Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
I дәрәҗә
None.svg
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
статистика
Булдыру датасы 1985
Бүләкләүләр саны 538 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы 1985

Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1985 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 538 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче һәм авыл хуҗалыгының югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә мөһим өлеш керткән югары профессиональ хезмәткәрләренә, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыкларының, фәнни-тикшеренү учреждениеләренең, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларының, тәҗрибә станцияләренең, авыл хуҗалыгына идарә итү органнарының хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручыларга авыл хуҗалыгы культураларының уңышын һәм җыемын арттырудагы, туфракның уңдырышлылыгын, терлекләрнең һәм кош-кортларның продуктивлыгын күтәрүдәге, үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне, дәүләткә һәм халыкка сатуны арттырудагы, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшыртудагы һәм үзкыйммәтен киметүдәге, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырудагы, фән һәм техника уңышларын җитештерүгә кертүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]