Кышлау Елга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кышлау Елга latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кышлау Елга
Халык саны 345 (2010) Edit this on Wikidata
Җәгърафия
АТБ Кышлау Елга авыл шурасы
Ил Русия
Координатлар 56.2861°N 56.3489°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 452885 Edit this on Wikidata



Кышлау ЕлгаБашкортстанның Аскын районында урнашкан авыл. Почта индексы — 452885, ГАТОБК коды — 80204837001.

Геогрфик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышлау-Елга авылы Кышлау елгасының уң як ярына урынлашкан. Ул Төлгез елгасына коя. Төлгез елгасы авылдан ярты км чамасы ераклыкта төньяктан үтә. Балтик диңгезе өсте белән чагыштырганда Кышлау-Елга авылы 155,20 см биеклектә урнашкан. Тегермән тау башы вышкасы океан өсте тигезлегеннән 204 метр биеклектә тора. 1885 елларга кадәр бу жирләр калын урман белән капланган булган. Урманында төрле хайваннар яшәгән. Бигрәктә аюлар белән бүреләр күп булган.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышлау елгасы буена башта Иске Казанчы халкы килеп кышлап урман кисеп ятканнар, елганы буып кара урман эчендә мунчала салганнар. Мунчаланы көз көне чыгарганнар, елга буенда шалаш ясап кунып ятканнар. Жәй, көз көннәрендә арба белән кереп булмаганлыктан, мунчаланы кар яугач, кыш көне чана белән ташыганнар. Елгага Кышлау-Елга дигән исем биргәннәр. Урман кисүчеләр соңыннан семьялары белән күчеп килә башлаганнар.

Кышлау елгасы буена беренче булып 1885-1890 елларда Султан карт, Миндияров, Гарифулла, Поворисов Суфияр, Гали, Әхмәтьяр, Суфияргали, Халикь, Әхмәтгали, Мөхәмәтвәли исемле кешеләр Иске Казанчыдан күчеп килгәннәр. Суфияр картның Шәрәфи, Шәяхмәт, Ризван, Гали һәм Гыйлман исемле малайлары булган. 1900 елларда авыл зурая. Халык жир төпләү һәм эшкәртү эшенә тотына. Чәчүлек, жир эшләү максаты белән урманга уттөртәләр. Урман Төй елгасына кадәр яна. Утны сүндерер өчен баяр Жуков бик күп халык жибәрә. Янгын Төй елгасы ярында туктый, сүндерелә.

1905 елларда авылга Мөхмесулла мәзин килә. Ул мәчет салдыра башлый. Авыл зурая. 1911 елда мәчет төзелеп бетә. Шушы елда Шәһевәли мулла күчеп килә. Халыкка дини белем бирү эшенә тотына. Халыклар жир төпләү эшен дәвам итәләр. Шәһевәли мулланың 20 га якын жире һәм ашлык сугу машинасы була. Ә крестьяннар тик кул көче белән генә эшкәрткәннәр. Тәпәчләр белән сукканнар. Һәркемнең үз әвене булган. Җирне җан башыннан бүлә башлаганнар. Җир бүлгәндә хатын-кызлар исәпкә алынмаган. Кыз балалары күп булган семьялар җире күп булган семьяларга ялланып эшләргә мәҗбүр булганнар, ярлылыкта яшәгәннәр.

Бу вакытта авылда Шәһевәли мулла гына газета алган. Россиядәге кораллы восстанияләр, эшчеләрне һәм крестьяннарның баш күтәрүләре турында ул укып барган. Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе турында да башлап Шәһевәли мулла белгән, ә авыл халкы 1917 елның ахрында гына белгән.

Мөхлисулла мәзин һәм Солтанов Хажиәхмәт үз якларына халыклар җыйный башлаганнар. Авылда революцион хәрәкәт 1918 елның көзендә башланып китә. Илдә гражданнар сугышы башлана. Колчак Казанга, Идел буена һөжүм итә. Колчак армиясенең частьлары Кышлау-Елга аша да үтәләр. 1919 елның башында фронттагы хәл үзгәрә, Колчак чигенә. Акларны куып баручы кызыллар Кышлау-Елга аша үтәләр.

Вашъязы авылында кызыллар белән аклар арасында каты сугыш була. Аклар чигенергә мәҗбүр булалар. Комаровка һәм Алмаз авылында да сугыш каты була. 1921 елда, Шаһевәли мулла үлгәч, Сабитов Фасахетдин хәзрәт күчеп килә. Авылдан кызыллар үткәндә ул мәчеттә качып кала. 1921 елда авылда яңадан ак бандитлар күренә башлый. Бандитларның башлыгы ак әфисәр Александр Петров була. Алар Ямаш авылын басып алалар һәм бодай салынган амбарны талыйлар.

