Эчтәлеккә күчү

Искәндәр Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Искәндәр Хәйруллин latin yazuında])
Искәндәр Хәйруллин
Туган телдә исем Искәндәр Илдар улы Хәйруллин
Туган 31 август 1974(1974-08-31) (50 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният институты
Һөнәре драма артисты
Җефет Айгөл Миңнуллина
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТР халык артисты - 2015«Тантана» премиясе - 2014«Тантана» премиясе - 2018«Тантана» премиясе - 2019

Искәндәр Хәйруллин, Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (1974 елның 31 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актеры, Камал театры артисты. Татарстанның атказанган (2004), халык (2015) артисты. «Тантана» премиясе (2014, 2018, 2019), Тукай премиясе (2019) лауреаты.

1974 елның 31 августында Казанда туган. Әтисе — Илдар Хәйруллин, РФ атказанган (1999), ТР халык артисты (1991). Әнисе — Алсу Гайнуллина, РФ халык артисты (1996), Тукай премиясе лауреаты (2013). Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев студиясе[1], 1995).

1995 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.

Хатыны - Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина.

Студент чагында ук Г. Камал театры спектакльләрендә уйный, күмәк күренешләрдә катнаша.

Уйнаган рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Файл:Тантана премиясе.jpg
«Тантана» премиясе билгесе
  1. Камал театры сайтында, archived from the original on 2014-03-01, retrieved 2015-07-26 
  2. Тукай премиясе лауреатлары 2019 елның 26 апрель көнендә архивланган.. intertat.tatar, 26.04.2019
  1. Буыннар әңгәмәсе. «Казань», март 2009.(рус.)