеклесе була.

Галимҗан Ибраһимов һәм Шәһит Әхмәдиев Ялтада. 1928 ел.

Язучы буларак ул бу чор татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып үзенең әсәрләрендә инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгаларын («Яңа кешеләр» драмасы, 1920; «Кызыл чәчәкләр» повесте, 1921), егерменче еллар башында авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналарын («Тирән тамырлар» романы, 1926) калку итеп сурәтли. Шушы ук елларда кардәш казакъ халкының XIX йөз ахыры, ХХ йөз башындагы тормыш күренешләрен, гаилә һәм ыруглык мөнәсәбәтләрен, гореф-гадәт, йолаларын гаҗәеп тәэсирле итеп гәүдәләндергән «Казакъ кызы» романын (1923) язып тәмамлый; егерменче еллар башында Идел буе өлкәләрендә булып узган ачлык фаҗигаләренең тетрәндергеч күренешләрен тасвирлаган «Адәмнәр» повестен (1923), әүвәлдәрәк язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән «Безнең көннәр» романының да югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерелгән яңа вариантларын бастырып чыгара. Г.Ибраһимов татарлар арасында инкыйлаби хәрәкәтләр, тел-әдәбият һәм мәгариф тарихы буенча гыйльми хезмәтләр язуга көч сала. Аның «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур Вахитов» (1919), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925), «Урал» һәм «уралчы»лар (1927), «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» (1927) кебек хезмәтләре, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани турындагы мәкаләләре Татарстанда иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр үсешенә уңай йогынты ясыйлар. Г.Ибраһимов бөтен ил күләмендә таныла, күп гыйльми җәмгыятьләр аны шәрәфле яки хакыйкый әгъза итеп сайлыйлар. 1928 елда ул Бөтенроссия Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

Павел Беньков. Язучы Галимҗан Ибраһимовның портреты. 1926 ел.

1927 елдан башлап Г.Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими Кырымда яшәргә мәҗбүр була. Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша: «Безнең көннәр» романының икенче һәм өченче кисәкләрен язу, «Әдәбият кануннары» исемле зур хезмәтен язып тәмамлау өстендә эшли.[2]

1932 елда Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән аңа «Хезмәт Батыры» дигән мактаулы исем бирелә. Аның әдәби әсәрләре рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп басыла, төрки халыкларның олы буын язучылары аны әдәби остазлары итеп таныйлар.  

Соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра.

1937 елның 29 августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябыла. Аны троцкийчы контрреволюцион оешма төзеп, Сталинга, совет-партия җитәкчелегенә каршы һөҗүм әзерләүдә гаеплиләр. Әмма «эш» хөкем-тикшерүләргә кадәр барып җитми, төрмә шартларында тәмам азып соңгы ноктасына җиткән үпкә авыруы әдипне 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә дөньядан алып китә. Җирләнүе Казанның Архангел дип йөртелгән христиан зиратында дип уйланыла. Шунда үлгәннән соң язучыга куелган һәйкәл тора.

Әдипнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга. 1955 елның 24 сентябрендә Г.Ибраһимов исеме акланды.[3]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимҗан Ибраһимов хатыны һәм улы: Гөлсем Мөхәммәдова һәм Рөстәм Ибраһимов. Ялта. 1929 ел.

20 нче еллар бик авыр булуга кара­мастан, студентлар ял вакытларында галимнәр, язучылар белән очрашулар, төрле кичәләр оештыралар. Шундый кичәләрнең берсендә Гөлсем Мөхәммәдова Галимҗан Ибраһимов — булачак ире белән таныша. Ә 1923 елның җәй урталарында алар өйләнешәләр. 

Озак та үтми Татарстан хөкүмәте бу гаиләгә Комлев урамында дүрт-биш бүлмәле иркен фатир бирә. «1924 елда яңа өйгә күчеп килдек. Кулда акча  бар чак иде, өй җиһазлары, савыт-саба алдык», — дип яза соңын­нан Гөлсем Мөхәммәдова.

