Гөлзада Руденко
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Гөлзада Руденко | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Гөлзада Рәкыйп кызы Мөбәрәкшина (Руденко) |
Туган | 30 август 1956 (64 яшь) ТАССР, Арча районы Үрнәк |
Милләт | татар |
Һөнәре | укытучы, музей директоры |
Балалар | улы Станислав Александр улы |
Ата-ана |
|
Сайт | http://www.elabuga.com/about/about.html |
Гөлзада Руденко, Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко, рус. Руденко Гульзада Ракиповна (1956 елның 30 августы, ТАССР, Арча районы, Үрнәк) — Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1956 елның 30 августында ТАССР Арча районы Үрнәк авылында туган. Әтисе Рәкыйп — Үрнәк һөнәри-техник училищесы укытучысы, әнисе Язилә —ашханә эшчесе. 8 классны Үрнәктә, урта мәктәпне Алабугада тәмамлый. Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган (1978).
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1978-1981 Яр Чаллыда ВЛКСМның Комсомомол район комитеты инструкторы (1978), икенче сәркатип (1981).
- 1984 елдан Яр Чаллы КПССның Комсомол район комитеты пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.
- 1988 елдан «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең райком хокукындагы партком сәркатибенең урынбасары.
- 1987 елда Вьетнамда (ГЭС коручы ире янәшәсендә) ССРБ белгечләре парткомы сәркатибе урынбасары.
- 1991 елда «Эврика» мәгълүмати үзәге (элекке «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең һөнәри берлеге китапханәсе) директоры.
- 1997 елда Колумбиядә (ГЭС коручы ире янәшәсендә) РФ белгечләре арасында хатын-кызлар шурасы рәисе урынбасары.
- 1999 елның февраленнән Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы (шәһәр башлыгы Р. Алтынбаев).
- «Леон–Тур» туристлык фирмасы башлыгы.
- 2002 елның ноябреннән Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры (шәһәр башлыгы И. Гафуров).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
- РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге махсус премиясе лауреаты
- Фридрих Хаас медале (Алмания)
- Ломоносов исемендәге орден (РФ)
- 2006 «Татарстанның иң данлы хатын-кызы»
- 2007 Татарстанның «Ел шәхесе»
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ире Александр Леонид улы Руденко (1981 елда өйләнешкәннәр), ГЭСларга махсус җиһазлар урнаштыру буенча белгеч.
- улы Станислав (1982).