Аскын районы
Байрак
| |
Башкала | Аскын |
---|---|
Халык исәбе | 18 115 (1 гыйнвар 2019, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 август 1930[1] |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 2,542 км² |
ДДӨБ | 183 метр ![]() |
Координатлар | 56.08333°N 56.58333°E ![]() |
![]() |
Аскын районы (рус. Аскинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Аскын авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
75 торак урыны исәпләнә, алар 15 авыл советына берләшкән.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аскын муниципаль районы республиканың төньягында, Пермь крае чигендә урнашкан. Мәйданы 2542 км² тәшкил итә.
63% өлешен урманнар каплап тора. Агач ташу өчен су юллары файдалана: аеруча Тере Танып һәм Төй елгалары.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010 елда районда 23337 кеше яши. Иң эре торак урыннары: Аскын, Көбияз.
Төрле еллардагы сан алу буенча милли состав[2]
Год | башкортлар | татарлар | руслар |
---|---|---|---|
1970 | 57,6 % | 19,5 % | |
1979 | 74,3 % | 17,8 % | |
1989 | 63,3 % | 23,9 % | |
2002 | 70,9 % | 17,6 % | 10,5 % |
2010 | 68,9% | 19,4% | 10,6% |
Туган тел буенча халык (2010): башкорт теле — 54,2%, татар теле — 33,3%, рус теле — 11,7%.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2002[9][4] | 2010[10][4] | 1 гый 2019[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
40 199 | ↘37 368 | ↘34 440 | ↘28 452 | ↘23 458 | ↗23 928 | ↘21 272 | ↘18 115 |
Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район халкының күпчелеге татар телен туган теле итеп таный, 87% халыкның, татарларның һәм башкортларның, татарча белүе теркәлгән. Аскын районының төньяк-көнчыгышында - пермь, көнчыгышында златоуст сөйләшләре, көнбатышында бөре сөйләше, ә көньягында мишәр диалектының байкыбаш сөйләше таралган. Башкорт теленә хас, татар теленә хас булмаган бер генә үзенчәлек тә юк.[12]
Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәсгудә Шәмсетдинова — композитор,
- Госман Садә – язучы,
- Нурулла Сафин, Сәлимҗан Галимҗанов — Сугыш геройлары
- Мәшһар Гомәров — балалар язучысы.
- Әлфис Гаязов, БР ФА президенты
- Марат Шәйбәков (1973, Билгеш), җырчы, БР атказанган артисты (2018).
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район шактый ярлы булып исәпләнә, үз керемнәр район бюджетнының бары 22%ын каплый. Биредә советы чорында эшләгән предпприятиеләр күбесе бөлгенлеккә төшеп юкка чыктылар.
Районның икътисады авыл хуҗалыгы һәм урман-агач юнәлешле. Авыл хуҗалыгы биләмәләре районның 36,7% (92,8 мең га) җирен алып тора. Алардан 66,7 мең га – игеннәр, 18,7 мең га – көтүлекләр. 60 фермер хуҗалыгы.
Урман хуҗалыгы белән ДУП (дәүләт унитар) “Аскинский лес” шөгыльләнә (елына 1,5 млн сумлык продукция).
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аскын районында юллар яхшы дип булмый. Беренче асфальт юл 1980нче елларда барлыкка килә (Аскын – Яүгелде). Юлларның тулаем озынлыгы – 437,2 км. Шуларның нибары 86,2 км – каты җәймәле (20%тан да ким).
Иң якын тимер юл станциясе – Чернушка бистәседә, ул Аскыннан 90 км ераклыкта урнашкан.
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2009/10 уку елында 45 уку йорты эшләгән, шул исәптән 17 – урта, 13 – төп, 15 башлангыч мәктәпләр. Спорт мәктәбе бар. Аларда 3196 бала укый.
Башлангыч һөнәри уку йорты – Аскын һөнәри лицее (96№).
Медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яңа Казанчы авылы янында минераль сулар белән дәвалаучы “Танып” санаторие ачылган. Пермь крае Чернушка бистәсеннән автобуслар йөри. Санаторий — районда иң эре эш бирүче – 200 кеше эшли, ел да 4 мең кеше сәләмәтләнеп чыга.
Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1931 елдан бирле татар һәм рус телләрендә район газеталары чыгарыла: «Ышаныч» һәм «Аскинская новь» 2014 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башкорт телендәге “Янтөягем” газетасы чыгарыла.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Программа развития муниципального района (рус.)
- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Р. Әхмәтьянов. «Аскын татарлары» (авторы Ф. Нуретдинов, Казан 2002 ел) китабына кереш сүз, archived from the original on 2016-03-09, retrieved 2011-07-05