Гали Чокрый
Внешний вид
Гали Чокрый | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков |
Туган | 8 гыйнвар 1826 Уфа губернасы |
Үлгән | 10 декабрь 1889 (63 яшь) Уфа губернасы |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Һөнәре | мулла, шагыйрь |
Җефет | Мәрфуга Мәүләви Җәләлетдин кызы (1831-1915) |
Балалар | уллары Гатаулла, Гыйниятулла, Зарифҗан, Һади, Гарифулла (1861-1918) |
Ата-ана | |
Гали Чокрый, чын исеме Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков 1826 елның 8 гыйнвары — 1889 елның 10 декабре) — күренекле татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гали Чокрый хәзерге Башкортостанның Тәтешле районы Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне ул Пермь губернасы мәдрәсәсендә ала. 1833—1847 елларда Гали Чокрый Бөре һәм Минзәлә мәдрәсәләрендә укый. 1849—1852 елларда ул Эстәрлебаш мәдрәсәсендә белем ала.
1852 елдан башлап, Гали туган авылында мулла вазыйфаларын үти. Дүрт тапкыр Мәккәгә Хаҗ кыла.
Иҗат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Тәҗвид», 1860
- «Дәрри Гали», шигырьләр җыентыгы, 1873
- «Шәмг әз-зыя», шигырьләр җыентыгы, 1883
- «Мәдхе Казан», поэма 1889
- Аерым дини китаплар
- «Замме назыйр»,
- «Тәрхибе рамазан»
- «Нәсим әс-саба», 1872
- «Тәварихи Болгария, яки Таҗриби Гари», 1879
- Басылмаган:
- «Мәнзумате Гали»
- «Фосули әрбага»
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2001 елда Тәтешле районы Иске Чокыр авылында мәчет белән бер бинада музее ачылган[1]. 2021 елда әлеге авылның Гали Чокрый урамы, 11нче йорт диварына «Бу авылда күренекле шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрый (1826―1889) туган» дип язылган истәлек тактасы куелган[2].
- 2004 елда Яр Чаллыда Р. Нуртдинов һәм Д. Гарифуллинның «Гали Чокрый. 1828―1889» китабы басылып чыккан.
- 2021 елда Тәтешле районы үзәге Югары Тәтешле авылының яңа микрорайонындагы урамга исеме бирелгән. Әлеге урамда 32нче йорт каршында истәлек тактасы куелган[2].
- 2023 елда Тәтешле районы үзәге Югары Тәтешле авылының 1нче санлы урта мәктәбенә исеме бирелгән[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Башинформ сайтында
- ↑ 2,0 2,1 В Башкирии появились улица и мемориальная доска к 195-летию просветителя Гали Сокороя. ИА «Башинформ», 8.01.2021(рус.)
- ↑ БР Хөкүмәте карары № 514 (28.08.2023).(үле сылтама) Правовой акт(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Равил Нуртдинов, Дамир Гарифуллин. Гали Чокрый. 1828―1889. ― Яр Чаллы, 2004.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Милләттәшләр сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Гали Чокрый китаплары 2011 елның 17 ноябрь көнендә архивланган.