Илдар Гомәров
Внешний вид
Илдар Гомәров | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Ғүмәров Илдар Ибраһим улы |
Туган | 23 сентябрь 1958 (66 яшь) Илчегол, Миякә районы, БАССР, РСФСР, СССР[1] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | театр актеры, актёр |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
Гомәров Илдар Ибраһим улы (23 сентябрь 1958 ел) — башкорт театр актеры. 1990 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1999).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илдар Ибраһим улы Гомәров 1958 елның 23 сентябрендә Башкорт АССРның Миякә районы Илчегол авылында туган.
1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагогы Исрафилов Р. В.) тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрында башлый.
1986 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли.
Трагик, лирик, комик рольләрне уйный. Халык һәм эстрада җырларының автор-башкаручысы.
Спектакльләрдәге рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зөлкәрнәй («Тиле яшьлек» — Абдуллин И.);
- Кулыгин («Өч кыз туган» — Чехов А. П.);
- Миловзоров («Гаепсез гаеплеләр» — Островский А. Н.);
- Нәзир («Кара розалар» — Джамал С.);
- Незнамов («Гаепсез гаеплеләр» — Островский А. Н.);
- Чит кеше (« Айгөл иле» — Кәрим М.);
- Рәфис («Хушыгыз» — Миңнуллин Т.);
- Рәфис («Чәршәмбе, чәршәмбе!» — Миңнуллин Т.);
- Карт Баян («Яралы язмыш» — Асанбаев Н.);
- Тәлгать («Сөйгән яр» — Байбулатов Р.);
- Хәлил («Галиябану» — Фәйзи М.);
- Шәрәф («Асылъяр» — Фәйзи М.).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан Республикасының халык артисты (1999)
- Башкортстанның атказанган артисты (1992)
- 2025 ― «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медале[d][2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Ляйсан ЗакироваПутин подписал указ о присвоении жителям Башкирии высоких званий. Башинформ, 11.02.2025
Публикацияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «ЧАПСЫН КҮКТӘ КӨМЕШ ЯЛЛЫ АК ТОЛПАР!»(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гомәров Илдар Ибраһим улы — Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 22 апрель көнендә архивланган.
- База ДАННЫХ "АКТЕРЫ РОССИИ" 2013 елның 12 декабрь көнендә архивланган.
- Гумеров Ильдар Ибрагимович 2013 елның 11 декабрь көнендә архивланган.