Дмитрий Бугров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Бугров latin yazuında])
Дмитрий Бугров
Туган телдә исем Дмитрий Геннадий улы Бугров
Туган 22 июль 1966(1966-07-22) (57 яшь)
ТАССР Казан
Яшәгән урын Айдаров урамы[d], Казан[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы-археолог
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Дмитрий Бугров, Дмитрий Геннадий улы Бугров, рус. Бугров Дмитрий Геннадьевич (1966 елның 22 июле, Казан, ТАССР) — археолог, Татарстан җирлегендә тимер гасыры һәм урта гасырлар тарихы буенча белгеч. 2нче Тойгуҗа һәм Гөлек каберлекләрендә тикшерү эшләре алып барган. Тарих фәннәре кандидаты (2006). Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай премиясен тапшыру. 2016

1966 елның 22 июлендә Казанда туган. Вольск шәһәренең 12нче мәктәбен (1983), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1999) тәмамлаган. КДУның ССРБ тарихы кафедрасында шәхси уку планы буенча археология белгечлеге алган. «Ык-Агыйдел елгалары арасында Пьяный Бор мәдәнияте тораклары» (рус. Поселения пьяноборской культуры Икско-Бельского междуречья) темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (2006, фәнни җитәкче П.Н. Старостин) [2]. 1985-1987 елларда хәрби хезмәттә булган.

  • 1991 елда ТР берләшкән дәүләт музееның (2001 елдан ТР милли музее) советларга кадәрге чор тарихы бүлегендә (1992 елдан крайның тарихы һәм археологиясе бүлеге, 2000 елдан археология бүлеге, 2003-2006 елларда фондлар бүлегендә) кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, археология секторы мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр.
  • 2006 елдан ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының археологик эзләнүләр милли үзәге (2014 елдан А. Халиков исемендәге Археология институты) фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр.

Гыйльми эзләнүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни кызыксынулары — Идел-Чулман буйлары археологиясе (б.э. 1 меңьеллыгының 1нче яртысы).
1988 елдан башлап, мөстәкыйль рәвештә кыр археология тикшеренүләре уздыра. Иң әһәмиятлеләре:

ТР милли музеенда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР милли музеенда эшләгәндә «Сәүдә юллары чатында» (1992), «Иске музейда» (1995), «Татарстан музейлары хәзинәләре» (1999, Мәскәү), «Татарстан хәзинәләре» (2000), «Татар дәүләтчелеге: борынгыдан бүгенгегә» (2001), «Югалган вакытны эзләү: Г.А. Федоров-Давыдов истәлегенә» (2001), «Казан кирмәне: кичә,бүген, иртәгә» (1993), «Дәреслеккә иллюстрацияләр: борынгы җәмгыять, Борынгы Мисыр, Борынгы Греция» (1994), «Киммериялеләрнең замандашлары: Идел-Чулман буенда ананьин мәдәнияте» (1996), «Таныш булмаган ил: Болгар чоры алдыннан Идел-Чулман буйлары» (1997) күргәзмәләрен оештыруда катнаша. ТР милли музее даими эспозициясенең фәнни концепциясен язучы авторлар төркемендә эшли: «Болгар чорына кадәрге ара (иң борынгы заманнардан б.э. VIII гасырына кадәр)» бүлеге (1991), «Татарстанның борынгы тарихы» бүлеге (кереш өлеш һәм Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихы экспозициясенең концепциясен гомуми мөхәррирләү) (2001).

Археология институты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археология институтында (2014 елга кадәр ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының археологик эзләнүләр милли үзәге) «Ауразия далаларының урта гасырлар археологиясе» конгрессының оештыру корылтаена (2007, Казан, Кирмән) «Татарстан археологиясе» күргәзмәсен оештыруда, «Болгар цивилизациясе музее» экспозициясен булдыру концепциясен әзерләүдә (2010-2013, Болгар, «Болгар» дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгы), ТР археологиясе музее экспозициясен булдыру концепциясен төзүдә (2012 елдан хәзергәчә, Казан, Кирмән) катнаша.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре исемлеге 2016 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Археологи Волго-Уральского региона. Справочник. Уфа: «Гыйлем», 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]