Гөлнара Гатина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнара Гатина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөлнара Гатина
Гулнора Гатина
Г.Гатина.jpg
Туган телдә исем Гульнора Рустамжон кызы Гатина
Туган 1987(1987)
Акмәчет
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Ата-ана
  • Левиза Чалбашева,
    Кырымның атказанган артисты
    (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Тантана» премиясе - 2016«Тантана» премиясе - 2019
Марсель Сәлимҗанов премиясе

Гөлнара Гатина (Гульнора Рустамжон кызы Гатина) — җырчы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. «Тантана» (2016, 2019), Марсель Сәлимҗанов (2019) премияләре лауреаты .

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елда Акмәчеттә музыкантлар гаиләсендә туган. Акмәчет музыка укуханәсен (Л. Чалбашева сыйныфы) (2007), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Зилә Сөнгатуллина сыйныфы) (2012) тәмамлаган, шул ук уку йортында аспирантурада укый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Консерваториядә уку елларында ук консерваториянең опера студиясе куйган спектакльләрдә катнаша. «Татарика» оркестры белән Русия шәһәрләрендә, Казакъстан, Төркия, Кытайда гастрольләрдә була. ТҮРКСОЙ оештырган «Опера көннәре»ндә (Төркия, Кипр, 2011) Татарстан исеменнән чыгыш ясый.

2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияне (Наргизә) башкара.

Башкарган партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Җәлил театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Розина — «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) Дж. Россини.
  • Адина, Джанетта — «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) Г. Доницетти.
  • Ксения — «Борис Годунов» М. Мусоргский.
  • Бәдриҗиһан — «Шагыйрьнең мәхәббәте» Р. Ахиярова.
  • Фраскита — «Кармен» Ж. Бизе.
  • Аксылу — «Алтын Казан» мюзиклы.
  • Сөембикә — «Сөембикә» операсы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]