Марсель Сәлимҗанов премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марсель Сәлимҗанов премиясе latin yazuında])
М.Х. Сәлимҗанов (1934-2002)

Марсель Сәлимҗанов премиясе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика театр сәнгате өлкәсендәге премия (рус. Республиканская премия в области театрального искусства имени Марселя Салимжанова) — Татарстанның дәүләт бүләге ― республикакүләм премия. СССР халык артисты, Камал театрының баш режиссёры (1966―2002 елларда) Марсель Хәким улы Сәлимҗанов (1934―2002) исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР халык артисты, К. Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясе, Тукай премиясе лауреаты М. Х. Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган.

2014 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Марсель Сәлимҗанов исемендәге республикакүләм премия хакындагы Указы» белән гамәлгә кергән.

Минтимер Шәймиев:

« Бу чара (премия тапшыру) — бер яктан, үзебезнең театрга күп көч куеп, саклап калып, аның үсешенә гомерен салган Марсель Сәлимҗановны искә ала торган эшчәнлек, ә икенче яктан - үзебезнең театрларыбызга хезмәт итүче артистларыбыз, режиссерларыбыз, музыкантлар, рәссамнарыбызга, халык алдында аларның эшләгән эшләрен күрсәтеп, без аларга баш иеп, рәхмәтебезне әйтергә тырышабыз [1] »

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Премия ике елга бер тапкыр 3 кешегә тапшырыла.
  • Акчалата бүләк ― һәр лауреатка 200 000 сум күләмендә (2014 елдан).

Лауреатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Һөнәре, вазыйфасы Бүләкләүнең сәбәбе
2015 Ринат Таҗетдинов Камал театры артисты,
РСФСР халык артисты.
«Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен»
Гомәр Мәрдәнов Әтнә театры артисты,
ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
«Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен»
Рөстәм Галиев[2] Түбән Кама театры режиссеры,
ТР халык артисты
«Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен»
2017 Казан ТЮЗы коллективка «ТР һөнәри театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен»
Роберт Шәймәрданов Минзәлә театры директоры «Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен»
Ризван Хәмид драматург (вафатыннан соң) «Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен»
2019 Гөлнара Гатина М. Җәлил исемендәге ТДОһБТ солисты,
Сөембикә партиясен башкаручы
«ТР һөнәри театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен»
Фәнис Җиһаншин Камал театры актеры
ТР атказанган артисты
«ТР һөнәри театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен»
Зиннур Хөснияр[3][4] язучы, «Сабыйга» һәм
«Сәхнә» журналларының баш мөхәррире
«ТР һөнәри театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен»
2021 Илдар Хәйруллин Камал театры артисты
ТР халык , РФ атказанган артисты
«Күпьеллык нәтиҗәле иҗади, педагогик, иҗтимагый эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен»
Салават Юзеев драматург, режиссёр «Татарстан Республикасы театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен»
Инна Яркова[5][6] «Тере шәһәр» (Живой город) заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры «MOÑ яңа театр мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Шәһәрчеләр театры» театраль проектын гамәлгә ашыруы һәм «Шәһәрчеләр театры» фестивален үткәрүе өчен»
2023 Равил Шәрәфиев Камал театры артисты
ТАССР һәм РСФСР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты
«Күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен»
Мансур Гыйләҗев драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе «Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен»
Илгиз Зәйниев[7][8] драматург, режиссер, «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе «Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР Дәүләт киңәшчесе рәсми сайты(үле сылтама)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]