Кышлау-Елга авылыннан Шәрифхан, Сафа, Гыйлмалтдин, Нуртдинов Динислам һәм Зарифьяннар шушы ак бандага ияреп йөриләр. Александрның ярдәмчесе Иске Казанчы кешесе Шабанов Муллаян була. Кышлау-Елгада бандитларның штабы Мөхлисулла мәзиннәрдә була. Шулай итеп бандитлар ярты ел чамасы кызыллар яклы халыкны әзерлекләп йөриләр. 1921 елның ахырында бандитлар шайкасы тар-мар ителә. Бөре кантоныннан җибәрелгән 6 коммунист Ямаш амбарын талауда катнашкан һәм Сәлахетдин бай коткысына ияргән 18 кешене тегермән юлы өстенә тезеп аталар. Юсупов Зиннәтне совет власте яклы булганы өчен бандитлар төнлә чыгарып аталар.

Аклар тар-мар ителгәннән соң, авыл халкы үз хуҗалыгында эшли башлый. Урман кисү, җир әрчү эшләре дәвам итә. Кышын ирләр урман кисү белән шөгыльләнә. Аны елга белән агызып алып китәләр һәм Казанчыдагы агач белән сәүдә итүче байларга арзан хак белән саталар. Ә бу байлар Танып буена, Кама һәм Агыйделгә алып төшеп сата торган булганнар.

1921 елда илдә корылык була. Ачлык башлана, чума, тиф, үләт чирләре тарала. Төрле йогышлы авырулардан һәм ачлыктан кеше бик күп үлә. Магазиннарда продукт сатылмый. Халык төрле үләннәр һәм тамырлар ашый. Маллар саны бик нык кими. Авылга тирә-яктан руслар килеп җир эшкәртә башлаганнар. 1925 елда җирләрне ян башыннан яңадан бүлү булган. Күп җир биләүчеләрнең җирләрен алып ярлыларга өләшәләр. Авылга яңадан күрше авыллардан кешеләр килә башлаган. Һәр килгән кеше старостага нинди дә булса байлыгын биреп шул авылның кешесе булып киткән, җир алган. Мәсәлән: Шайхаттаров Имамутдин Урта елгадан Кышлау-Елгага килеп урын алу өчен Хажиахмәт старостага 40 пот бодай бирә. 1925 елларда 5 хуҗалык руслар килә. Авыл малайлары дуңгызга тынычлык бирмәгәнгә, күчеп китәргә мәжбүр булганнар. Кышлау белән Вашъязы арасына утырганнар. Авылга Октябревка дип исем биргәннәр.

1929 елда авыл халкы күмәк хуҗалыкка берләшә башлаган, җирләрне берләштергәннәр, җир эшкәртү өчен 5 тимер сабан, 3 пар тимер тырма биргәннәр.

1929 елда Кышлау-Елгада беренче колхоз төзелә башлаган, «Сталин» колхозы дип атаганнар. Колхозга башта һәр авылдан 3-4 хуҗалык кергән. “Сталин” исемендәге Кышлау-Елга, Яңа Казанчы, Вашъязы, Октябревка, Яңа Мотабаш, Усаклы Елга, Олыкүл, Олы елга, Төлгезбаш, Төпрәле, Карыш һәм Кыткыелга авыллары кергән. Беренче председатель Ямалтдинов Галимьян (Төлгезбаш авылыннан), ярдәмчесе Әнваров Рахимьян (Мота-Елга авылыннан), беренче счетовод Мордвин Петр булган (Октябревка авылыннан). Кышлау-Елга авылында иң беренче бригадир Шәвәлиев Зәки булган. Колхозга беренче булып Гарифуллин Рахимулла, Шәвәлиев Зәки, Суфияров Гыйлман, Әхмәтов Муллахмәт, Садиков Латыйп, Хөсәенов Шәрәфи, Низамутдинов Кыям, Шаяхметов Гыйләжетдин, Арсланов Хажи, Гыймалтдинов Латыйп, Хайретдин, Даутова Таифә, Фазлыев Шарифуллалар кергән.

Беренче колхозга дәүләт 12 баш ат, 1 молотилка, 6 сабан, 4 пар тырма, 1 сепарат бирә. Беренче уңышны җыеп алгач кайбер хуҗалыклар колхоздан чыгалар. 1930 елда авыл халкының күпчелек өлеше колхозга берләшә. Байларны, муллаларны колхозга алмаганнар, аларны семьялары белән себергә сөргенгә җибәргәннәр. Колхозның экономикасы ныгый башлый, колхозчылар иген игү белән шөгыльләнәләр. Җирне агач сука белән сөрәләр, агач тырма белән тырмалыйлар, урак белән уралар, тәпәч белән сугалар,әвендә киптерәләр, җилдә җилгәрәләр. Барлык эш кул көче белән генә башкарыла. Иген уңышы түбән була. Колхоз төрле югалтуларга дучар була, урлашу белән шөгыльләнүчеләр табыла.

