Алсу Галина (Гафарова)
Күренеш
| Алсу Галина (Гафарова) | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Алсу Вәнзир кызы Галина (Гафарова) |
| Туган | 3 март 1973 (52 яшь) БАССР Балтач районы (Башкортстан) Иске Балтач авылы |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
| Һөнәре | драма артисты |
| Балалар | кызлары |
| Сайт | http://ok.ru/profile/475213190198 |
Алсу Галина (Гафарова) (Алсу Вәнзир кызы Галина (Гафарова)) — драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты, БР атказанган артисты (2006).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1973 елның 3 мартында БАССР Балтач районы Иске Балтач авылында туган. Балтач районы үзәге Иске Балтачның 1- санлы мәктәбен (1990), Уфа дәүләт сәнгать институтын (1996) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1996 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2009 Туфан Миңнуллинның «Сөю гөнаһмы ?» спектакле премьерасы белән (Әнисә ролендә) төрки халыкларның IX Нәүрүз театр фестивалендә (Казан) катнаша.[1]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Төрек кызы, Башкорт кызы «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. Асанбаев.
- Җәмилә «Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга» Т. Гарипова — О. Ханов.
- Йолдыз «Хыялый» С. Әбүзәров.
- Әнисә «Сөю гөнаһмы ?» Т. Миңнуллин.
- Таңсылу «Гафу ит мине» И. Герман.
- Валентина «Мин –хатын-кыз» Т. Миңнуллин — И. Казакбаев.
- «Җырларда яшьлегебез» ретро—фантазия.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Сыйныфташлар» сайтында шәхси бите
- Гафури театры рәсми сайты 2015 елның 20 апрель көнендә архивланган
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Башклип.ру сайтында(үле сылтама)
