Тукай (Авыргазы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукай (Авыргазы районы) latin yazuında])
Тукай
География
Ил Россия
Координатлар 54°12'52"тн, 55°49'18"кнч
Почта индексы 453489 Edit this on Wikidata
Карта

ТукайБашкортстанның Авыргазы районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 547 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай авылы Авыргазы районының төньяк чигендә, район үзәгеннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Кырмыскалылар белән күрше алар, ә Башкортстан башкаласы Уфадан 60 чакрым гына арада яшиләр. Авыл турындагы мәгълүматлар документларда тәү тапкыр 1728 ел белән искә алына. Авылның исеме Токай дигән кеше исеменнән килеп чыккан, дип исәпләнелә. Авылда күпчелек халык — татарлар, берничә гаилә руслар, башкортлар, чирмешләр, украиннар һ.б. яши.

Тукай авыл Советына тугыз авыл — Тукай, Болотино, Төбәк, Андреевка, Абдрахман, Әхмәт, Чишмә, Волково һәм Макар авыллары керә. Анда барлыгы 1600 кеше яши. Тукайда урта мәктәп, Андреевкада тугыз сыйныфлык, ә Төбәк авылында башлангыч мәктәп эшләп килә.

XIX гасырның беренче яртысында авылдан бер төркем халык Ырынбур якларына юл тота һәм хәзерге Александровский районында Тукай авылы булып урнаша.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай авылын бар дөньяга таныткан, чал тарих битләрендә мәңгелек якты эз калдырган һәм калдырачак якташлары — Чанышев Якуп Җиһангир улы, Канзафаров Фәхрислам Фәхретдин улы, Рәҗәпова Мәрьям Мирсәет кызы, Диваев Рафаэль Үзбәк улы, Диваев Рәшит Мансур улы һ.б. киләчәк буын яшьләргә батырлык һәм булдыклылык үрнәге булып тора, рухи тәрбия бирә, аларда мондый шәхесләр үстергән туган җирләренә мәхәббәт тәрбияли.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[1]
547 492 547

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-26 
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]