1932 елда корылык булып китә, авылда берничә кеше ачлыктан үлә. Шаяхмәтов Ибрагим Балтачка барып райсоветка һәм райкомга керә. Авыл халкының ачлыктан үлү фактларын аңлата. Шуннан соң Казанцево пристаненнән берничә йөк арыш алып кайтыла. Аны ныклы күзәтү астында колхозчыларга бүлеп бирәләр. Шулай итеп ачлыктан үлү туктатыла. Колхозчылар һәм авыл яшьләре арасыннан актив туплана. Низамов Кыям бу вакытта авылда бердән-бер партия әгъзасы була. 1933 елда авылда комсомол оешмасы төзелә. Комсорг Шаяхметов Ибрагимов, беренче комсомоллар Саттаров Гаттәр, Саттарова Сара, Давлетшин Әмерьян, Зиннәтов Камал, Имаев Зарафетдин, Шаихов Фаһимьяннар була. Комсомол оешмасы байларны сөргенгә җибәрүдә, мәчетне ябуда, дингә каршы пропаганда таратуда, авыл клубы булдыруда, зурлар өчен мәктәп ачуда, балаларны мәктәпкә җәлеп итүдә комсомол бик ныкышмалы эшли.

1933 елда колхоз председателе булып 25 меңче Килмухаметов эшли. Ул Аскыннан 20 бозау, 5-6 дуңгыз бәрәне алып кайта. Бозауларны Кышлау-Елга авылына урнаштыра. Дуңгыз-бәрәннәрен Октябревкага итә. Шул формада ферма оештырыла. Беренче зав фермы Назыров Әҗип, ә көтүче Гарифуллина Мәймүнә була. Авыл халкыннан сарык һәм кош-корт жыеп ферма оештырыла. «Сталин» колхозында колхозчылар саны бик күп булып киткәч, һәр авылда аерым-аерым колхоз оештырыла. «Сталин» колхозы күп тармаклар буенча алдынгы колхоз булып китә, ә 1933 елда колхоз урып-җыюда артта кала. Шуның өчен Сталин исеменә тап төшерәсез дип колхозның исемен алыштыралар. Кышлау-Елгада колхоз «Ударник» колхозы дип исемләнеп йөртелә башлый. Колхозга бик күп төрле эшләр эшләргә туры килә.Урман эше планы күп бирелә. Колхозчылар урман кисү өчен Щучье-Озерога, Химзаводка Суян авылларына баралар иде. Юл эшләре, төзү эшләре барда кул хезмәте белән эшләнелде. Колхоз үзенең җиренә күп төрле культуралар: арыш, бодай, солы, борчак, арпа, тары, җитен һәм сүс эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Авыл советы иң беренче 1923 елда Яңа Казанчыда төзелә. 1930 елда авыл советы Кышлау-Елгага күчерелә. Председателе Миндияров Шәрифҗан, секретаре Марданов Габдулла була. Октябрьнең 50 еллыгы көненә кадәр барысы 21 кеше авыл советы председателе булып эшләгән.

1938-39-40 елларда һәр хезмәт көненә «Ударник» колхозы колхозчылары 5-8 кг ашлык бүлеп алдылар. Кышлау-Елга авылында ике бригат булып, һәр бригатта 70-80 баш җигем атлары асрала иде. Колхозчыларга хезмәт көненә тигән ашлыкны кызыл обоз белән кертәләр иде. Шул формада колхоз тормышы гөрләп үскәндә, Германия фашизмы игълан итмичә мәкерле рәвештә Советлар Союзына каршы сугыш башлыйлар. “Ударник” колхозы үз араларыннан 122 эшче көчен фронтка озатты. Сугыш вакытында фронтны икмәк белән тәэмин итү бурычы картлар, хатын-кызлар һәм балаларга йөкләтелә. Таза, көчле атлар фронтка җибәрелә. Тарту көче бик нык кими, сугышның соңгы елларында тырмату эшләре кул көче белән башкарылды, хатын-кызлар җигелеп тырматты. Язын хатын-кызлар семеналык ашлыкны станциядән капчык белән күтәреп ташыдылар. Колхозчылар шундый авыр шартларда да, үз җирләренә чәчеп, урып, сугып, дәүләткә икмәк тапшыру планнарын үтәп, фронтны икмәк белән тәэмин иттеләр. Сугыш елында колхоз белән җитәкчелек итү картларга тапшырылды. Колхоз председателе булып 60 яшьлек Шамсуаров Шаих эшли.

