Башкортстан Республикасының атказанган артисты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Республикасының атказанган артисты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Башкортстан Республикасының атказанган артисты
[[Файл:|150px]]
Ил Русия байрагы Башкортстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Башкортстан Республикасы Башлыгы
Статус гамәлдә
Булдыру датасы 18 апрель 1996
Чиратлылык
Олырак бүләк Башкортстан Республикасының халык артисты
Соответствует Башкортстан АССР атказанган артисты

Башкортстан Республикасының атказанган артисты — Башкортстанда кабул ителгән мактаулы исем. Әлеге исем бүләкләнүченең республика мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен һәм республиканың күпмилләтле халкы алдындагы казанышларын тануның иң югары чагылышы булып тора. «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган затларга күкрәкнең уң ягына беркетелүче күкрәк билгесе тапшырыла.

Нигезләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, югары сәнгать үрнәге дип саналырдай образлар, спектакльләр, кинофильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радиотапшырулар иҗат иткән, сәнгать өлкәсендә 10 ел һәм аннан артыграк хезмәт итүче югары осталыкка ия булган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә бирелә.

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирүгә тәкъдим итү һәм билгеләнгән үрнәктәге Бүләкләү кәгазе Башкортстан Республикасы Башлыгы каравына кертелә.

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган кешеләргә Башкортстан Республикасының Мактаулы исем бирү турында грамотасы һәм «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән күкрәк билгесе тапшырыла.

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында йөртелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем турында Нигезләмә Башкортстан Республикасы Президентының 1996 елның 18 апрелендәге ПУ-228 номерлы Указы (2008 елның 27 июнендәге редакциясендә) белән расланган.

Башкортстанның атказанган артистлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист РБ» Ахмадуллину А. К. (рус.)
  2. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист Республики Башкортостан» Комаровой Т. В. (рус.)
  3. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист Республики Башкортостан» Ирназаровой Л. Ф. (рус.)
  4. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист Республики Башкортостан» Китабовой Т. А. (рус.)
  5. Вәсилә Фәттахова Татарстанның да атказанган артисты булды. matbugat.ru, 08.12.2015
  6. Дарья Петрова. Радик Юльякшин стал Заслуженным артистом Башкирии. ИА «Башинформ», 30.07.2017 (рус.)
  7. Ләйлә Аралбаева. Рустэм Хамитов вручил Ришату Тухватуллину звание заслуженного артиста Башкортостана. ИА «Башинформ», 13 сентября 2018
  8. Марат Шайбаков – заслуженный артист республики. «Ышаныч», 06.07.2018
  9. Преподавателю Уфимского училища искусств присвоено звание злуженный артист Республики Башкортостан (рус.)