Гыйбадулла Алпаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гыйбадулла Алпаров
Туган телдә исем Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаров
Туган 14 ноябрь 1888(1888-11-14)
Стәрлетамак өязе, Корманай
Үлгән 31 июль 1936(1936-07-31) (47 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь
Балалар Үзбәк Алпаров
Бүләк һәм мөкәфәтләре ССРБ Министрлар Шурасы премиясе

Гыйбадулла Алпаров – хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе, бөтен төрки дөньяга билгеле профессор. Урта Азиядә казак һәм төрекмән телләренең орфографиясен төзүдә катнаша. Галим 30 лап китап, 40 тан артык фәнни хезмәт, 100 гә якын иҗтимагый-публицистик мәкалә авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаров Башкортстанның Авыргазы районындагы Корманай исемле татар авылында туып үсә. Уфадагы «Госмания» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә белем ала.

Гыйбадулла Алпаровның гыйльми эшчәнлеге тәрҗемәләрдән башлана. Галимҗан Ибраһимов белән берлектә русчадан “Бичара колның тормышы”, “Миллионнар табу” дигән тәрҗемә әсәрләрен, төрекчәдән “Бичара хатын” әсәрен, “Кесәлек мәңгелек календарь” дигән хезмәтен бастыра.

Алпаровның гыйльми эшчәнлеге бик иртә башлана. Г. Алпаровның беренче мәкаләләре 1910 елда Ырымбурда чыга торган «Шура» журналында күренә башлый. 1912 елда 24 яшендә “Хәреф вә имлябыз” дигән беренче фәнни эше, 1913 елда “Татар әлифбасы” басылып чыга.

1913 елда Гыйбадулла Алпаров Казандагы Укытучылар мәктәбен тәмамлый. Троицкида балалар укытып Корманайга кайткач, 1914-1918 елларда туган ягында мәдәни-мәгърифәт эшчәнлеген җәелдерә, фәнни эзләнүләр алып бара. Шул вакытта Мәҗит Гафури белән аралаша. М. Гафури аны Башкортстан мәктәпләре өчен уку китаплары язуга җәлеп итә.

Гыйбадулла Алпаровның эшчәнлек даирәсе бик киң һәм күпкырлы. Талантлы журналист һәм публицист буларак та таныла, фәнни эшләрен дә бер-бер артлы дөньяга чыгара, гамәлгә куя.

1917 елда «Галия» мәдрәсенең элекке шәкертләре Шәриф Сүнчәләй, Гасыйм Касыймов, Фатих Сәйфи, Сәлах Атнагулов, энесе Гарифулла белән Уфадагы Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендәге сул эсерлар оешмасының үзәген тәшкил иткәннәр.

1921-1924 елларда Урта Азиядә казак һәм төрекмән телләренең орфографиясен төзүдә катнаша. Төрекмән галиме М.Гилдиев белән берлектә 1924 елда төрекмән мәктәпләр өчен әлифба нәшер итәләр.

1926 елдан Г. Алпаров ТАССР мәгариф министрлыгы һәм Көнчыгыш педагогика институтында эшли. 1926 елда Ленинградка Шәрыкне өйрәнү институтына укырга җибәрелә. 1930 елда аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклый. Казан педагогия институтында кафедра мөдире була, башка югары уку йортларында лекцияләр укый. Фәнни эшләре исә татар грамматикасын үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.

1936 елны вафат булган, кабере Яңа бистә зиратында.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадулла Алпаровның шәхси архивы Казанның милли китапханәсендә саклана.

2008 елда Гыйбадулла Алпаровның сайланма хезмәтләре яңадан нәшер ителә. Бу җыентыкны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әзерли.

Гаилә-нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энесе Гарифулла Алпаров – танылган революционер, партия әһеле.

Гыйбадулла Алпаров Кырмыскалы кызы, Мирсәет Солтангалиевкә туган тиешле Гайшәгә өйләнә. 1914 елны туган уллары Үзбәк Алпаров татар халкының күренекле шәхесе иде. Казанда 80 яшенә кадәр архитектура өлкәсендә эшләде, шул исәптән 34 ел “Татгражданпроект” институтына җитәкчелек итте. СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Үзбәк Гыйбадулла улы Алпаров 2003 елны, 90 яшендә вафат булды.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алпаров, Гибад. Шәкли нигездә татар грамматикасы. — Төзәтелгән 2 нче басма. — Казан : Татарстан дәүләт нәшрияты, 1926. — 164 б.
  • Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе, халык әдәбиятын җыю турында инструкцияләр җыентыгы / җыючы Г. Алпар. — Казан : Татарстан халык мәгариф комиссариатының басмасы, 1926. — 55 б.
  • Гыйбадулла Алпаров. Сайланма әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2008

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]