Бөек Ватан сугышы фронтына киткән 122 кешедән 59-ы кире кайтмадылар.

Сугыш җимереклеген аякка бастыру чоры башлана. 1949 елда колхозга бер колесной трактор алына. Аның тракторчысы Суфияров Вафый һәм Гарифуллалар була. 1951 елда колхоз бер автомашина ала, аның шоферы Шагиев Гәрәй була. 1955 елларда гына беренче комбайн күренә башлый. Бу техника МТС карамагында була. Трактор бригаты бригадиры Суфияров Вафый,беренче комбайнер Әхмәтшин Хаким була. 1951 елда 1-Май (Яңа Казанчы), Актау(Вашъязы) колхозлары бергә кушыла. Бу эреләндерелгән колхозның председателе итеп Суфияров Фахрислам сайлана. Аңардан соң 52-54 елларда Суфияров Кәрим, 54-56 елларда Кирәев Әскәт, Галиев Марат, Фаузетдиновлар председатель булып эшли. 1954 елда Кышлау-Елга халкы беренче башлап Ильич лампаларын күрде, колхозчыларның йорты тоташ радиолаштырылды. Бу хәл барлык халыкны шатландырды. Колхозчыларның тормыш-көнкүреш шартлары яхшырды. Колхозның экономикасы ныгыды, еллык доходы артты. Колхозда 15 трактор, 8 автомашина, 7 комбайн хисаплана. Фермада терлекләр саны артты: 897 баш мөгезле эре терлек (267се савым сыер), 245 дуңгыз, 1108 баш тавык бар. Колхоз белән 1966 елдан башлап Фархуллина Нажия җитәкчелек итә.

1960 елларда Аскын районы җирләрендә Бөре бораулау эшләре идарәлеге үзенең эшләрен алып бара. Яңа Казанчы авылы янында барган эшләр вакытында көчле күкертле-водородлы чишмә бәреп чыга башлый. Туган авылына гаиләсе белән кунакка кайткан Җәләл Гомәров шушы сасы исле һәм “Изге чишмә” дип йөртелгән икенче бер чишмә суын да алып, Свердлау шәһәренә, курортология институты лабораториясенә бара. Үз акчасына төрле тикшерүләр ясата. Нәтиҗә куанычлы була, чөнки бу суларга югары бәһа бирелә. Аларның шифалы икәнен исбатлау өчен, 1965 елда агачтан ванна эшләп, кул-аяклары сызлаудан жәфаланган тормыш иптәше Наилә апада сынап карый, аның сызланулары басыла. Бу хәлне инициативалы, кешелекле колхоз рәисе Нажия апа Фархуллина зур кызыксыну белән күзәтә. Уңай нәтижәләр булгач, Җәләл Гомәров тәкъдиме белән, Н.Фархуллина 1965 елда пансионатлы шифаханә төзетә башлый. Бу башлангычны партиянең район комитеты һәм район советы (Николай Паршутин, Сәгыйть Хәсәнов) хуплап чыгалар. Профсоюзның өлкә комитеты ике йорт һәм ашханә төзетә. Гатуф Әхәтов (бригадир), Сафа Заманов, Фазылҗан Хәсәнов, Муллаян Әхмәтҗанов, Әниф Ризаев, Гыймран Галишанов кебек уңган һәм эшлекле төзүчеләрдән, тракторчылар Камил Гилимшин, Марс Фәүзиев, Кыяметдин Имамов, электрик Таһир Галиханов һәм хуҗалык мөдире Фәсих Сәлимовтан торган бригат ике ел эчендә колхоз шифаханәсен төзеп бирә. Финанс ягыннан Аскын район банкы управляющие Нәбиулла Нәсибуллин зур ярдәм күрсәтә. 1967 елның 20 июнендә шифаханә файдалануга тапшырыла. Б.Н.Ельцинның колхозларны тарату турындагы Указы чыкканчы, бу шифаханәдә 7 меңнән артык авыру кеше сәламәтлекләрен ныгыта. Колхоз таралгач, шифаханә эштән туктый.

2002 елда М.Г. Рәхимовның аны яңадан тергезү турында Указы чыга. 2005 елда беренче ял итүчеләр, дәваланучылар кабул ителә. Шифаханәгә “Танып”исеме бирелә. Әлегесе вакытта шифаханә бик уңышлы эшләп килә.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010
345

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]