Безнең юл (гәҗит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Безнең юл (гәҗит) latin yazuında])
Безнең юл

Нигезләнде

21 сентябрь 1917

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

28 март 1918

Төп офис

Уфа

Безнең юл — айлык иҗтимагый-сәяси гәҗит. Татар-башкорт сул эсерлар фиркасенең Уфа губерна комитеты органы. 1917 елның 21 сентябреннән 1918 елның 28 мартына кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителгән, барлыгы 36 саны чыга.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның 21 сентябрендә «Ирек», «Солдат теләге» һәм «Авыл халкы» исемнәрендә Уфада чыгып килгән өч төрле оешма газеталарының бер газетага берләшүе юлы белән барлыкка килгән.

«Безнең юл» газетасының 1―22 нче саннары Галимҗан Ибраһимов (баш мөхәррир), Фатих Сәйфи-Казанлы, М. Әхмәров һәм Шәриф Сүнчәләй составындагы редколлегия тарафыннан чыгарылган. Әлеге чорда газета революцион-демократик позициядә торган. Г. Ибраһимов Петроградка, Ф. Сәйфи-Казанлы Казанга киткәннән соң, бу газета бер генә оешма ― Уфа мөселман хәрби шурасы органы гына булып кала.

«Безнең юл» газетасының яңа, 23нче, саны Ф. Әхмәдиев, Г. Алпаров, Г. Әлмөхәммәдов, С. Хәсәнкәев, И. Кадыйри составындагы яңа редколлегия тарафыннан нәшер ителгән.

Газетаның иң соңгы берничә саны, Идел-Урал штатын вөҗүдкә чыгару коллегиясенең Уфа бүлекчәсе органы буларак, бары тик бер генә мөхәррир ― Гыйбадулла Алпаров җитәкчелегендә бастырыла.

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 6 мартында Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты органы «Чулпан» газетасының (Мәскәү) 10нчы санында Үзәк мөселман комиссариаты рәисенең урынбасары Галимҗан Ибраһимов, «Безнең юл» газетасын Советлар хакимиятенә каршы торуда гаепләп, каты орышулы мәкалә бастырган. Шуннан соң өч атна узгач, «Безнең юл» газетасы чыгудан туктатыла[1].

1918 елның 28 мартында «Безнең юл» газетасының соңгы ― 36нчы саны чыккан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157―175нче бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 167нче бит