Тәтешле районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәтешле районы latin yazuında])
Тәтешле районы
баш. Тәтешле районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 31 гыйнвар 1935
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Югары Тәтешле
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны 22 918 (2017)[1]
Нәрсә белән чиктәш Аскын районы, Балтач районы, Борай районы, Яңавыл районы һәм Пермь крае
Мәйдан 1376,16 км²
Почта индексы 4528ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт tatyshly.ru
Җирле телефон коды 34778
Карта
 Тәтешле районы Викиҗыентыкта

һәм

Тәтешле районы (рус. Татышлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Югары Тәтешле авылы.

Район Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1935 елның 31 гыйнварындагы карары нигезендә төзелә. Бүген ул гомум халкы 25 163 кеше тәшкил иткән 13 авыл Советын берләштерә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәтешле муниципаль районы Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан. Аскын, Балтач, Борай һәм Яңавыл районнары белән, Пермь краеның Чернушка һәм Көязе районнары белән чиктәш. Район “аю почмагында” урнашкан диярлек. Район үзәгеннән Уфага кадәр 250 км, Пермьгә – 270км, Ижауга – 220 км, Екатиринбурга – 360 км. Мәйданы 1376 км² тәшкил итә.
Урманнар районның 52 405 га җирен каплый (38%), авыл хуҗалыгы җирләре – 76 387 га, шул исәптән 52 167 га игеннәр.
Район елгаларга бик бай. Тере Танып ага, аның иң зур кушылдыклары Әри һәм Йок.
Районда нефть һәм газ ятмалары бар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы җанисәпнең нәтиҗәләре буенча башкортлар — 60,1%, арлар — 21,5%, татарлар — 14,9%, руслар — 1,9%, марилар — 1,3%, башка милләтләр — 0,3%.

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 62,8%, ар теле — 21,1%, башкорт теле — 11,5%, рус теле — 3,1%, мари теле — 1,2%.[2]

Хәзер мең кешегә исәпләгәндә, уртача 14,4 бала туа.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[10]2017[1]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
37 32534 36235 23730 14826 04226 80325 15922 91822 70322 365

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Иң табышлы тармак – терлекчелек. Районда 28 сөт-товар фермасы эшли. Шуларның 5есе – нәселле эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән шөгыльләнә. 18 ат фермасы, 12 ферма бозау һәм таналарны ит өчен үстерә. Авыл хуҗалыгында 38% эчке продукт җитештерелә. 1,4 мең кеше эшли (эре хуҗалыклар). 2010 елда тулаем продукт 1473 млн сумга тиң булган. Продукциянең 51,6% шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән. Зур хуҗалыкларга 47% туры килә. Фермер хуҗалыкларыныкы 1%ка да тулмый.
Авыл хуҗалыгына субсидияләр күләме 2010 елда 100 млн сумнан ашып киткән.[14]

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда урнашкан сәнәгать предпприятиеләре 2010 елда 1 118,2 млн сумлык товар җитештергән. Иң зур өлеш нефть тармагына карый (70%), азык-төлек сәнәгатенә 26,6% туры килә.
Тәтешле май заводы үз продукциясен Уфада, Нефтекамада, Яңавылда сата. Сәнәгатьтә 566 кеше эш белән тәэмин ителгән.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәтешле районын БорайИске БалтачКөязе автоюлы кисеп чыга. Юлларның 90%ы – каты өслекле.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010/11 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә 3204 укучы белем ала, 992 нәни балалар бакчаларында тәрбияләнә. 15 урта мәктәп, 10 филиал, 1 төп мәктәп. Районның өч мәктәбе инновацион программаларны актив тормышка ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче дип табылды. Унсигез педагог “Белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңү яулады.
№151 һөнәри училище яшьләрне 5 һөнәргә өйрәтә (авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист, умартачы, аш-су остасы, кондитер, автомеханик).
Вузларда 675 студент укый.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы ике телдә чыгарыла: “Тәтешле хәбәрләре” (татарча), “Татышлинский вестник” (русча)(үле сылтама).

Айга ике тапкыр башк. «Аҡ тирмә» кушымта - гәҗите чыга.

Арча республика газетасы “Ошмес” нәшер ителә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Клара Байгазина. «Записки краеведа». ГУП «Татышлинская районная типография РБ», 2004[15].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  2. 2010 ел җанисәп алу базасы(үле сылтама)
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  13. Клара Байгазина. «Записки краеведа». 2017 елның 3 март көнендә архивланган. ГУП «Татышлинская районная типография РБ», 2004
  14. Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан на 2011-2015 годы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-07-07 
  15. Т. Нигъмәтҗанов. Шаккатмалы тарихлар.(үле сылтама) Татар электрон китапханәсе (рус.)