Рәшит Хәмәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Хәмәдиев latin yazuında])
Рәшит Хәмәдиев
Туган телдә исем Рәшит Сәет улы Хәмәдиев
Туган 20 май 1947(1947-05-20)
СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Батыр
Үлгән 3 август 2003(2003-08-03) (56 яшь)
РФ, ТР, Аксубай районы, Батыр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре административ-хуҗалык хезмәткәре
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Рәшит Хәмәдиев, Рәшит Сәет улы Хәмәдиев (1947 елның 20 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Батыр2003 елның 3 августы, РФ, ТР, Аксубай районы, Батыр) — административ-хуҗалык хезмәткәре, ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы (2004, вафатыннан соң). Минзәлә һәм Зәй районнары хакимияте башлыгы (1983—1999 елларда), 1999—2003 елларда — Яр Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы һәм халык депутатларының шәһәр шурасы рәисе[1]. Социология фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 20 маенда ТАССР Аксубай районы Батыр авылында район газетасы мөхәрриренең ун балалы гаиләсендә өлкән бала булып туган. Казан ветеринария институтын тәмамлаган (1970). Мәскәү гуманитар-икътисад институтында (1992—2012 елларда В. С. Черномырдин исемендәге Мәскәү дәүләт ачык университеты) юрист-хокук белгечлеге алган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Зәй районының «Рассвет» колхозында баш зоотехник булып башлаган.

1976—-1979 елларда Зәй районының «Заветы Ильича» совхозы һәм 1979—1982 елларда «Искра» күмәк хуҗалыгы белән җитәкчелек итә (ул вакыт өчен республикада иң яшь күмәк хуҗалык рәисе)[2].

1982—1983 елларда КПСС Зәй шәһәр комитетының икенче сәркатибе, 1983—1985 елларда Зәй районы башкарма комитеты рәисе.

1985—1990 елларда КПСС Минзәлә райкомының беренче сәркатибе, 1990—1991 елларда Минзәлә районы шурасы рәисе, 1991—1993 елларда Минзәлә районы хакимияте башлыгы.

1993—1999 елларда Зәй районы һәм Зәй шәһәре администрациясе башлыгы, 1995 елдан халык депутатларының Зәй районы берләштерелгән шурасы рәисе.

1999 елның апрелендә РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып Мәскәүгә күчеп киткән Чалллы мэры Рәфгать Алтынбаев урынына, Чаллы шәһәре администрация башлыгы итеп билгеләнгән. Чаллы шәһәр шурасы рәисе итеп сайланган.

1нче һәм 2нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3].

2003 елның 3 августында туган ягы Аксубай районында инфарктка күчкән йөрәк өянәгеннән вафат. Туган авылында җирләнгән[4] [5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Роза, ике кызы, улы[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хамадеев Рашид Саитович. Официальный сайт города Набережные Челны(рус.)
  2. Равил Сабыр. Каким вы его запомнили?(үле сылтама) «Вечерние Челны», 06.08.2003
  3. Хамадеев Рашит Сетович. Депутатские Дела(рус.)
  4. Последний день Ращита Ахмадеева. chelny.info, 7.08.2003(рус.)
  5. Нурмухамед Исмагилов. Умер глава Набережных Челнов Рашит Хамадеев. kommersant.ru, 05.08.2003(рус.)
  6. Эльмира Яковлева. Челны простились с Рашитом Хамадеевым. 2019 елның 17 февраль көнендә архивланган. v-chelny.ru, 06.08.2003(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Валериан Некратов
1992—1993
Зәй районы башлыгы
19931998
Аннары:
Ринат Фәрдиев
1998―2008

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)