Иске Казанчы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Казанчы latin yazuında])
Иске Казанчы
баш. Иҫке Ҡаҙансы
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Казанчы авыл шурасы[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Казанчы авыл шурасы[d], Аскын районы һәм Бөре кантоны
Халык саны 631 (2010)
Почта индексы 452887
Карта

Иске КазанчыБашкортстанның Аскын районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 36 кешенең яшәве мәгълүм.

Авыл өч район: Аскын, Балтач, Тәтешле районнары кисешкән урында тора.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Казанчы авылы турында беренче тапкыр язма рәвештә 1664 елда телгә алына. 1754 елда беренче мәчет төзелеп, дүрт елдан соң мәдрәсә эшли башлый. ХХ гасыр башына Иске Казанчыда өч мәчет була. Сигез мулла, җиде мөәзин халыкка аң-белем, тәрбия дәресләре биргән. Бу чорда авыл да зур, халкы да күп булган — 1642 кеше.

Әлеге вакытта Иске Казанчы авылында 300гә якын йорт бар. Шуның кырык сигезе буш. Кырык алты йортта берәр генә кеше яши. Халык санын авыл Советы хезмәткәрләре 700ләп дип әйтәләр.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010
631

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Казанчы урта мәктәбе 1941 елда ачыла. Ул өч район өчен өченче урта, югары уку йортларына керергә әзерләгән мәктәп була. Беренче елларда мәктәптә 47 авылдан килеп балалар укыйлар. Иске-Казанчы мәктәбен уңышлы тәмамлаган укучыларны берсүзсез район мәктәпләренә укытучы итеп алганнар.[2]

1948 елны кызлар интернаты ачыла. Аны 1754 елны төзелгән мәчет бинасыннан үзгәртеп коралар.

Җитмеш ел эчендә мәктәпне 3231 укучы тәмамлый. Алар арасында Советлар Союзы Герое Нурулла Сафин, икътисад фәннәре докторы, профессор Тимергази Галиев, Салават Юлаев ордены кавалеры, Корылтай депутаты, атказанган юрист Зөфәр Сафин, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте идарәсе нәчәлниге урынбасары Рәзинә Насыйрова, “Танып” шифаханәсенә нигез салучы Наҗия Фәрхуллина, республика дәрәҗәсендә вазыйфалар башкарган Сәгыйть Шакиров, Әминә Гайфуллина, медицина фәннәре докторы Вафый Хәсәнов һәм башкалар бар. Элекке Башкортстан мәгариф министры, педагогия фәннәре докторы Әлфис Гаязов, язучылар Радик Нуретдин, Гадел Нурихан.

Әлеге вакытта мәктәптә укучылар бик аз — 102. Моңа күрше Урманкүл, Кара, Альягыш, Башкортстан (Бәла-Елга) авылларыннан йөреп укучылар да керә. Татар теле укытылмый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]