Рәмзия Габделхакова
Күренеш
Рәмзия Габделхакова | |
---|---|
Туу датасы: | 2 ноябрь 1959 (65 яшь) |
Туу урыны: | ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Юнәлеш: | проза, шигърият |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Премияләр: | Шамил Бикчурин премиясе (1998) Саҗидә Сөләйманова премиясе (2006, 2019) Фатих Хөсни премиясе (2025) Рафаил Төхфәтуллин премиясе (2025) |
Бүләкләр: | ![]() |
Яшәү җире | Әлмәт[1] |
Рәмзия Габделхакова, Рәмзия Гайса кызы Габделхакова (Юнысова) (1959 елның 2 ноябре, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш) — шагыйрә, прозаик, журналист. Татарстанның журналистлар (2000 елдан) һәм язучылар (2003 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015), Ш. Бикчурин (1998), С. Сөләйманова (2006, 2019), Фатих Хөсни (2025), Рафаил Төхфәтуллин (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1959 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. Хәзер Әлмәт шәһәрендә яши.
Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган.
Сәүдә системасында, җирле радиотапшырулар редакцияләрендә, Лениногорск районында чыгучы «Заман сулышы» газетасында хезмәт күрсәтә.[2]
Дөнья күргән китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кар өстендә миләшләр. Шигырьләр. Лениногорск, 1996;
- Көзге яшен. Шигырьләр. Казан, 2005;
- Көмеш тун. Хикәяләр. Казан, 2006;
- Тау артында кояш бар. Роман һәм хикәяләр. Казан, 2011;[3]
- Нишләттегез Гөлкәйне?! Повестьлар. Казан, 2014
- Канатсыз очыш. Повесть һәм хикәяләр. Казан, 2019
Җыентыкларда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Җырларымны сиңа багышлыйм» — 1995;
- «Чишмә җыры» — 1998;
- «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» — 2000;
- «Балаларга бүләк» — 2007;
- «Яңа базар» — 2012;
- «Современные татарские рассказы» — 2012.
- «Илһамият чишмәләре» — 2013
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1998 — Ш. Бикчурин исемендәге премия — «Чишмә җыры» әлманахында (Лениногорск) басылган шигырьләре өчен[4]
- 2006 — С. Сөләйманова исемендәге премия — кызыксындыру премиясе.
- 2015 — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2019 — С. Сөләйманова исемендәге премия — төп премия[5].
- 2025 — Фатих Хөсни исемендәге премия — Елның иң яхшы проза әсәре өчен[6]
- 2025 — Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия («Әдәбият» номинациясендә җиңүче)[7]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ http://www.lencbs.ru/index.php/literaturnaya-karta-rajona/pisateli/ramziya-gabdulkhakova
- ↑ Рамзия Габдулхакова / Лениногорская централизованная библиотечная система 2018 елның 2 февраль көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ Габделхакова Р. Г. Тау артында кояш бар : роман, хикәяләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. — Б. 477. — ISBN 978-5-298-02128-9.
- ↑ Премия им. Ш. Бикчурина. 1989 2018 елның 4 февраль көнендә архивланган..
- ↑ С. Сөләйманова премиясенең яңа лауреатлары. «Казан утлары», 2019 ел, № 12, 191нче бит
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 23.01.2025
- ↑ Әлмәттә фронтовик язучы Рафил Төхфәтуллин премиясе ияләре билгеле булды. Татар-информ, 25.04.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Төркемнәр:
- 2 ноябрь көнне туганнар
- 1959 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чирмешән районында туганнар
- Әлифба буенча язучылар
- Татар язучылары
- Татарстан язучылары
- Татар шагыйрьләре
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Журналистлар
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары
- Шамил Бикчурин премиясе лауреатлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Фатих Хөсни премиясе лауреатлары
- Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары