Лирон Хәмидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лирон Хәмидуллин latin yazuında])
Лирон Хәмидуллин
Туган телдә исем Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин
Туган 10 ноябрь 1932(1932-11-10) (91 яшь)
Куйбышев өлкәсе Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылы
Милләт татар
Һөнәре язучы
Җефет Дания
Балалар улы Булат
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Гаяз Исхакый премиясе (2010)
Җамал Вәлиди премиясе (2019)

 Лирон Хәмидуллин Викиҗыентыкта

Лирон Хәмидуллинтатар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1977 елдан). Тукай премиясе лауреаты (2020).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Сембер өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туа. Ырынбур өлкәсенең Яңа Сергиевка районы, Искеавыл (Иске Белогор) мәктәбендә җиде класс тәмамлаганнан соң, тимер юл техникумында укый, 19511954 елларда әрмедә хезмәт итә. Аннан кайткач, Орск шәһәрендә тимер юл участогы бригадиры, соңрак өлкән мастер була. 1961 елдан Казанда яши. Башта — Трамвай-троллейбус идарәсендә, 19671982 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лирон Хәмидуллин әдәбиятка 60нчы елларда килә. Әдәби җәмәгатьчелек аның «Юлда» дигән хикәяләр җыентыгын һәм «Дала иртәсе» дигән повестен җылы кабул итә. Ул озак еллар тәрҗемә өлкәсендә эшли: үзбәк язучысы Ә.Мохтарның — «Чинар» романын, казакъ язучысы Ә. Әлимҗановның — «Отрар хатирәсе» дигән китабын, В. Быковның «Обелиск» һәм «Дожить до рассвета» дигән повестьларын татарчага тәрҗемә итә.

Лирон аганың иҗатында шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, тарихчы һәм әдәбиятчы Габделбари Баттал, татар телле беренче газета-журналлар нашире һәм җырчы Камил Мотыйгый, фабрикант Акчуриннар нәселе һ.б. мәшһүр затлар турында даими һәм вакытлы матбугатта дөнья күрә килгән библиографик һәм фәнни-популяр хезмәтләре зур урын биләп тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Дания. Балалары: улы Булат, кызы Зөһрә; оныклары Мансур, Таһир.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айрат Нигматуллин, Гульназ Бадретдин, Эльвира Самигуллина. Тукаевская премия – 2020: среди лауреатов – авторы «Сююмбике» и писатель Осокин. БИЗНЕС Online, 25.04.2020(рус.)
  2. Лирон Хәмидуллинга ― 90 яшь. «Казан утлары», 2022 ел, ноябрь, 164-165нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]