Розалина Шаһиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Розалина Шаһиева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Розалина Шаһиева
Р.Г.Шаһиева.jpg
Тугач бирелгән исеме: Розалина Гомәр кызы Шаһиева
Туу датасы: 28 июнь 1945(1945-06-28) (74 яшь)
Туу урыны: Юдино районы, Бикет авылы, ТАССР
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы, тәрҗемәче
Юнәлеш: шигърият, тәнкыйть, тәрҗемә
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: татар, урыс
Премияләр: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2017)
Бүләкләр: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)

Розалина Шаһиева, Розалина Гомәр кызы Шаһиева (1945 елның 28 июне, ТАССР, Юдино районы, Бикет) — сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам. Татар һәм урыс телләренә Гомәр Хәйям, Хафиз, Юныс Әмрә, Карачы Угълан әсәрләрен тәрҗемә иткән. Казан тарихы буенча китапларның гыйльми мөхәррире, тарихи пьесалар, либреттолар, мюзикллар, җырлар авторы. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Казанның 1000 еллыгына багышланган музейны оештыручы. ТР рәссамнар (1990), язучылар (2004) берлекләре әгъзасы. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). «Казан утлары» һәм «Сөембикә» журналлары мөхәрририяте әгъзасы. «Казан» милли-мәдәни үзәге директорының фән буенча урынбасары (2008 елга кадәр).
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның 28 июнендә Татарстан АССР Юдино районы (хәзерге Яшел Үзән районы) Бикит авылында[1] туган. Әтисе Гомәр Казан музыка укуханәсендә укыган, әнисе Маһирәҗәп. 1950 елда Шаһиевлар гаиләсе Казанга күчә. Сеңлесе Кәүсәрия белән Казандагы ул вакыттагы бердәнбер татар мәктәбендә укый. Урта мәктәпне алтын медальгә, «филолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының урыс филологиясе бүлеген кызыл дипломга (1969), «әдәбият белеме» белгечлеге буенча Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын (1981) тәмамлаган. «Татар әдәбияты һәм сынлы сәнгатьнең бер-берсенә йогынтысы» (рус. Взаимодействие татарской литературы и изобразительного искусства) темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Бер ел Казан дәүләт педагогия институтында урыс әдәбиятыннан укыта. 25 ел ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда башта татар милли мәдәнияте бүлеге мөдире, соңрак өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Казан» милли-мәдәни үзәге директорының фән буенча урынбасары (2008 елга кадәр) булып эшли. Хәзерге көндә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә хезмәт куя.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кечкенәдән шигырьләр яза. 7нче сыйныфта укыганда шигырьләрен «Ялкын» журналы бастырып чыгара. 1966 елда Гомәр Хәйям шигырләрен татар һәм урыс телләренә тәрҗемә итә башлый (2003 елда гына басылып чыкканнар). Берничә шигырь җыентыгы («Кара муенса» (1997), «Ниса» (2003)), «Чыңгызхан» һәм «Ефәк юлы» поэмалары авторы. Этнография буенча хезмәтләр яза, татар милли мәдәниятен пропагандалый, дөнья буйлап (Әбу-Даби (1995), Багдад, Мәскәү, Истанбул, Баку, Будапешт (1993), Питырбур, Париж (2000), Һелсинки (2003) һ.б.) татар рәссамнарының күргәзмәләрен оештыручы-кураторы була, тәнкыйть мәкаләләре яза, көнчыгыш әдипләрен татарчага, татар шагыйрьләрен (Мөхәммәд Әмин, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр, Дәрдмәнд) урысчага тәрҗемә итә.

Гыйльми эзләнүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тикшеренү даирәсе: Татар китабы сәнгате, шамаилләр, хәзерге заман сынлы сәнгате[2]. Татарстан сынлы сәнгатенә һәм аның аерым вәкилләренә багышланган уннан артык монографиясе, 200дән артык мәкаләсе бар.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике тапкыр кияүдә булган, ике ире дә — урыс милләтеннән булган[6]
кызы Карина, журналист, шагыйрә, үз җырларының автор-башкаручысы, сценарийлар язучы, «Казан хәзинәсе» мюзиклы авторы.

оныгы Дельфина

улы Радик, КХТИ тәмамлаган.
кызы Иркә, филолог, икътисадчы белемнәре алган, хәзер Америкада яши.

« Аның шигырьләрендә тарих гүләве һәм этнографизм, Идел елмаюы, Дәште Кыпчак далалары, Алтын Урда һәм Бөек Ханлык варислары тормышының эшлекле ритмы яңгырый
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.
  2. Татарстан язучылар берлегенең рәсми сәхифәсендәге бите

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]