Олег Ханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Ханов latin yazuında])
Олег Ханов
Туган телдә исем Олег Закир улы Ханов
Туган 11 август 1951(1951-08-11) (72 яшь)
БАССР Архангель районы Кызгы авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актер, режиссер
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1981)
РФ дәүләт премиясе (1995)

Олег Ханов (Олег Закир улы Ханов, баш. Олег Закир улы Ханов) — театр һәм кино актеры, театр режиссеры, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе (20122019), РФ дәүләт премиясе (1995), Башкортстан АССРның Салават Юлаев премиясе (1981), Станиславский исемендәге халыкара премия (2014) лауреаты, Петр фән һәм сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (2005), профессор (2005). РСФСР атказанган (1987), БАССР халык артисты (1983).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ак пароход» спектакле афишасы. Ч.Т. Айтматов әсәре
Олег Ханов
Олег Ханов

1951 елның 11 августында БАССР Архангель районы Кызгы авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын (Г. Гыйләҗев, Ф. Касыймова курсы) тәмамлаган (1973).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актер амплуасы күпкырлы: трагедия каһарманнарын да, комедия каһарманнарын да бердәй уңышлы уйный. Башкорт теленә пьесалар тәрҗемә итә[2].

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафури театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ырынбур өлкә театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Наполеон («Корсика кызы», И. Губач)
  • Ямчы, Хлопуша, Күзгә күренми торган кеше («Капитан кызы», А. С. Пушкин)
  • Фредерик Леметр («Фредерик, яки Җинаятьләр бульвары», Э.-Э. Шмит)
  • Мулино («Хатын-кыз тегүчесе», Ж. Фейдо)
  • Бруно («Миһербанлы мөгез йөртүче», Ф. Кроммелинк)
  • Акыл иясе («Өченче әтәчләргә кадәр», В. М. Шукшин)
Сатирикон театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Полоний («Гамлет», У. Шекспир, Роберт Стуруа куелышында)

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туймазы татар театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башкорт ТЮЗында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Бернард Альба йорты» (Ф. Гарсиа Лорка)
Салават драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гафури театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катнашкан фестивальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 «Кырым көймәсе» (Крымский ковчег) фестивале (Акмәчет, Украина) — Наполеон роле (Иржи Губач «Корсикан кызы»).
  • 2008 IV «Синең шанс» (Твой шанс) театр мәктәпләре фестивале (Мәскәү) — Сарафанов роле (А. Вампилов, «Өлкән абый» (Старший брат) һәм режиссер-педагог.
  • 2008 IX Волков фестивале (Ярославль) — Арбенин роле (М.Ю. Лермонтов, «Балмаскарад»). «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче.
  • 2009 III Н.Х. Рыбаков исемендәге фестиваль (Тамбов) — «Россия актеры» мактаулы исеменә лаек була.
  • 2009 «Театр язы» фестивале (Уфа) — «Ул кайтты» спектакле (Әнгам Атнабаев әсәре) белән катнаша.
  • 2010 VIII кече шәһәрләр фестивале — Светловидов роле (А.П. Чехов, «Аккош җыры» (Лебединая песня) һәм режиссер.
  • Халыкара фестивальдә (Братислава, Словакия) «Авыл хикәятләре» спектаклен режиссер-куючы буларак тәкъдим итә.
  • 2012 «Театр Олимпы» федераль фестивале (Сочи).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1981 БАССР атказанган артисты.
  • 1981 БАССРның Салават Юлаев премиясе (иҗат төркеме эчендә) — Кендек роле өчен («Язмышлардан узмыш юк» Мостай Кәрим әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында).
  • 1983 БАССР халык артисты.
  • 1987 РСФСР атказанган артисты.
  • 1996 РФ дәүләт премиясе (әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә) — «Бибинур, һай, Бибинур!» спектаклендә (Ф. Бүләков әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында) Габдрахман ролендә уйнаган өчен.
  • 1994 А. Яблочкина исемендәге премия — «Миһербанлы мөгез йөртүче» (Великодушный рогоносец) (Ф. Кроммелинк әсәре, режиссер Рифкать Исрафилов) спектаклендәге Бруно роле өчен («Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә).
  • 2003 Ырынбур губернаторының «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ротмистр роле өчен («Ата», А. Стриндберг).
  • 2012 «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ричарда III роле өчен(«Ричард III» У. Шекспир).
  • 2014 Станиславский исемендәге халыкара премия[4].

Аның турында әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Сагитова. Олег Ханов. Судьба, избранная мною. Уфа, 2023[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]