Георгий Ковтун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Ковтун latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Георгий Ковтун
рәсем
Г.А. Ковтун
Туганда бирелгән исеме:

Георгий Анатольевич Ковтун

Туу датасы:

19 февраль 1950(1950-02-19) (69 яшь)

Туу җире:

Украина ССР Одесса

Һөнәре:

балет артисты, режиссер

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия

Активлык еллары:

1958 - х.в.

Бүләк һәм премияләр:

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Георгий Ковтун, Георгий Анатолий улы Ковтун, рус. Ковтун Георгий Анатольевич (19.02.1950) — балетмейстер, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), ТР халык артисты (2010), Тукай премиясе лауреаты (2015).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Спартак» балетыннан күренеш. Татар опера һәм балет театры. Г. Ковтун куйган. 2008

1950 елның 19 февралендә Әдистә туган. Туган шәһәрендә хореография мәктәбен, Воронеж хореография укуханәсен (1973), «хореограф-куючы режиссер» белгечлеге буенча Ленинград консерваториясен (Николай Боярчиков курсы, 1985) тәмамлый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1957-1966 Сигез яшеннән циркта «Плечевые акробаты» труппасында акробат булып катнаша башлый[1].
  • 1966-1970 Әдис музыка театры балет артисты.
  • 1969-1970 Әдиснең «Хореографик миниатюралар» ансамбле балет артисты һәм хореографы.
  • 1970-1973 «Воронеж яшьлеге» хореография төркеме җитәкчесе.
  • Дүшәнбе шәһәрендә балет артисты һәм хореорграф.
  • Ерак Көнчыгыш хәрби ансамблендә балет артисты һәм хореограф.
  • Улан-Удэ (Бурятия) опера һәм балет театрында балет артисты һәм куючы режиссер.
  • 1981-1989 «Эргырон» эскимос-камчадал ансамбле (Магадан өлкәсе) сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры [2].
  • 1986 Мәскәү яһүд театрының баш режиссеры.
  • 1987-1994 Киев шәһәре балалар һәм яшүсмерләр өчен опера һәм балет театры баш балетмейстеры (30 балет куя).
  • 1990-1992 «Георгий Ковтун драма театры»ның баш режиссеры.
  • 1994 елдан Питырбурның М.П. Мусоргский исемендәге опера һәм балет театры (Михайловский театр) балетмейстеры.
  • 1996-1998 Омск музыка театрының баш балетмейстеры.
  • 2000 елдан Питырбур консерваториясендә «Хореограф сәнгате»ннән укыта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300 дән артык спектакль куйган. Сәнгатьнең цирк, кино, боз өстендә балет, драма, мюзикл, телевидение, опера, оперетта өлкәләрендә иҗат итә. Әдис, Чабаксар, Бакы, Краснодар, Омск, Новосибирск, Магниттау, Соргыт, Воронеж, Әлиста, Казан, Магадан, Питырбур, Мәскәү шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Япония, Швейцария) эшли.

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Спартак» (бюджеты 3,5 млн $, 300 артист катнаша)
  • «Кентервиль өрәге»
  • «Ромео һәм Джульетта»
  • «Силиконлы ахмак кыз»
  • «Пер Гюнт»
  • «Распутин» (балет)
  • «Сәүдәгәр Калашников турында җыр» (балет)
  • «Чикләвек ватучы» (Щелкунчик)


Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.А. Ковтун

Опера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакытлы матбугатта хикәяләре, тәнкыйть мәсьәләләре басыла.

  1. По белу свету. СПб., 2003.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1980 Халыкара балетмейстерлар бәйгесе (Мәскәү) лауреаты.
  • 1982 Эстрада артистлары бәйгесе (Сочи) лауреаты.
  • 1985 Ленин комсомолы премиясе лауреаты.
  • 1986 Бөтенсоюз җыр һәм бию ансамбльләре бәйгесе лауреаты — «Эргырон» ансамбле белән.
  • 1988 РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Ф. Лопухов фондының Алтын медале.
  • 2010 Татарстанның халык артисты.
  • 2015 Тукай бүләге — «Алтын Урда» балетын куйган өчен (иҗат төркеме эчендә).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Т. 3. Казан, 2012.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]