Эчтәлеккә күчү

Тамара Халитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамара Халитова latin yazuında])
Тамара Халитова
Туган телдә исем Тамара Сөләйман кызы Халитова
Туган 7 апрель 1947(1947-04-07)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш
Үлгән 28 июнь 2022(2022-06-28) (75 яшь)
РФ, ТР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, театр директоры
Балалар ике улы
Ата-ана
  • Сөләйман Гәрәйша улы (әти)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Дамир Сираҗиев премиясе

Тамара Халитова, Тамара Сөләйман кызы Халитова (1947 елның 7 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш2022 елның 28 июне, РФ, ТР, Әлмәт) ― мәдәният эшлеклесе, 1995―2002 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.

1947 елның 7 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Иске Минзәләбаш урта мәктәбен, «математика укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.

Югары уку йортын тәмамлагач, бер ел Сарман районы Рангазар, өч ел Иске Минзәләбаш, ун ел Җәлил, бер ел Әлмәт районы Түбән Мактама мәктәпләрендә математика фәненнән укыта. 1981 елдан башлап унбер ел Әлмәт радиоприбор заводында инженер, үзәк исәпләү лабораториясе мөдире, кадрлар бүлеге мөдире булып эшли [1].

1992 елдан мәдәният өлкәсендә: 1992―-1995 елларда Әлмәт районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, 1993―1995 елларда Әлмәт районы һәм шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе була.

1995 елның декабрь аеннан 2002 елга хәтле – Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры [2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике улы: берсе Ренат (Мусин, 1979 елгы) [3].