Дамир Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Гарифуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дамир Гарифуллин
Д.Х.Гарифуллин.jpg
Туган телдә исем Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин
Туган 5 май 1939(1939-05-05) (80 яшь)
Татарстан АССР, Сарман районы, Яхшыбай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь, журналист
Җефет Фәһимә
Балалар кызлары Гөлназ, Чулпан
Ата-ана
  • Хәйрулла (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1999)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2008)
Сарман районы белешмәлеге.
Төзүчесе - Дамир Гарифуллин

Дамир Гарифуллин, Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин (1939 елның 5 мае, Татарстан АССР, Сарман районы, Яхшыбай) — татар шагыйре һәм төбәк тарихчысы. ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988). Рафаил Төхфәтуллин (1999), Саҗидә Сөләйманова (2008) исемендәге премияләр лауреаты. РФ һуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 5 маенда Татарстан АССР Сарман районы Яхшыбай авылында унике балалы зур гаиләдә унберенче бала булып туган. 1951-1953 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә, 1953-1957 елларда Ключище техникумында, 1963-1969 елларда Казан университетында белем ала. 1958-1961 елларда, чик сакчысы булып, хәрби хезмәтен үти.

1957 елдан башлап, туган районында җир төзүче, күмәк хуҗалык рәисе урынбасары, фирка район оешмасының сәркатибе, инструкторы, бүлек мөдире булып эшли.

1967-1970 елларда «Ленинчы» газетасының (Сарман районы) бүлек мөдире, 1995-1997 елларда «Сарман» газетасының мөхәррире, 1991-1995 елларда «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елдан башлап иҗат белән шөгыльләнә. Робагыйлар, балалар өчен шигырьләр яза. Район авыллары тарихы турында материаллар туплауга, шәҗәрәләр төзүгә, археография өлкәсендә зур көч куя.

«Казан утлары», «Гасырлар авазы», «Мәйдан» һ.б. журналларда 100 дән артык (Галимҗан Баруди, Шәйхелислам Хәмиди, Мулланур Вахитов, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай һ.б. турында) фәнни-тарихи, фәнни-популяр мәкалә бастыра.

Балалар өчен дүрт шигырь китабы, «Чыгарсыңмы каршы алырга», «Сарман районы энциклопедиясе», «Җырларым, шигырьләрем...», «Мең дә бер робагый» һ.б. китаплар авторы. 300 ләп җырның (шул исәптән, «Сарман вальсы»ның (1963, В. Әхмәтшин көе) сүзләрен язган.

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?
«Сарман вальсы» (1963)

Шәҗәрәләр төзү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

500 ләп шәҗәрә, шул исәптән галим-язучылар Мәүла Колый, Гали Чокрый, Таҗетдин Ялчыгол, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Хәлфиннәр, Муса Җәлил, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Бикчура ханның шәҗәрәләрен төзегән. Дин галиме Шәйхелислам Хәмиди, тарихчы Морад Рәмзи, мөгаллим һәм шагыйрь Кашшафетдин әс-Сөлеки кебек 130 асыл зат якташы турында «Илһамлы Сарман» китабында яза. Хәлфиннәрнең нәсел-нәсәбе турында яңа материаллар туплый. Гарәп хәрефләре белән язылган иске китаплар җыя, аларны музейларга (мәсәлән, Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин музеена, Казандагы Тукай музеена, Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музеена) тапшыра.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Фәһимә (Сарман районы Сөлек авылында туган, 2010 елда Сарманда вафат), башта укытучы, 20 ел балалар бакчасы тәрбиячесе булып, соңрак район мәгариф бүлегендә эшләгән. «Парлы аккошлар» китабы аңа багышланган. Ике кызы да Арчада яши. Олы кызы Гөлназ федераль казый, кече кызы Чулпан Арча педагогика көллиятендә укыта.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе: 1 нче китап, 2000, 56 бит.
  2. Казан утлары: 2014, 5 сан,39 бит.
  3. Дамир Гарифуллин: «Миңа элек-электән эзләнү хас». «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 31 август.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]