Бу өй аларның тагын бик зур сөенеченә шаһит була — 1926 елның 5 ноябрендә уллары Рөстәм туа. «Галим­җанның улын бик көтеп алганлыгы тое­ла иде. Кайвакыт баланың бишеге кырыена терсәкләре белән таянып, бик озак карап торыр да: «Син аның күзләренә кара, нәрсәдер аңларга тырышкандай, төбәп багып тора бит! Акыллы егет булып үсәр төсле күренә. Башының формасы минеке, борыны да минекенә охшый бугай. Ә күзләре... синең күзләреңнән дә  зәңгәррәк!»

1924-1927 елларда Галимҗан Ибраһимов яшәгән йорт. Татарстан, Казан шәһәре, Мөштәри (элекке Комлев) урамы, 33 й.

Ләкин Галимҗан Ибраһимовның бәхетле башланган гаилә тормышы тиздән бик фаҗигале рәвеш ала. Бергә яши башлауларына дүрт ел тулмастан ул бик каты авырып китә. Тиздән бу  фаҗигагә  икен­че бәхетсезлек тә өстәлә  —  биш яше тулмастан бердән­бер бала — Рөстәмнәре, кинәт авырып, үлеп китә. Рөстәм тугач сөенгән Галимҗан Ибраһимов белән Гөлсемнең нинди тетрәнү кичерүләрен күз алдына китерүе дә кыен. Үпкә чирен «чигендерү» чарасы итеп үткәрелгән катлаулы операцияләрдән соң беркадәр тернәкләнә башлаган, «Без­нең көннәр» романының икенче өлешен язарга керешкән Галимҗан янә урын өстенә ава. Яшь йөрәген берьюлы ике кайгы телгәләгән Гөлсем өчен дә тормышның яме китә. ул көннәргә чаклы әле тагын ике ел чамасы вакыт үтә. Г. Ибраһимов яңадан аякка баса, тоткарланган иҗат эшен дәвам иттерә ала.[4]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучының 1917 елга кадәрге әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Ибраһимов үзенең беренче хикәяләрендә үк җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә каршы чыгучы шәхесләрнең образларын тудырырга омтыла. Зәки шәкерт ("Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" хикәясе, 1907) мәдрәсәдәге иске укыту ысулларына, кадимчелеккә каршы чыга. "Татар хатыны ниләр күрми" хикәясендә (1910) Гөлбану хатын-кызларның хокуксызлыгына каршы күтәрелә.

Әдипнең 1917 елга кадәрге әдәби иҗатын икегә бүлеп карарга кирәк. Беренчесе 1907-1912 елларны эченә ала. Бу чорда язучы үзенең иҗат принциплары буенча башлыча романтик юнәлештә үсте. Аның иҗатына иске тормышны кире кагу, романтик рәвештә гаделсезлеккә каршы чыгу, ирек теләү хас. Әдипнең ул елларда язган хикәяләрендә ("Яз башы", "Диңгездә", "Сөю-сәгадәт", "Уты сүнгән җәһәннәм" һ.б.) реаль тормыш белән килешмәүче шәхес образлары бирелә. Әмма язучының каһарманнары ул тормышны, социаль-сәяси тәртипләрне үзгәртеп кору юлларын чынбарлыкның үзеннән эзләмиләр әле. Реаль тормышка алар романтик хыял дөньясын, матурлык һәм мәхәббәт культын каршы куялар. Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан Ибраһимовның бу әсәрләре сурәтләү чараларының байлыгы, психологик тирәнлек, табигать күренешләрен сурәтләү осталыгы белән аерылып торалар. Әдип көчле характерлы образлар тудырырга омтыла, аларның татар халкының иҗтимагый-сәяси хәленнән, тарихи язмышыннан ризасызлыгын күрсәтә. Аның геройлары колониаль тормышның тар кысаларыннан котылырга, милли азатлыкка, рухи иреккә омтылалар.

«Диңгездә» хикәясенең каһарманы: «Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә».

Романтик геройның рухи дөньясын сурәтләү аркылы Ибраһимов кеше кичерешләренең җанлы хәрәкәтен, хисләр көрәшен күрсәтте. Татар прозасын лирик психологизм, яңа сурәтләү алымнары һәм көчле характерлар белән баетты.

1912 елның маенда Г. Ибраһимов үзенең тәүге зур әсәрен – «Яшь йөрәкләр» романын язып тәмамлый һәм 1913 ел башында бастырып чыгара.

