Таңчулпан Гарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таңчулпан Гарипова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Таңчулпан Гарипова
Таңсулпан Ғарипова
Т.Гарипова.jpg
Туган телдә исем баш. Таңсулпан Хизбулла ҡыҙы Ғарипова
Туган 22 сентябрь 1947(1947-09-22) (72 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Баймак районы Күсәй
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, укытучы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (2006)

Таңчулпан Гарипова, Таңчулпан Хизбулла кызы Гарипова (баш. Таңсулпан Хизбулла ҡыҙы Ғарипова, 1947 елның 22 сентябре, БАССР Баймак районы, Күсәй) — язучы, укытучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2006). Башкорстанның халык язучысы (2018). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1986).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 22 сентябрендә БАССР Баймак районы Күсәй авылында туган. Түбә урта мәктәбен (1966), Уфада дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәптән соң 2 ел Күсей авылы клубы мөдире булып эшли. Университетны тәмамлагач, Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында эшкә калдырыла.

1975-1977 елларда Баймак, Учалы районнары мәктәпләрендә укыта, Учалы музыка мәктәбендә, «Урак һәм чүкеч» газетасында эшли. Учалы районы «Башкирия» совхозында иҗади командировкада санала. 1990-1996 елларда «Җаек» газетасы мөхәррире урынбасары, Учалы язучылар оешмасы киңәшчесе, 1996 елдан Сибай язучылар оешмасы җаваплы сәркатибе. 2000-2004 елларда «Ватандаш» журналында эшли.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т. Гарипованың «Бөйрәкәй» китабы (рус.)

Иҗат юлын укытучы булып эшләгәндә башлый. Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килә, шуңа күрә аның беренче хикәяләрендә үк күзәтүчәнлеген, оста каләмен ачык билгеләргә мөмкин була. Беренче китабы – «Ялан чиясе» (1982). Икенче китабы – «Күгәрчен җыры» (1987). «Ай белән кояш бер генә» (1990) повестенда әхлак мәсьәләсен калку куя. «Бөйрәкәй» (1997-2004) роман-эпопеясендә бер гаилә язмышы аша ил тарихын чагылдыра.

«Яңгыр көткәндә», «Бәхеткә качканнар», «Гыйльмияза» пьесалары театр сәхнәләрендә уйналды. «Җәй ташы» пьесасы буенча төшерелгән «Сөмбелнең җиденче җәе» нәфис фильмы (реж. Б.Юсупов) халыкара кинофестивальләрдә катнашты: «Сталкер» (2002; Мәскәү) – тәнкыйтьчеләрнең «Алтын фил» премиясе; «Киношок» (2004; Анапа), «Алтын Мөнбәр» (2005; Казан).[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]