Корманай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корманай latin yazuında])
Корманай
Халык саны 306 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 54°8'12"тн, 55°38'19"кнч
Почта индексы 453477 Edit this on Wikidata
Карта

КорманайБашкортстанның Авыргазы районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 306 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корманай авылына нигезне Корманай Газиев исемле милләттәшебез салган. Аннан соң бу төбәккә башка гаиләләр дә күченеп утыра. Шулай да бүгенге көндә бу авылда нәкъ менә аңа беренче нигез салган кешенең нәсел-нәсәпләре — Газиевлар фамилияле гаиләләр күпчелекне тәшкил итә дисәң дә була.

Милләтебезгә бик күп укымышлы һәм булдыклы кешеләрне биргән Корманай. Атаклы галимнәр – фән докторлары һәм кандидатлары, танылган табиблар, укытучылар, сәнгать әһелләре һәм башка һөнәр ияләре авылның данын арттыра. Аеруча танылган җырчыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев белән горурлана авылдашлары.

Корманай авылына 250 ел тулуны район дәрәҗәсендә зур бәйрәм сыйфатында билгеләделәр.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[1]
324 301 306

96% халкы — татарлар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-26 
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/07/16/26722/ 2016 елның 4 март көнендә архивланган. http://ktrb.ru/print/awil-6997.html Авыл яшәсә генә ил яшәр