Кирәй Мәргән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кирәй Мәргән latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кирәй Мәргән
Туган 28 июнь 1912(1912-06-28)
Кыйгазытамак, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 24 гыйнвар 1984(1984-01-24) (71 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d]
Һөнәре драматург
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты һәм Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Кирәй Мәргән, әдәби певдонимы, чын исем-фамилиясе Әхнәф Нури улы Кирәев (баш. Кирәй Мәргән, 28 июнь 1912(1912-06-28), Кыйгазытамак, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе24 гыйнвар 1984(1984-01-24) (71 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — башкорт язучысы, фольклорчы, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (1963), профессор (1966). «Куныр буга» эпосы вариантын язып алучы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхнәф Нури улы Кирәев 1912 елның 11 июлендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Мишкә районы) Кыйгазытамак авылында туган. Язучының әтисе — билгеле шагыйрь-импровизатор, башкорт чәчәне Нурмөхәммәт Йомрани (Нурмөхәммәт Шаһиарслан улы Кирәев, 1882—1934) әнисе — язучының үзе әйтүе буенча, Шәехзадә Бабичның ике туган сеңлесе.

Башлангыч белемне әтисе укытучы булып эшләгән Аскын районы Төлгезбаш авылында алган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт АССР Тәтешле районы Аксәет мәктәбендә укыта, аннары район газетасы белән хезмәттәшлек итә. 1932 елда комсомол юлламасы буенча Уфада моторлар эшләү заводында (хәзер УМПО) ташчы булып эш башлый, соңрак бригадир була.

1934 елда Кирәй Мәргән «Ленинец» (хәзер «Йәшлек») республика яшьләр газетасы редакциясенә эшкә чакырыла. Аннары «Октябрь» (хәзер «Агыйдел» журналы) редакциясендә әдәби хезмәткәр, ВЛКСМ-ның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы булып эшли[1].

1949 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын (хәзер — БДУ) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы чорында «Комсомольская правда» газетасы корреспонденты, ә 1942—1943 елларда 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе матбугатында хәбәрче.

1946—1964 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Уфа фәнни үзәгенең (хәзер — Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге) Тарих, тел һәм әдәбият институтында башта гыйльми хезмәткәр, соңрак — фольклор секторы мөдире.

1951—1954 елларда КПСС Үзәк Комитеты карамагындагы Җәмәгать фәннәре академиясендә белем ала һәм «Совет әдәбиятында милли форма белән эчтәлек бердәмлеге проблемасы» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1965—1982 елларда Башкорт дәүләт университетының башкорт әдәбияты һәм фольклоры кафедрасы мөдире.

Кирәй Мәргән Уфада 1984 елның 24 гыйнварында вафат булган. Уфа мөселман зиратында җирләнгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре 1930 елдан матбугатта күренә башлый, ә 1932 елдан «Удар төзелеш», «Ленинец», «Кызыл Башкортстан» газеталарында басылган.

1938 елда «Бүләгем» дигән тәүге хикаяләр җыентыгын, шуннан «Кабаланучан кеше» (1940), «Эзләнү» (1939) исемле хикаяләрен, «Караидел» (1949) повестен бастырып чыгара.

Романнары: «Нарыштау итәгендә» (1951), «Бөркет канаты» (1981-1985).

Кирәй Мәргән шулай ук «Башкортлар» очерклар һәм хикәяләр җыентыгын (1943), «Сугыш фольклоры» китабын (1944), «Бер гаиләдә» (1942), «Шәһәр иртәсе» (1950) пьесаларын, XIX гасырда яшәгән күренекле шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың фаҗигале язмышын тасвирлаган «Өзелгән моң» драмасын (1966) һ. б. иҗат иткән. «Башкорт халык иҗаты», «Совет әдәбиятында Башкортстан» 5 томлыгы, «РСФСР халыклары фольклоры» һ. б. җыентыкларның редколлегия әгъзасы булган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жизнь во имя литературы и науки. Статья в журнале «Ватандаш»](рус.)