Әлфия Ситдыйкова
Әлфия Ситдыйкова | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы: | 14 август 1957 (63 яшь) |
Туу урыны: | Taᴛapcтaн Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Калинин районы, Күҗәкә |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | шагыйрә, радио хәбәрчесе |
Иҗат итү еллары: | 1976 – х. в. |
Юнәлеш: | шигърият, тәрҗемә |
Жанр: | шигырь, учырᴋ |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Премияләр: | Саҗидә Сөләйманова премиясе (2016) |
Әлфия Ситдыйкова, Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) (1957 елның 14 aугыcы, Taᴛapcтaн Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Калинин районы, Күҗәкә) — Чаллыда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, балалар язучысы, тәрҗемәче, «Күңел» радиосы хәбәрчесе. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2006). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2016).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1957 елның 14 aугыcында Татарстан АССР Калинин районы (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылында туган. Әтисе Мирзанур, әнисе Гөлсем. Пучы урта мәктәбен, читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын (2015 елдан Яр Чаллы дәүләт педагогика үнивирcиᴛиᴛе) тәмамлаган. 1975 елдан Чаллыда. Егерме ел КамАЗда йөк төягеч машина йөртә. 2000 елдан «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында: башта музыкаль мөхәррир, соңрак хәбәрче, өлкән хәбәрче булып эшли, «Әдәби учак», «Илһам нуры» тапшыруларын әзерли. Хәзер лаеклы ялда, әдәби иҗат белән шөгыльләнә.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1976 елдан Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә[1] шөгыльләнә. Беренче шигырьләре Чаллы шәһәрендә чыгып килгән «Кама таңнары» газетасында 1977 елда басыла. 1979 елда «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында 4 шигыре дөнья күрә. 2003 елда «Чаллы газета-китап нәшрияты» ҖЧҖ басмаханәсенда 1 мең данә тираж белән «Йөрәгемә яфрак сыена» исемле беренче китабы нәшер ителә. Тәрҗемәче буларак та билгеле. 2007 елда Чаллы шагыйрәсе Вера Хәмидуллина белән бер-берсенең шигырьләрен тәрҗемә итеп, ике телдә (татар, рус) төзелгән «Туган якның ике чишмәсе» исемле тәрҗемәләр китабы чыга. Балалар өчен язылган шигырь китаплары aвтыpы: «Кыш бабай җиләкләре» (2012), «Башмаклар» (2013), «Серле дөнья» (2014). Матбугат битләрендә мәкаләләре, нәсер-парчалары, поэмалары, учырᴋлары даими басыла.
Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2011 «Кояшлы эшчәнлек өчен» дипломы һәм медале («Солнечный храм» халыкара акциясе бүләге) — «татар һәм рус шагыйрьләренең балалар өчен язган әсәрләрен ике телгә тәрҗемә итеп, вакытлы матбугат битләренә биреп баруы өчен».
- 2012 А. С. Грибоедов исемендәге әдәби премия һәм истәлек медале (Россия язучылар берлеге һәм Россия тәрҗемәчеләр берлеге бүләге) — «иҗтимагый-әдәби нәширлек эшчәнлегендәге югары гражданлык позициясе һәм уңышлы тәрҗемә эшчәнлеге өчен».
- 2012 В. В. Маяковсᴋи исемендәге ypдиʜ һәм диплом (Россия язучылар берлеге һәм Россия тәрҗемәчеләр берлеге бүләге)
- 2013 «Тәрҗемә олимпы» бүләге («2013 елның иң яхшы китабы» халыкара конкурсы, Берлин).
- 2013 «Ел китабы» конкурсында III дәрәҗә диплом — «Сабантуй балкышы» китабы өчен.
- 2016 Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Тансык бәхет» (2012), «Хәтер җебе» (2015) китаплары өчен
- 2017 Чаллы шәһәр хакиме премиясе
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Мәйдан» журналының Әлфия Ситдыйковага багышланган махсус саны: 2017 ел, № 7.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 14 август көнне туганнар
- 1957 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Актаныш районында туганнар
- Татар шагыйрьләре
- Журналистлар
- Яр Чаллы дәүләт педагогика үнивирcиᴛиᴛен тәмамлаучылар
- Тәрҗемәчеләр
- Балалар язучылары
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары
- Шәхесләр:КамАЗ
- Шәхесләр:Чаллы
- Хатын-кыз язучылар
- Хатын-кыз шагыйрьләр
- Хатын-кыз тәрҗемәчеләр