Ренат Салаватов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ренат Салаватов latin yazuında])
Ренат Салаватов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ренат Салават улы Салаватов

Туу көне

5 ноябрь 1949(1949-11-05) (74 яшь)

Туу урыны

ССРБ, Казакъ ССР, Шымкент

Эшчәнлек еллары

1974—х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

дирижер, композитор

Хезмәттәшлек

ТДОһБТ,
Абай исемендәге Казакъ Академия опера һәм балет театры,
Мария театры,
Бавария милли театры

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРФ атказанган артисты - 2010ТАССР халык артисты - 1982
Казакъстанның Дослык ордены Казакъстанның Курмет ордены

Ренат Салаватов, Ренат Салават улы Салаватов (1949 елның 5 ноябре, ССРБ, Казакъстан ССР, Шымкент) — дирижер, композитор. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры (2003 елдан). Татарстан АССРның (1982), Казакъстанның халык, РФ атказанган (2010) артисты. Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2019). Тукай премиясе лауреаты (2020).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 5 ноябрендә Казакъстан ССР Шымкент шәһәрендә туган. Ренатка музыкаль белем бирү өчен, әнисе ике баласы белән Алматыга күченә. Алматыдагы Кояш Байсәетова исемендәге махсус музыка мәктәбендә виолончель сыйныфында укый. Мәскәү консерваториясенең Үзәк музыка мәктәбенең виолончель классын (1969 ел, А. Е. Васильева классы), Н. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясенең симфония дирижерлыгы факультетын (1974 ел, проф. К. А. Симеонов һәм проф. И. А. Мусин классы) тәмамлаган. Мәскәү консерваториясендә аспирантурада профессор Л. М. Гинзбург җитәкчелегендә белем алган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елдан — Казакъ радиосы камера оркестрының (Алматы) баш дирижеры.

1976—1978, 1985—1989, 2001—2009 елларда — Абай исемендәге Казакъ дәүләт опера һәм балет театрының (Алматы) дирижеры, соңрак баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе. Чакырылган дирижер сыйфатында Зур театр, Ленинград, Ереван, Тбилиси, Ташкент, Екатеринбург, Ялта һәм Сочи театрлары оркестрлары белән эшли.

1979—1985 елларда — ТАССР Дәүләт симфоник оркестрының (Казан) баш дирижеры (Натан Рахлин урыннына). Казанда симфоник оркестр белән Н. Җиһанов, Л. Любовский, Б. Трубин, Ф. Әхмәтов һ. б. күп кенә татар композиторларының әсәрләрен башкара, шул ук вакытта опера һәм балет театры белән дә хезмәттәшлек итә: Н. Даутов белән «Ярканат» опереттасын куя.

1989—1990 елларда — Мария театры (Санкт-Петербург) дирижеры. Әлеге театр труппасы белән Бөекбритания, Франция, Италия, Ирландия һәм Алманиядә гастрольләрдә була[1].

1990—1995 елларда — Бавария Милли балетының (Мюнхен) пианисты һәм дирижеры.

1996—2001 елларда — Швециянең Король балеты (Стокгольм) дирижеры (Майя Плисецкая тәкъдиме буенча).

2003 елдан — Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры.

2013 елда Жамбыл казакъ дәүләт филармониясенә (каз. Жамбыл мемлекеттік облыстық филармониясы) (Тараз) сәнгать җитәкчесе һәм дирижер буларак чакырылган. Казакъстанның Дәүләт академик симфоник оркестрын да җитәкли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында Европа, рус, татар, казакъ композиторларының 130 дан артык опера, балет симфоник әсәрләре бар[2].

Швециянең Король балеты театры сәхнәсендә яңартылган «Щелкунчик», «Пер Гюнт», «Жизель», «Фрекен Жюли», «Дон Кихот», «Щелкунчик» һәм башка спектакльләргә дирижерлык итә.

Metropolitan Opera (АКШ), Англия Милли Операсы (Лондон), Grand Opera (Париж), Мәскәүдә Зур театр һәм башка сәхнәләрдә чыгыш ясый.

2000 елда, чакырылган дирижер буларак, Мария театры сәхнәсендә Ж. Массненың «Манон», И. Стравинскийның «Петрушка» балетларын куя.

Режиссёр Ю. Александров белән бергә Астанада Ж. Массненың «Вертер», Дж. Вердиның «Аида», Дж. Пуччининың «Тоска», Алматыда Дж. Пуччининың «Турандот» операларын сәхнәләштерә.

Бразилиядә, Төркиядә, АКШта, Кытайда, Көнчыгыш Европа илләрендә гастрольләрдә була.

Музыкаль җитәкче һәм дирижер буларак, М. Мусоргскийның «Борис Годунов», Ж. Бизеның «Кармен», Г. Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» (спектакль «Алтын битлек» милли театр премиясенә тәкъдим ителгән булган), Н. Җиһановның «Җәлил», Дж. Пуччининың «Турандот» операларын, А. Аданның «Корсар», П. Чайковскийның «Йокыга талган гүзәл», Э. Григның «Пер Гюнт», В. Гаврилинның «Анюта» балетларын куюга катнаша.

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры репетуарындагы барлык спектакльләргә дирижерлык итә, Халыкара Шаляпин һәм Нуриев фестивальләрендә чыгыш ясый. Театр труппасы белән Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләрендә чыгыш ясый (театр белән чит ил гастрольләрендә елга 130лап спектакль бирә).

2012 елда Тукай премиясе лауреатлыгына кандидат булган.

Музыка авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда Астанада К. Байсәетова исемендәге яңа опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган «Әлкыйсса» милли балет-әкияте өчен музыка язган.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1973 — Семейный альбом (музыка авторы, «Казахтелефильм», режиссер Едиге Болысбаев)
  • 1987 — Шаңырак (музыка авторы, «Казахтелефильм», режиссер Едиге Болысбаев)
  • 1990 – Ултуган (Море...приди!, музыка авторы, «Катарсис», режиссер Едиге Болысбаев)

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Шведский дивертисмент России». Санкт-Петербург: «Аврора» нәшрияты, 2004 ел (журналист Николай Вуколов белән берлектә). Китапта Россиянең Швеция мәдәнияте белән бәйле барлык күренекле сәнгать эшлеклеләре: Ф. Шаляпин, А. Павлова, М. Фокин, Р. Нуриев, М. Плисецкая, Р. Щедрин, Г. Рождественский, Е. Светланов һ. б. турында сөйләнә.

Бүләкләре мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, балалары, оныклары бар. Гаиләсе Швециядә яши.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ренат Салаватов. Мариинский театр(рус.)
  2. Ж. Мельникова. Салаватов Ренат Салаватович 2021 елның 9 июль көнендә архивланган.. Казанский театральный музей(рус.)
  3. Накануне Дня Независимости ряду казахстанцев присуждены государственные награды. akorda.kz, 12.12.2019(рус.)(казакъ)
  4. Айрат Нигматуллин, Гульназ Бадретдин, Эльвира Самигуллина. Тукаевская премия – 2020: среди лауреатов – авторы «Сююмбике» и писатель Осокин. БИЗНЕС Online, 25.04.2020(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]