Совет чорындагы әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдипнең Совет чорында язган беренче әсәре «Яңа кешеләр» драмасы булды. Анда гражданнар сугышы – язучының Колчак тылында үзе күргән вакыйгалар сурәтләнә. Пьесаның үзәгендә кызыл Батырхан һәм авыл укытучысы Камәр образлары тора.

Язучының бу юнәлештәге идея-эстетик эзләнүләре «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә (1922) дәвам иттерелә. Бу әсәрдә Агыйдел буена урнашкан татар авылларының берсендә туып үскән биш егетнең 1917 елгы инкыйлабларда, гражданнар сугышында катнашучылар, соңыннан фаҗигале язмышлары сурәтләнә.

1922 елда язылган «Алмачуар» хикәясе – шуның ачык мисалы. Бу әсәрдә Г. Ибраһимов ат яратучы крестьян малае Закирның күркәм образын иҗат итте, аның үзенчәлекләре характерын, бай эчке дөньясын, кичерешләрен күрсәтте.

Совет чорында Г. Ибраһимовның иҗат методы, характерлар иҗат итү принциплары реалистик нигездә үсә. Алар арасында аеруча әһәмиятлесе – геройларның эш-хәрәкәтләре яшәеш кануннары белән бәйләнештә бирелүе. Шуның белән бергә, язучының иҗат практикасында романтизм традицияләре дә саклана һәм үсә.

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп басма китаплары:

  • Галимҗан Ибраһимов әсәрләре: 7 томда (2, 5, 6 томнары гына басыла). – Казан: Яңалиф, 1929–1931. (Латин графикасында.)
  • 2 т.: роман, хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Нигъмәти. – Казан, 1929. – 490 б. – 5000 д.
  • 5 т.: хикәяләр, пьеса. – Казан, 1931. – 198 б. – 5000 д. 
  • 6 т.: роман. – 2 басма. – Казан, 1930. – 116 б. – 3000 д. 
  • Сайланма әсәрләр: 5 китапта. – Казан: Татиздат, 1933–1934. (Латин графикасында.)
  • 1 кит.: роман. – 274 б. – 5000 д. 
  • 2 кит.: роман, хикәя. – 275 б. – 5000 д. 
  • 3 һәм 4 кит.: роман. – 488 б. – 10000 д. 
  • 5 кит.: хикәяләр. – 303 б. – 7100 д. 
  • Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1956–1957. – 30000 д.
  • 1 т.: хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Халит. – 1957. – 527 б. 
  • 2 т.: романнар, хикәяләр, пьеса. – 1956. – 595 б. 
  • 3 т.: роман, повесть. – 1957. – 611 б. 
  • Әсәрләр: 8 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974–1986. 
  • 1 т.: хикәяләр. – 1974. – 511 б. – 12000 д.
  • 2 т.: романнар. – 1975. – 477 б. – 14000 д. 
  • 3 т.: роман, повесть, хикәя, пьеса. – 1975. – 456 б. – 14000 д. 
  • 4 т.: роман. – 1978. – 459 б. – 14000 д. 
  • 5 т.: әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр. – 1978. – 615 б. – 7000 д. 
  • 6 т.: публицистика (1917–1932). – 1986. – 605 б. – 4000 д. 
  • 7 т.: тарихи хезмәтләр (1911–1927). – 1984. – 539 б. – 6000 д. 
  • 8 т.: төрки һәм татар теле белеме буенча хезмәтләр (1910–1930). – 1987. – 431 б. – 3100 д. 
  • Адәмнәр: хикәя, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 159 б. – 5000 д.
  • 9 т.: (өстәмә) хатлар, документлар. – Казан: Фикер, 2001. – 464 б. – 500 д. 
  • Хикәяләр, повесть, роман / төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 463 б. – 2000 д.[5]

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://adiplar.belem.ru/ibrahimov.html
  2. Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. — Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
  3. http://old.kpfu.ru/lib/index1.php?id=32&idm=26&num=89
  4. http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/istoriya?id=1576
  5. http://matbugat.ru/enc/ibraimov-galiman-228
  6. http://www.ijli.antat.ru/history.html
  7. http://www.istoki-rb.ru/archive.php?article=372

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]